16+

«Курчакларга тугры хезмәт итте»

«Дөньяда кешеләргә изгелек өләшә торган профессиядән дә яхшырагы юк!» Режиссер һәм драматург Сәлах Хөснинең тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе нәкъ шушы сүзләр белән башланып китте.

«Курчакларга тугры хезмәт итте»

«Дөньяда кешеләргә изгелек өләшә торган профессиядән дә яхшырагы юк!» Режиссер һәм драматург Сәлах Хөснинең тууына 100 ел тулуга багышланган искә алу кичәсе нәкъ шушы сүзләр белән башланып китте.

С.Хөсни 1938 елдан Казан дәүләт курчак театрында эшли башлый. Башта режиссер булса, бераздан театрның иҗат җитәкчесе итеп билгелиләр үзен. Театрда 36 ел эшләү чорында режиссер 100дән артык спектакль куя.
С.Хөсни үзен яхшы драматург буларак та күрсәтә. «Дутан батыр», «Алпамша», «Алтын чәкән», «Камыр батыр» - нәкъ менә аның иҗат җимешләре. Курчак театрлары өчен татар телендәге ике пьеса җыентыгы да драматург катнашында чыгарыла. Театр сәнгатендәге уңышлары өчен, аңа Татарстанның атказанган артисты (1954), Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе (1959) дигән мактаулы исемнәр бирелә. 1962 елда Н.Дәүли пьесасы буенча куелган «Бәхет җыры» спектакле курчак театрларының Бөтенроссия фестивалендә I дәрәҗәдәге дипломга лаек була.
«Чыннан да, Сәлах ага Хөсни - театрыбызга нигез салучы. Аны белгән кешеләр: «Ул эшләгәндә, театр гөрләп торды», - ди иде. Безнең репертуарда 40 спектакль бар. Барлык билетлар да ике ай алдан сатылып бетә. Шушындый нигез салучылар булганга, безнең театрыбыз чәчәк ата. Без аларга рәхмәтле», - дип искә алды Татар дәүләт «Әкият» курчак театры директоры Роза Яппарова. Режиссер-драматургны якыннан белгән театрның баш режиссеры Илдус Зиннуров, әлеге театр артисты Ринат Ногманов та җылы сүзләр белән искә алды укытучыларын. «Мин - 15 яшьлек малай, Сәлах Хөснидән (шул вакытта ул режиссер булган. - Авт.) бер пьесага баш рольне сорап кердем. Ул аны бирде», - диде, сокланып, Ринат абый.
Кичәдә кечкенә тамашачыларының берсе Наил җыр башкарды, бүләккә чакыру билетын алды. Сәхнәдә Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан, шагыйрь Гәрәй Рәхим чыгыш ясады. Хәзерге вакытта Р. Корбанның театр репертуарында өч спектакле бара. Соңгы премьера - «Кәҗә белән Сарык» мюзиклының авторы Г. Рәхим театр труппасына: «Кешеләргә һәрчак шатлык алып килегез», - дип теләде.
Кичә дәвамында «Казлар-аккошлар», «Өч дуңгыз баласы», «Камыр батыр» һәм «Кәҗә белән Сарык» спектакльләреннән өзекләр тәкъдим ителде. «Казлар-аккошлар» хәтта тамашачыларны да «өркетеп» алды.
Әтиләре һәм дәү әтиләрен искә алырга С. Хөснинең кызы Венера Тимерханова, оныгы Динара Даянова һәм оныкчыгы Гөлнара килгәннәр иде. Оныгы һәм оныкчыгы да дәү әтисе эзеннән - иҗат юлыннан киткән. Д. Даянова - Мәдәният һәм сәнгать университетының доценты.
Алып баручылар искә алу кичәсен: «Ул театрдагы иң кечкенә илһамландыручы (муза) - курчакка тугры хезмәт итте», - дигән сүзләр белән тәмамлады.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading