16+

Әлмәттә әдәби тантана

...Төсләргә бай, хисләргә бай көздә Әллә нинди генә сагыш бар... Саҗидә Сөләйманова истәлегенә куелган бюст янында басып торганда үзеннән-үзе шагыйрәнең әнә шул юллары күңелгә килә. Әйе, сагыш, юксыну... һәм, шөкер, «кызыл төймә таккан», «мәрҗәннәрен кигән» яшь миләшләр куенына сыенган сын янына килеп ел да шагыйрәне искә алу, иҗатына баш ию...

Әлмәттә әдәби тантана

...Төсләргә бай, хисләргә бай көздә Әллә нинди генә сагыш бар... Саҗидә Сөләйманова истәлегенә куелган бюст янында басып торганда үзеннән-үзе шагыйрәнең әнә шул юллары күңелгә килә. Әйе, сагыш, юксыну... һәм, шөкер, «кызыл төймә таккан», «мәрҗәннәрен кигән» яшь миләшләр куенына сыенган сын янына килеп ел да шагыйрәне искә алу, иҗатына баш ию...

...Төсләргә бай, хисләргә бай көздә
Әллә нинди генә сагыш бар...

Саҗидә Сөләйманова истәлегенә куелган бюст янында басып торганда үзеннән-үзе шагыйрәнең әнә шул юллары күңелгә килә. Әйе, сагыш, юксыну... һәм, шөкер, «кызыл төймә таккан», «мәрҗәннәрен кигән» яшь миләшләр куенына сыенган сын янына килеп ел да шагыйрәне искә алу, иҗатына баш ию бар.
Әлмәт җире чын-чынлап олылый белә үз шагыйрәсен. Шәһәрдә шагыйрь исемен йөртүче китапханәдә булу үзе генә дә ни тора! С.Сөләйманова исемендәге фестиваль, С.Сөләйманова иҗатына багышлап язылган эшләрне яклау кебек чаралар да әлмәтлеләрнең рухи тормышында бер бизәк. Ә Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия тапшыру - ул инде республиканың мәдәни тормышында үз абруй-дәрәҗәсе булган, үзенә генә хас купшылык белән уза торган тантаналарның берсе. «Татнефть» ААҖ һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2006 елда гамәлгә куелган бу әдәби бүләккә сигез ел эчендә Татарстанда һәм республикадан читтә яшәүче 40тан артык язучы һәм шагыйрь ия булган. Аның тәртибе шундый: 3 төп премия, шуңа өстәп, тагын 3 кызыксындыру премиясе һәм 10 студентка С.Сөләйманова исемендәге стипендия. Бу инде аз түгел. 70 еллык тарихы булган «Татнефть» ААҖнең мәдәнияткә, сәнгатькә, милли мәгарифкә керткән өлешен барларга җыенудан түгел, әмма бу урында «Рухият» рухи яңарыш фонды ярдәме белән ел саен шушы төбәктән чыккан галимнәрнең, язучы һәм шагыйрьләрнең китаплары чыгып килүен дә әйтеп китү урынлы булыр. Бу көннәрдә Кремльнең «Хәзинә» милли сәнгать галереясында да «Татарстанның кара алтыны» дип аталган күргәзмә эшли. Ул«Татнефть»нең 70 еллыгы уңаеннан профессиональ рәссамнар арасында игълан ителгән бәйге кысаларында башкарылган эшләрдән генә тора. Бәйгенең оештыру комитетын «Татнефть» ААҖнең генераль директоры Шәфәгать Фәхраз улы Тәхаутдинов үзе җитәкләде. Рәссамнарга да стимул саллы - приз фонды бер миллион сум (!) иде.
* * *
Инде Әлмәт драма теары бинасында узган Саҗидә Сөләйманова премиясен тапшыру тантанасына килик. Бәйрәмне ачып җибәргән «Татнефть» ААҖнең генераль директоры урынбасары, «Рухият» яңарыш фонды рәисе Рөстәм Мөхәммәдиев: «Премия тапшыруның тарихы зур булмаса да, истәлеге бар», - дип, аның гамәлгә куелу тарихына тукталды. «Хәзер бу премияне бирү авырайды, чөнки аның дәрәҗәсе елдан-ел үсә. Беренче урыннар бирү торган саен кыенлаша бара. Саҗидә Сөләйманова шушы төбәктә иң матур шигырьләрен язган. Бу шул бурычны аз булса да кайтару», - ди Рөстәм Нәбиулла улы.
60 ел эчендә кара алтын башкаласына әверелгән Әлмәт шәһәре, әлмәтлеләр, шәхсән муниципаль район хакимияте башлыгы Мәҗит Салихов исеменнән кунакларны хакимият башлыгының урынбасары Наҗия Хәйдәрова тәбрикләде. Ул да ел саен премия бирелүне: «Бик урынлы традиция», - дип атады.
Бер-бер артлы сәхнәгә яңа лауреатлар күтәрелә. Быел бу олы бүләккә Татарстан нефтьчеләренә багышланган 5 томлык «Сайланма әсәрләр»е өчен Григорий Родионов (Гәрәй Рәхим); «Бәхетең үз кулыңда» җырлар җыентыгы өчен Шәмсия Җиһангирова; «Әниемне таптым», «Гомерлек сабак» китаплары өчен Рушания Низамова лаек булдылар.
Кызыксындыру премияләрен Татарстан Язучылар берлеге рәисе Рафис Корбан белән шагыйрә, филология фәннәре кандидаты Флера Тарханова тапшырды. Бу бүләккә «Сары яулык» китабы өчен Минзифа Әхмәтшина; «Ике әни һәм бер математика» китабы өчен Ләлә Сабирова; «Хәертдин Мөҗәй: тормыш юлы һәм иҗаты» һәм «Азнакай» китаплары өчен Марсель Гарипов ия булды.
Ә каләм тибрәтүче студентлардан Айгөл Габдрахманова, Руфинә Габдрахманова, Эльнар Байназаров, Чулпан Гобәйдуллина, Илмира Камаева, Роланда Нәфыйкова, Элиза Шәкүрова, Лилия Сәлимҗанова, Екатерина Аничкиналар алачак быел С.Сөләйманова исемендәге стипендияне.
Шигъри дулкында узган тантана Татарстанның атказанган артистлары Рөстәм Асаев, Бәширә Насыйрова, автор-башкаручы Гөлназ Җиһангирова, Әлмәт нефть институтының «Алтын Урда» квартетының чыгышлары белән үрелеп барды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading