16+

Кабала

Моннан ярты ел чамасы элек, бер танышымның улы белән кызы, үз эшләрен ачып җибәрмәкче булып, банктан бер миллион (!) кредит алган. Билгеле, үзләрен гаять белдеклегә санап, болар ата-ана белән киңәш-табыш итешеп тормаган. Аңлашылганча, бик тиз байыйсы килгән бу ике бертуган «эшмәкәр»нең. Әмма һәрвакыт син теләгәнчә генә булмый шул. Бездәге кәгазь...

Кабала

Моннан ярты ел чамасы элек, бер танышымның улы белән кызы, үз эшләрен ачып җибәрмәкче булып, банктан бер миллион (!) кредит алган. Билгеле, үзләрен гаять белдеклегә санап, болар ата-ана белән киңәш-табыш итешеп тормаган. Аңлашылганча, бик тиз байыйсы килгән бу ике бертуган «эшмәкәр»нең. Әмма һәрвакыт син теләгәнчә генә булмый шул. Бездәге кәгазь...

Банк билгеләгән сумманы түләү вакыты килеп җиткәч, бу «эре эшмәкәрләр», әлеге әҗәтне каплау өчен, икенче банктан янә... бер миллион кредит алган!
Ахыр чиктә, «яңа эшмәкәр»ләрнең әти-әнисе, бу афәттән котылмакчы булып, башкаладагы өч бүлмәле фатирларын сатарга мәҗбүр булды. Бүгенге көндә гаилә, ярык тагарак янында калган хәлдә, бер сәләмә авылның алама гына өендә гомер итәргә тырышып ята. Түлисе әҗәтләренең очы-кырые исә бер дә тиз генә күренергә охшамаган...
Үзем дә, моннан ике ел да ун ай элек, чарасызлык китереп кыскач, биш елда түләп бетерү шарты белән (җитәрлек акчаң булса, бурычыңны алдан каплап куярга да була), бер банктан әҗәткә шактый гына акча алган идем. Хәзер шул банкка ай саен биш мең ярым түләп барам. Хезмәтемә тиешле әҗерне вакытында ала алмау сәбәпле, чираттагы айлык бурычымны ике көнгә соңарып (шуның өчен тәмам пошаманга төшеп!) түләргә туры килде.
Түләвен ничек тә түлисең инде - кая барасың. Әмма түләгән чакта бернәрсә һәрвакыт аеруча эчне пошыра (йөрәкне кимерә, күңелне тырный, бәгырьне ашый... дип кенә хәл җиңеләйми, әлбәттә), ул да булса - процент акчасының син түләргә тиешледән бик күпкә артык булуы. Әйтик, ай саен 5555 сум (төрле банкта төрлечә) түлисең ди. Шуның өч меңе... банк файдасына! Нәкъ вакытында түләп баручы бездәйләрдән, банкның зур процент белән шулкадәр акча каеруы аңлашыла кебек. Әмма моның төбендә тагын ни-нәрсә ятканын күпләр белми дә торгандыр әле. Банк тәк торганнан акча өләшеп ятарга ул хәтле җүләр түгел. Аның һәр тиене - исәптә. Мин әйткән әлеге өч меңгә бурычларын банкка кайтару хәлләреннән килмәгәннәр белән әҗәтләрен кире бирү турында уйлап та карамаганнар өчен дә түләү керә. Күңелне иң әрнеткәне - «җилгә очып киткән» менә шул процент акчасы да инде. Әмма терсәк якын да, тешләп кенә булмый. Сыкрап-сыктап шул акчаны түлисең дә, аннары үзеңне юаткан буласың: машинада җилдерәм бит әле, дисең. Мебель алып җибәрдек, ичмасам, кеше килсә - оят түгел, дигән буласың. Фатирны рәткә китердек, дип сөенәсең. Бераз булса да чәпчеми торыр, хатынымны тунлы иттем әле, дисең. Эшең дә бар кебек үзе, шөкер, тик менә хезмәт хакың гына - ташка үлчим (ә бит кешечә яшисе килә, нәгъләт!)...
Соңыннан үкенәбез дә үкенүен, ләкин тәбедәге сырга барыбер кызыгабыз шул. Коточкыч дәрәҗәдә арттырып түлисен дә беләбез югыйсә, әмма күрә торып кабалага төшәбез.
Бер дустым, күпчелегебез шикелле, һаман акча җиткерәлми интегә. Даими рәвештә матди кыенлык кичерүенә карамастан, хәленнән килгәнчә, банкка булган бурычын капларга тырыша үзе: каян да булса акча табып, әледән-әле пеня (латин сүзе - poena - җәза) түли. Банк белән үзара килешкәннәрдерме, юкмы, анысын белмим, әмма кредиты, моннан биш ел элек ничә сум алган булса, әле дә шул килеш тора.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading