16+

«Нәүрүз» татар театрлары фестивале генә түгел

3-7 июнь көннәрендә Казанда XI Халыкара төрки халыклар театр фестивале «Нәүрүз» узачак. Программага Татарстанның 7 театры спектакльләре, Россиянең башка төбәкләреннән 19 театр, шулай ук чит ил театрлары кергән.

«Нәүрүз» фестивале 2013 ел Универсиадасының мәдәни программасына кертелгән. Бу чара Уеннарның мәдәни-имидж программасының бер өлеше булып тора. Фестивальгә 550ләп кунак һәм катнашучы җыелачак. Казанга Башкортстан, Чуашия, Якутия, Хакасия, Тыва, шулай ук Төркия, Әзәрбайҗан, Кыргызстан, Төркмәнстан һәм Казахстан труппалары килә. Бу хакта матбугат конференциясендә журналистларга ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Ирада Әюпова, фестивальнең сәнгать җитәкчесе Фәрит Бикчәнтәев, фестиваль тәнкыйтьчеләре коллегиясе әгъзасы Нияз Игъламов сөйләде. «Фестивальдә театр сәнгатенең барлык төрләре дә тәкъдим ителәчәк. Ел саен яңалык кертергә, яңа исемнәрне ачарга, яңа катнашучыларны җәлеп итәргә тырышабыз», - дип ассызыклады Нияз Игъламов. Аның сүзләренә караганда, быел катнашучылар арасында татар театрлары саны кыскартылган. «Без «Нәүрүз»не татар театрлары фестиваленә әйләндерә алмыйбыз. Моның өчен башка мәйданчыклар, фестивальләр бар», - дип белдерде тәнкыйтьче.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading