16+

Июньнең бер көне ел туйдыра...

Язның бер көне түгел инде - җырчылар өчен ул уңышлы көн гадәттә җәй ае белән бәйле. Кадерле, көтеп алган Сабан туйлары көне белән. Хәзер кемгә генә, нинди гозер белән генә шалтыратма, җырчыларның койрыгын тота алмыйсың - июнь ахырына кадәр алар юлда, Сабан туйларында, эштә. Чит төбәкләр булсынмы ул, үзләре туып...

Июньнең бер көне ел туйдыра...

Язның бер көне түгел инде - җырчылар өчен ул уңышлы көн гадәттә җәй ае белән бәйле. Кадерле, көтеп алган Сабан туйлары көне белән. Хәзер кемгә генә, нинди гозер белән генә шалтыратма, җырчыларның койрыгын тота алмыйсың - июнь ахырына кадәр алар юлда, Сабан туйларында, эштә. Чит төбәкләр булсынмы ул, үзләре туып...

Татарстанның атказанган артисты Рәсим Низамов әле 26 майда гына Теләче районы белән берлектә Әстерхан шәһәрендә булып узган Сабан туенда катнашып кайтты. «Алдан ук район өчен тырышып кайткач, быел район Сабан туенда җырлап тормам дигән идем, - дип елмая Рәсим. - Татарстанның башка район-авылларына барырга исәпләп торам. 7 июньдә Мамадыш районы Тәкәнеш авылына барачакмын. 8 июньдә исә Самара өлкәсе, Камышлы районына чакырдылар. 9 июньдә Биектау районында булачакмын». Рәсимнең гаиләсе җырчының Сабан туе чорында гаилә белән бергә булмавына ияләнгән икән инде - алар әтиләрен өйдә көтеп торачак.
Азат Фазлыев шулай ук Сабан туе бәйрәмен иң өлгерләрдән булып башлады. Казахстан Сабан туенда Татарстан данын ул үз җыр-моңнары белән яклап кайтырга өлгергән. «Юл йөрү йончыктырса да, һөнәрең шул булгач, нишләмәк кирәк, - диде Азат. - 7 июньдә Балтач районы Сабан туена кайтам. 8е - Минзәлә, Балык Бистәсе, 9 июньдә Биектау районында булачакмын. Машина гына чыдасын! Ә Сабан туе көтеп алган эш көне инде ул - әйттем ич, елның бер көне...»
Солтан атлы егет үстереп ятучы Татарстанның атказанган артисты Алсу Әбелханова быелгы эш көнендә шулай ук юлда булачак. 8 июньдә җырчыны Буа районына чакырганнар, 9 июньдә ул туган ягы - Чүпрәле районы, Мунчали авылы Сабан туенда чыгыш ясаячак. Июнь ахырларында Алсуны Мәскәүгә дә чакырганнар.
- Әнием Ульян шәһәрендә яшәгәч, шул тирәгә якынрак җирләрдә Сабан туйларында катнашырмын дип торам, - ди Алсу. - Солтанны аңа калдырырга ниятлим, баланы юлда үзем белән алҗытып йөртәсем килми. Ә болай Сабан туе ул минем өчен көтеп алган бәйрәм. Балачактан яратам мин аны. Әмма Сабан туе ул авыл бәйрәме! Шәһәр Сабан туйларын җенем сөйми - машина белән кая төртелергә белми, чакрым-чакрым араны тәпиләп, костюм күтәреп йөрергә кайсы артист яратсын ди? Ә туган авылыңда, туганнарың белән җыйнаулашып, чирәмгә табын корып, аралашып-гөрләшеп бәйрәм итүгә ни җитә? Андый авыл Сабан туен, балачактагыча, көтеп алам!
Татарстанның тагын бер атказанган артисты Лилия Муллагалиева: «О-о, барасы бөтен җирне дә санап бетерергә кирәкме?» - дип көлеп җибәрде. 7 июньдә җырчы Мамадышның Тәкәнеш авылы белән Балтачның Бөрбаш авылларында чыгыш ясаячак. 8ендә Самара өлкәсе, Камышлы районына барып кайтса, 9 июньдә Әтнә, Арча, Саба районнарының Сабан туе бәйрәмнәрендә катнашачак.
- Ул бит инде безнең өчен бәйрәм түгел, җигелеп эшли торган көн, - ди Лилия. - Балаларга да ул көнне игътибар була алмый. Улыбыз Данилны Буа районына лагерьга җибәргән идек, ул Сабан туйларында шунда була әле. Кызыбыз Эльвинаны авылга - Актаныш районы, Зөбәер авылына кайтарып килербез, дип торам. Туганнарым янында булыр, дим, авылда барыбер күңелле.
«Казан нуры» милли уен кораллары оркестры сәнгать җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Рәсим Ильясовның Сабантуй чаралары Саба районы Миңгәр авылы белән башланып китә. Әлеге зур тантананың музыкаль бизәлеше өчен алар имтихан тотачак. 29 июньдә исә «Казан нуры» Пермьнең Барда районында узачак Бөтенроссия авыл Сабан туенда чыгыш ясаячак.
- Мин Сабан туе түгел, бәби алып кайтыр көнемне көтәм, - дип шатлыгын бүлеште җырчы Алинә Шәрипҗанова. - Июнь ахырларында мәхәббәт җимешебез - улыбыз дөньяга аваз салырга тиеш. Шуңа да быел чакырган бөтен җирдән дә баш тартырга туры килде. Алла теләсә, икенче елга җиңнәрне сызганып эшләрбез. Ә быелгы июнь минем өчен иң кадерле ай булып хәтергә теркәлер, Алла боерса.
Татарстанның атказанган артисты Айгөл Бариеваның да июньнең Сабан туйлары атнасы шыплап тулган. Озын-озак исемлеккә нинди район-авыл гына сыймаган - Биектау, Балтач, Мамадыш, Самара өлкәсе...
- Һәрбер артистныкы шикелле, миңа да Сабантуй чоры - эш белән кайнап торган вакыт, - ди Айгөл. - Аннан, балаларны алып, Саба районына туганнарга берәр атнага ялга кайтырга җыенабыз. - Җырчы әни шулай ял итеп алырга ниятли.
Җырчы Газинур абый Фарукшин исә үзенең яңалыгы белән шаккатырды: «Мин бит хәзер җырчы түгел, акыллым». Баксаң, җырчы хәзер ерак юлларга озатылган йөкләргә куела торган сак машинасында йөри икән. Мин шалтыратканда да, ул руль артында, зур фура машинасын озатып кайтып килә иде. Сабан туена исә Газинур абый туган ягы - Актанышка кайтырга җыена. «Анда кайткач, җырламый булдыра алмыйм инде - җырлаячакмын», - диде ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading