16+

Кая карама – «Бураново әбиләре»

Бу арада, мөгаен, «Бураново әбиләре» хакында сөйләмәгән кеше сирәктер. Евровидениедә икенче урынны ал да сөйләмәсеннәр, имеш. Җитмәсә әнә В.Путин да шәхсән үзләре белән очрашасым килә дип, әйтә ди. Сөйләү бер нәрсә, ә менә Татьяна Борисовна Родченконы соңгы вакытта нәкъ менә алар иҗатка этәргән дә. Курчаклар тегү белән чагыштырмача күптән түгел...

Бу арада, мөгаен, «Бураново әбиләре» хакында сөйләмәгән кеше сирәктер. Евровидениедә икенче урынны ал да сөйләмәсеннәр, имеш. Җитмәсә әнә В.Путин да шәхсән үзләре белән очрашасым килә дип, әйтә ди. Сөйләү бер нәрсә, ә менә Татьяна Борисовна Родченконы соңгы вакытта нәкъ менә алар иҗатка этәргән дә. Курчаклар тегү белән чагыштырмача күптән түгел генә шөгыльләнсә дә, берсеннән-берсе кәттәрәк килеп чыга аның әбиләре. Моңа кадәр 10 еллап Казан корама студиясенә йөрүенең дә файдасы тими калмагандыр.
- Әле ныклап торып пенсиягә китүемә дә алты гына ай. 43 ел буе Казан элемтә техникумында электротехника укыттым. Хәзер миңа 71 яшь. Компьютер үзләштерүемә ике ел. Ул исә иҗат офыкларымны тагын да киңәйтә төште. Иң мөһиме: дөнья мәшәкатьләреннән арындырырлык яраткан шөгылем бар, - ди ул.
Татьяна Борисовна үз әбиләренең прототипларын «Каравон» бәйрәме вакытында да бик кызыксынып күзәтте. Тик аларның күбесе кулларына таяк та, микрофон да түгел, ә кулчатырлар тотканнар иде. Димәк, тиздән кулчатыр астына яңгырдан яшеренгән әбиләрне дә ясаячак әле ул.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading