16+

Киемнәрен дә күзәттеләр

Республиканың Исмәгыйль Мусин исемендәге курайчылар, сорнайчылар һәм кубызчылар конкурсының соңгы туры Саба районының Шәмәрдән мәдәният йортында узды. Анда республика районнарыннан 80ләп кеше катнашты.

Алар әлеге уен коралларында татар халык көйләренә тезмә һәм үзләре теләгән ике әсәр башкарырга тиеш иде. Казан дәүләт консерваториясе профессоры Сәгыйть Хәбибуллин җитәкчелегендәге жюри башкаручыларның осталыгына, сәхнәдә үзләрен тотышына, киемнәренә игътибар итте.
Беренче дәрәҗәдәге дипломга профессионаллар арасында Сабадан Мөдәррис Сәйфетдинов, музыка мәктәпләре арасыннан Тукай районыннан 7 яшьлек Айдар Хөсәенов лаек булды. Студентлар арасыннан Илмир Ялалов, балалар арасында үзешчән курайчылардан Саба районы Югары Шытсу авылыннан Илшат Шәрифуллинга да беренче дәрәҗәдәге диплом тапшырылды. Лауреатларга башка бүләкләр белән бергә курай да бирелде. Мәдәният министрлыгының традицион мәдәниятне үстерү үзәге киләчәктә лауреатларны яздырып диск чыгарырга ниятли.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading