16+

Мәскәүне яулаган ТАТАР

Шушы көннәрдә генә үзәк телевидениедән А.Пугачёваның «Раштуа очрашулары» тарихына багышланган тапшыру булып үтте. Примадоннаның өендә төшерелгән өлешендә күзем берара гел рәссам Ильяс Айдаров эшләгән портретта булды. Чөнки вакыйга диварда эленеп торган әлеге дә баягы шул портрет эргәсендә «кайнап» алды. Куючы рәссам, режиссер тарафыннан мондый фон сайлану очраклы булмагандыр. Чөнки моннан...

Мәскәүне яулаган ТАТАР

Шушы көннәрдә генә үзәк телевидениедән А.Пугачёваның «Раштуа очрашулары» тарихына багышланган тапшыру булып үтте. Примадоннаның өендә төшерелгән өлешендә күзем берара гел рәссам Ильяс Айдаров эшләгән портретта булды. Чөнки вакыйга диварда эленеп торган әлеге дә баягы шул портрет эргәсендә «кайнап» алды. Куючы рәссам, режиссер тарафыннан мондый фон сайлану очраклы булмагандыр. Чөнки моннан...

Лев Лещенко, Владимир Винокур, Филипп Киркоров, Валерий Леонтьев, француз кутюрьесы Пьер Карден (рәсемдә автор белән) ...Ильяс Айдаровның кылкаләме белән киндергә иңдерелгән «йолдызлы» исемлекне тагын да дәвам итеп булыр иде. Татарстанның халык рәссамы, ТРның атказанган сәнгать эшлеклесе, Россия Сәнгать академиясе академигы, Халыкара мәдәният һәм сәнгать академиясе академигы, Халыкара меценатлык академиясе академигы Ильяс Сайяр улы АЙДАРОВ белән очрашкач, сүз үзеннән-үзе әнә шул йолдызлы даирәдән башланып китте.
- Ильяс әфәнде, В.Путин кабинетында да Сезнең эш эленеп тора диләр, шул дөресме?
- Путинны эшләдем, анысы дөрес. Әмма ул портретның аның үзенә тапшырылу-тапшырылмавын әйтә алмыйм. Минем каталогта бар андый эш.
- Әгәр дә ул каталоктагы исмлекне азмы-күпме бәян итәргә туры килсә...
- Зур чиновниклардан Валентина Матвиенко, Владимир Жириновский һәм Юрий Лужковның портретларын ясаган булды. Кинәт кенә сорагач, югалып та калдым шикелле. Саный китсәң, бик күп инде алар.
- Бу очракта сүз «парадный» портретлар турында барамы?
- Юк, Чубайс, әйтик, бөтенләй галстуксыз, изүе ачык күлмәктән сурәтләнгән. Лужков та кулларын иягенә куйган килеш тора. Жириновскийның да күлмәкләре чыккан. Шулай да мин башкарган портрет бик ошаган иде аңа да.
- Алар сезгә күчергеч булып утырдылармы? Әллә ул сезнең өчен мәҗбүри шарт түгелме?
- Юк, утырмадылар. Иң беренче чиратта үзем ясыйсы кешене мин күрергә тиеш. Һәм кечкенәдән фото эше белән шөгыльләнгәч, үземә кирәкле төрле ракурслардан фотога төшереп алуны кулай күрәм. Миңа шулай җиңелрәк.
- Мәскәүне ничек «алдым» дип уйлыйсыз?
- Әйтүе кыен. Моны читтән күрүчеләр генә бәяли ала торгандыр дим. Заказ бит ул балыкка баргандагы кебек: йә чиртә, йә чиртми. Әлбәттә, авыз ачып, эшсез утыручы рәссамнар да бар.
- Сез инде башка. Исеме, галәмдә күргәзмә үткәргән рәссам буларак, Гиннессның Рекордлар китабына (Россия бүлекчәсе) кертелү ул үзе үк күп нәрсә турында сөйли. Бу фикер каян килде үзегезгә?
- Казанның 1000 еллыгын ничек итеп зурлап билгеләп үтеп була икән дип озак уйландым. Әлеге идеяне халыкара космик станция бортында очучы танышларым Юрий Маленченко белән Сергей Залётин башкарып чыктылар.
- Ә остаханәгездә җыелып килгән архив зурмы?
- Заказларны тормышны алып барыр өчен үтибез. Андыйлар эшләп бетерүгә китә тора. Итексез итекче булмас өчен, яраткан эшләрдән туплана килгән архивым бар. Анда 100ләп эш җыелгандыр инде.
- Элгәре үз нәсел-ыруының данлыклы вәкилләренең киндергә эшләнгән портретларын дивар тутырып элеп кую модада булган, дәрәҗә саналган. Абруйлы, затлы нәсел дәвамчысы буларак, Сез шундый традицияләр тарафдарымы?
- Бездә дә бар андый портретлар. Әмма ул, нигездә, фототупланма. Фатирда киндергә эшләнгән зур эшләрне элү кыенрак. Минем өйдә дә бер-ике эштән артыгы юк. Калганнары - остаханәдә. Нәселебезнең мәртәбәле вәкилләреннән торган кечкенә генә портретлар шәкелем бар. Ул Ситдыйк Айдаров, Галия Кайбицкая, Мотыйгулла Төхбәтуллин һәм Камил Мотыйгыйлар. Шулай ук Кайбычтагы Кайбицкая музее, Уральскийдагы Тукай музее өчен аларның портретларының күчерелмәләрен эшләдем. Анда үзем барып, берничә эшемне бүләк итеп кайттым.
- Укыган буенча эшләмәдем дип үкенмисезме?
- Институттан соң, 1980-85 нче елларда архитектор буларак эшләдем. Объектларым булды. Архитекторлар берлегенә кердем. Шул ук Пугачёва да Болгариядә төзеләчәк дачасының проектын эшләргә дип мөрәҗәгать итте. Аны бертуган абыем Равил Айдаров белән башкарып чыктык. Эш җир мәсьәләсенә килеп терәлгәч, проблемалар куерды һәм ул йорт безнең хыялда гына калды. Алла Борисовна Мәскәү янындагы дача проектын эшләвебезне дә сораган иде. Ни кызганыч, һәр ике эшебез аңа бик ошаса да, алар гамәлгә ашмый калды. Әмма һич кенә дә үкенмим. Киресенчә, миңа калса, барысы да бик яхшы килеп чыкты. Сәнгать юлыннан китүемә шатмын. Чөнки монысы миңа якынрак. 10 еллап Мәскәүдә китаплар, журналлар бизәдем. Аннан станлы рәсем сәнгате белән шөгыльләнә башладым.
- Аеруча яратып иҗат итә торган, өстенлек биргән темагыз бармы?
- Белемем буенча архитектор булгач, шәһәр пейзажын, иске биналарны рәсемгә төшерергә яратам. «Иске Казан» дип исемләнгән шәкелем 2004 елдан бирле туплана килә. Башта Казанның 1000 еллыгына берничә эш эшләдем, шуннан әкренләп җыелды. Миндә мәчетләр генә дә күпме! Борнай, Апанай, Әҗем, Мәрҗани мәчетләре... Шул ук вакытта шәһәр пейзажы дип аерып кына да әйтә алмыйм. Үзем ясаган әйберләрнең миңа барысы да ошый, чөнки яраткан эш белән шөгыльләнәм.
- Гаиләгез турында да әйтеп китсәгез икән. Кызларыгыз да Сезнең юлны кабатлыйлар дип беләм...
- Әйе, Алиса белән Анжела башта Суриков лицеен тәмамладылар, аннан Мәскәү архитектура институтында укыдылар. Дөресрәге, берсе тәмамлады, икенчесе быел тәмамлый. Алар - беренче никахтан туган балалар. Беренче хатыным белән 23 ел яшәдек. Ул шулай ук архитектор иде. Аерылышкач, ике ел үзем генә тордым. Хәзерге гаиләмдә өч малай үсеп килә. Эмил, Даниель һәм Феликс. Олыларына инде 7 һәм 5 яшь, сәнгать мәктәбенә йөриләр. Кечкенәсенә 3 яшь. Хатыным Полина - инглиз теле укытучысы. Телче буларак, ул татар теленә дә бик сак. Тиз эләктереп ала. Гомер буе сөйләшкән кеше кебек, бернинди акцентсыз, җаен туры китереп әйтеп-әйтеп куя. Телне мин аңа булдыра алганча үзем өйрәтәм.
- Әниегез Люция Хөсәеновна сезнең өчен куанып бетә алмый. «Ильяс шуның кадәр бәхетле. Минем гомеремдә дә андый бәхетле кешене күргәнем юк иде», - ди. «Полинабыз шуның кадәр тырыш, акыллы, итагатьле кыз булды», - дип, киленен мактый. Хатыныгыз Сездән 21 яшькә кечерәк тә икән...
- Чыннан да шулай. Үткән ел ул шулай ук архитектура институтының дизайн факультетына укырга керде. Рәсемнәр ясый башлады.
* * *
Ильяс Айдаровның Г.Тукай исемендәге әдәби музеенда ачылган шәхси күргәзмәсе 2 апрельгә кадәр эшләячәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading