16+

Мәхәббәт һәр халык өчен уртак хис

Тамашачы хозурына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Гоцци әсәре буенча куелган «Хан кызы Турандык» спектакле тәкъдим ителде.

Мәхәббәт һәр халык өчен уртак хис

Тамашачы хозурына Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында К.Гоцци әсәре буенча куелган «Хан кызы Турандык» спектакле тәкъдим ителде.

«Матурлык, мәхәббәт» төшенчәләре барлык халыклар өчен уртак булганлыктан, әсәр шунда ук игътибарны үзенә җәлеп итә башлый.
Кытай императоры Алтын хан кызы Турандык ирләргә нәфрәт белән карый торган була. Ул үзенең кулын сорап килүчеләргә әтисенең әмер чыгаруын таләп итә. Әгәр өч табышмакка дөрес җавап тапкан кеше була икән, аның ире булачагын, ә таба алмаса, башы киселәчәген белдерә. Әстерхан шахзадәсе Хәләф хан Турандыкка рәсемен күргәч үк гашыйк була. Нинди генә кырыс хатын булуга карамастан, ул барыбер хатын-кыз булып кала. Әлеге образны Алсу Каюмова оста итеп ачып бирде. Аның үз-үзен тотышы, сөйләме нәкъ шул югары катлау кешеләренекен хәтерләтә. «Уйнаганда мондый киемнәр белән хәрәкәтләнү кыенрак, шигъри формада сөйләү дә авыррак булды», - ди Алсу. Татарстанның атказанган артисты Искәндәр Хәйруллинны тамашачы, гадәттәгечә, яратып кабул итте. Бу юлы зирәк-тапкыр, үз максатына ирешә алган егет роле белән ихтирам уятты ул. Гомумән, һәр актер тудырган образлар үзенчәлекле. Татарстанның һәм Россиянең халык артистлары Алсу Гайнуллина һәм Әзһәр Шакиров, Татарстанның халык артистлары Айдар Хафизов, Илдус Әхмәтҗанов һәм Хәлим Җәләлов, Татарстанның атказанган артистлары Ләйсән Рәхимова, Илдус Габдрахманов, Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, Фәнис Җиһанша һәм Ләйсән Фәйзуллина уйнаган рольләр аша кытай халкының гореф-гадәтләрен, йолаларын, алардагы юмор хисен күрдек. Геройларның йөреш-хәрәкәтләре, киемнәре дә кызыклы.
Спектакль күбрәк фантазиягә корылган. Автор фольклордан файдаланган. Биредә декорация дә үзенчәлекле. Ул кытай рәссамы Биен Вэнтон тарафыннан тәкъдим ителгән. Пластика буенча Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Фәтхуллинның эше дә уңышлы килеп чыккан. Тегүчеләргә бу спектакль өчен киемнәр тегү дә җиңел булмагандыр.
Әлеге спектакльне сәхнәләштергән режиссер Ма Джэньхон, артистлар белән эшләү авыр булса да, алардан канәгать калуын белдерде. Аны көзен Пекинга фестивальгә алып барырга да ниятлиләр.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading