16+

Сәхәби

Кузгатмакчы булсаң... Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке уен. Габдулла ТУКАЙ Без үскәндә радио (хәзерге микродулкынлы мич зурлыгындагы радиоланы әйтүем) авылдагы һәрбер өйдә диярлек бар иде. Һәрхәлдә, бала-чагалы өйдә ул бар да бар иде инде. Шуның...

Сәхәби

Кузгатмакчы булсаң... Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен, Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын, Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен, Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке уен. Габдулла ТУКАЙ Без үскәндә радио (хәзерге микродулкынлы мич зурлыгындагы радиоланы әйтүем) авылдагы һәрбер өйдә диярлек бар иде. Һәрхәлдә, бала-чагалы өйдә ул бар да бар иде инде. Шуның...

Кузгатмакчы булсаң...
Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен,
Тибрәтмәкче булсаң иң нечкә кылларын,
Көйләү тиеш, әлбәт, ачы хәсрәт көен,
Кирәк түгел мәгънәсе юк көлке уен.

Габдулла ТУКАЙ
Без үскәндә радио (хәзерге микродулкынлы мич зурлыгындагы радиоланы әйтүем) авылдагы һәрбер өйдә диярлек бар иде. Һәрхәлдә, бала-чагалы өйдә ул бар да бар иде инде. Шуның күтәрмәле «капкач»ын ачып, пластинка куя идек тә күңелләребезгә аеруча хуш килгән җырларны рәхәтләнеп тыңлый идек. Әле дә хәтерлим, З.Басыйрова, И.Шакиров, Ә.Авзалова, Г.Рәхимкулов, Г.Гафиятуллина, Н.Василова тавышлары яздырылган тәлинкәләр бар иде бездә. Шулар җырын тыңлап, шулар моңында тибрәлеп үстек. Тора-бара, алар янәшәсендә үзләре шикелле үк үтә талантлы, моңлы, тавышлары куәтле яшь җырчылар пәйда булды: мәсәлән, Х.Бигичев, Р.Сәхәбиев, З.Сөнгатуллина, Вафирә Гыйззәтуллина, Р.Ибраһимова, З.Сәхәбиева, К.Хәйретдинова, Г.Казанцева, В.Ганиева... Университет шәкерте чагымда, шәхсән үзем, Рафаэль Сәхәбиев белән Римма Ибраһимова җырлавына мөкиббән идем. Еллар узгач та, Илһам абыйлар, Әлфия апалар кебек мәшһүрләребез белән бергә, алар минем яраткан җырчыларым булып кала бирә.
Хәзер исә сүзем Рафаэль Сәхәбиев турындарак булыр. Без, җырчының дус-ишләре, гадәттә, аңа Сәхәби дип кенә дәшәбез. Сәхәбинең сәхнәләрдә моңланганын да, мәҗлесләрдә җырлаганын да күп мәртәбәләр күргәнем, тыңлаганым бар: «Уфа ни өчен матур» (Н. Дәүли шигыре, С.Садыйкова көе), «Көзге моң» (М.Галиев, Р.Яхин), «Менә без дә үсеп җиттек, әни» (Р.Фәйзуллин, Л.Хәйретдинова), «Тәрәзә юа кызлар» (Ә.Баян, Ф.Әхмәтов), «Солдатлар» (Роберт Әхмәтҗанов, Ф.Әхмәдиев)... Ул җырлаган җырларның барысы да ошый миңа. Шулай да Рафаэль Сәхәбиев башкаруындагы өч җыр күңелемә аеруча якын кебек: «Өянкеләр» (Сибгат Хәким шигыре, Р.Яхин көе), «Кара шәле килә сөйрәлеп» (З.Насыйбуллин, М.Макаров) һәм «Елыйсың» (Зөлфәт, Л.Хәйретдинова). Юк, бу күркәм өчлеккә тагын бер җырны өстисем бар икән әле - «Ватаным»ны (Р.Вәлиев, Р. Абдуллин):
«Сез кайсы халыктан?» - дисәләр,
Батырлар исемен атадым.
Батырлар утларга керделәр,
Тик исән булсын, дип, Ватаным...
Сәхәбинең җыр сәнгате Олимпын яулаган чоры турында Илһам абый Шакиров болай дигән иде: «Рафаэль Сәхәбиевнең, яшь җырчы буларак, зур сәхнәгә менгән еллары бәхетле чор иде. Музыка-җыр сәнгатендә Нәҗип Җиһанов, Александр Ключарев, Рөстәм Яхин, Фасил Әхмәтов, Заһид Хәбибуллин, Хөснул Вәлиуллин кебек олуг композиторларыбыз рухланып иҗат иткән дәвер иде ул. Шул чакта Рафаэль Сәхәбиев эстрада һәм опера сәнгатендә кабатланмас тавышы, үз моңы белән халык мәхәббәтен яулады. Мондый олуг дәрәҗәгә чын талантлар гына ирешә». Әйе, Рафаэль Сәхәбиев - үз талантына, үз зәвыгына, җыр сәнгатенә беркайчан да хыянәт итмичә, тамашачы хөрмәтен казанган, җыр сөючеләрнең ышанычын аклаган җырчы.
Кайчандыр Сибгат ага Хәким: «Үземнең шагыйрь булып китүемне җырчылардан күрәм», - дигән иде. Мин дә шундый фикердәмен. Ләкин Сибгат ага кебек мин дә иң тәүдә тавышсыз-моңсыз җырчыларны түгел, ә бәлки Илһам абыйлар, Әлфия апалар, Вафирә-Риммалар, Хәйдәр-Сәхәбиләрдәй чын мәгънәсендә җыр иясе булган атаклы моңдарларыбызны күздә тотып әйтәм.
Җырчы, педагог-режиссер Рафаэль Сәхәбиевнең сикәлтәле гомерендә, ормышлардан торган тормышында куаныч-шатлыклар бихисап, шөкер. Шул шатлыклар арасында оныгы Нариман, олы куаныч булып, аеруча балкып тора. Дөньяның бихисап илләрендә чыгыш ясап дан казанган, В.Спиваков, Е.Образцова кебек атаклы сәнгатькярләр белән очрашкан-аралашкан канатлы талантыбыз Нариман Сәхәбиев, чынлап та, Сәхәби бабайның зур сөенече, ышанычлы дәвамчысы. Мондый «вундеркинд» оныкларың, тәүфыйклы балаларың, кыскасы, җанга якын гаиләң, сине яраткан, җырлавыңа сокланган тамашачыларың, газиз халкың булганда, җырларга да җырларга әле сиңа, Сәхәби дус!

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading