16+

МОСАЛИЯ – ЯШЬ ҖОНДЫЗ (Кайбер газеталардагы әңгәмәләргә пародия)

Күптән түгел генә татар эстрадасы сәхнәсендә янә бер «җондыз» кабынды. Аның исеме - Мосалия. Чагыштырмача яшь булуына карамастан (аңа 19 да юк әле!), Мосалия талымсыз тамашачы күңелен бик тиз яулады. Безнең махсус хәбәрчебез, әле кияүгә чыгарга да (икенче мәртәбәсен) өлгермәгән, камыр ашлары пешерергә бик оста (әнисе) булган яшь каләмдәшебез Кафирә...

МОСАЛИЯ – ЯШЬ ҖОНДЫЗ (Кайбер газеталардагы әңгәмәләргә пародия)

Күптән түгел генә татар эстрадасы сәхнәсендә янә бер «җондыз» кабынды. Аның исеме - Мосалия. Чагыштырмача яшь булуына карамастан (аңа 19 да юк әле!), Мосалия талымсыз тамашачы күңелен бик тиз яулады. Безнең махсус хәбәрчебез, әле кияүгә чыгарга да (икенче мәртәбәсен) өлгермәгән, камыр ашлары пешерергә бик оста (әнисе) булган яшь каләмдәшебез Кафирә...

- Мосалия, бер генә мизгелгә яшьлек елларына кайтыйк әле...
- Бүгенгедәй хәтерлим: авылда тудым, үстем. Мәктәптә, барлык фәннәрдән кала, физкультурадан гына гел «бишле»гә укыдым. Безнең Кәкере Каен авылында, ут-газ-судан һәм кибет белән клубтан кала, бөтен нәрсә бар иде. Әйтик, ике урам, бер тыкрык.
- Без икебез дә яшьтәшләр инде. Сер булмаса, әйт әле: сиңа хәзер ничә яшь?
- Әйе, чыннан да, мин - синнән, син миннән яшьрәк күренсәк тә, без икебез дә, яшьтәшләр. Ләкин мин үземнең ничә яшьтә булуымны әлегә әйтмим. Мине яраткан күпсанлы кадерле тамашачыларым өчен сер булып калсын!
- Мосалия, син йолдызлыгың буенча - Сукояр. Сукоярларга хас сыйфатлар бармы синдә?
- Бар, бар! Мин бик тиз кызып китәм! Бигрәк тә - берәр эш эшләргә кушсалар! Мин дигәнчә булмаса, ярсый-ярсый җылый алам! Сукояр буларак, ашарга һәм эчәргә яратам. Акчаны аеруча яратам (көлә). Егетләрне дә яратам. Аеруча - бай булганнарын!
- Ашарга пешерә беләсеңме?
- Әлбәттә. Көн саен күкәй кыздырам. Иртән - ике күкәй. Кич - ике күкәй...
- Гел күкәй дә күкәй... Туйдырмыймы соң?
- Юк! Күкәйләрне үлеп яратам мин! Бу арада, нигәдер, түгәрәк килеш ошый башлады әле...
- Мосалия, бала табарга җыенмыйсыңмы?
- Юк, син нәрсә! Миңа иртә әле, дип уйлыйм. Әнием дә шул фикердә. Ул да унтугыз яшендә генә икенче баласын тапкан.
- Авылыңа еш кайтасыңмы?
- Еш. Елга бер мәртәбә. Мин бит җиләк ашап үскән кыз.
- Җырчылардан кемнәрнең җырлавын бик яратып тыңлыйсың?
- Әлбәттә, иң беренче чиратта - Илһам абый Закировны, аннары Хәния Фәрхетдинова белән Әлфинә Әхсәнованы, Зөлфәт Билаловны, абыйлы-энеле Нәфкәт белән Булат Нигъмәтҗановларны, үземнең профессорым Салават Зәетовичны, шуннан соң, Алияне, Алинәне, Дилвинаны, Марсель Хәйрушинны, Дибел Мәмиевне... Санасаң, күп инде алар!
- Сорарга онытып торам икән: белүемчә, Мосалия - синең сәхнәдәге исемең, ә чын исемең ничек?
- Әйдә, Алия булуымны беркем белмәсен, сер булып калсын!
- Машинаң бармы?
- Бар - «Lexus». Егетем бүләк итте.
- Йөртергә өйрәндеңме инде?
- Әлбәттә! Мәҗлесләрдән, көн саен булган төрле бәйрәмнәрдән кайтканда гына үзем рульгә тотынмыйм.
- Сәнгать дөньясы ишекләрен сиңа берәрсе ачтымы соң?
- Ачучылар күп булды инде... Аннан соң үзем ача башладым.
- Үзең кайсы җырыңны аеруча яратасың?
- «Картаймыймын әле» дигән җырымны.
- Җырның авторлары кемнәр инде?
- Искиткеч, тетрәндергеч бу җырның сүзләрен Гөлкәүсәр апа эт сигәнче әтмәлләп биргән иде. Әйткәнемчә, җыр кирәгеннән артык әйбәт булып чыкты. Әле нота танымавыма карамастан, көен үзем яздым!
- Син көйләр дә язасыңмыни?!
- Әйе. Моннан соң сүзләрен дә үзем язарга уйлыйм. Гөлкәүсәр, Ләйләгөл, Көлзифа түтиләр кебек җыр сүзләрен гел чәптереп кенә торырга уйлыйм.
- Хәзер синең ничә җырың бар инде?
- Берәү. Ләкин бу әле соңгысы булмас, дип уйлыйм. Тиздән менә шушы бердәнбер җырыма клип төшерергә исәплибез.
- Син эстрадабыз күгендә балкып янучы яшь йолдызыбыз. Әйт әле: зур шәхесләр янәшәсендә йолдыз булу кыенмы?
- Мин үземнең йолдыз булуыма сөенәм, әлбәттә. Минемчә, миңа йолдыз булу бик килешә. Һәрвакыт минем янымда булган әниемә, мине яраткан, мине көтеп алган кадерле тамашачыларыма рәхмәт. Мин сөекле тыңлаучыларым каршында йолдыз булып басып торудан үземә әйтеп бетергесез зур көч һәм татлы бер рәхәтлек алам. Йолдыз булганнан бирле, мин бер урында гына һич утырып тора алмыйм, гел җырлыйсы килеп тора. Менә әле генә минем күңелемдә «Мин йолдыз, мин җырлыйм...» дигән бик матур җыр туды...
- Тирән эчтәлекле, кызыклы әңгәмәң өчен рәхмәт, Мосалия!
- Рәхмәтеңә - рәхмәт, дустым!

Мосалия турында белешмә:
Туган урыны: Кәкере Каен авылы.
Туган елы (ае, көне): сер булып кала.
Белеме: тәмамланмаган урта мәктәп.
Гаилә хәле: кияүдә түгел.
Яраткан ризыгы: күкәй.
Эчемлеге: «Хеннеси» чәе.
Ял итү урыны: Бали, Мальдива, Коста-Рика.
Иң якын туганы: малае Хризантемга - 1 яшь.
Тормыш девизы: «Барысын да уздырам, җоннарын туздырам!»

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading