16+

Мистер «Яратам»нар Казанга җыелды

Үткән шимбәдә Музей көне уңаеннан тәкъдим ителгән күпсанлы чараларның һич югы берсендә - ТРның Милли музеенда узган күселәр күргәзмәсенә килгән булсагыз, мондый мөгезле күселәрне генә түгел, кушаматы Дарвин булуга да карамастан, Казан ханы булып киенгәннәрен дә, мәче башлы ябалак булып «очарга» торганнарын да күргән булыр идегез.

- Күргәзмәдә казанлылардан тыш, Мәскәү, Йошкар-Ола, Самара, Екатеринбург һәвәскәрләре дә катнаша. Барлыгы 74 күсе килде. Ә катнашучы һәвәскәрләр саны 50дән артык. Петербургтан, Уфадан килгән күсе тотучылар да бар, әмма аларның танышырга, карарга килүләре әлегә, - ди чараны оештырган Казан «МОСК» декоратив күсе яратучылар клубы җитәкчесе Марина Садовникова.
Икенче катның уң канатында буйдан буйга тезелеп киткән читлекләр тирәсендә умарта күче кебек кайнашкан бала-чага гына түгел, һәвәскәрләр үзләре дә канәгать иде. Шул исәптән, күсесенә, әкият героена охшатып, мөгезле битлек-костюм уйлап тапкан Татьяна Самойлова да (Екатеринбург). Чөнки нәкъ менә алар Мистер «Яратам» бәйгесендә костюмнар буенча беренчелекне яулады.
- Күсе, кайбер нечкәлекләрне исәпкә алмаганда, өйдә тоту өчен бик кулай хайван. Шәхсән үзем, песигә, эткә караганда, аларны ныграк яратам. Минем өйдә тагын өч күсе бар, -ди ул.
Екатерина Кузнецованың (Казан) тиктормас күсесе исә әле күптән түгел генә Мәскәүдә узган «Мыеклы йолдызлар» бәйгесендә катнашып, тамашачы симпатиясе призына лаек булган. Анда да аны иң беренче чиратта чигүле зәңгәр кәләпүштән, камзулдан булганы өчен истә калдырганнар. Менә шулай, заманында Петербургның патша сараена кадәр барып җиткән Казан песиләре генә түгел, Казан күселәре дә махы бирми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading