16+

Сираҗетдиннең акчасы 52 миллионга җиткән

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында быелгы сезонда да премьералар көтелә. И.Зәйнинең «Мәхәббәт FM» спектакле күрсәтелгәннән соң, Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай»ы сәхнәгә чыгачак. Аны режиссер Лилия Әхмәтова сәхнәләштерде. Тәрбияви яктан әһәмияткә ия булган әлеге спектакль узган гасырның 80 нче елларында популяр иде. 7 ноябрьдә тамашачы Г.Камалның «Банкрот»ын күрә алачак. Аны...

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында быелгы сезонда да премьералар көтелә. И.Зәйнинең «Мәхәббәт FM» спектакле күрсәтелгәннән соң, Т.Миңнуллинның «Авыл эте Акбай»ы сәхнәгә чыгачак. Аны режиссер Лилия Әхмәтова сәхнәләштерде. Тәрбияви яктан әһәмияткә ия булган әлеге спектакль узган гасырның 80 нче елларында популяр иде. 7 ноябрьдә тамашачы Г.Камалның «Банкрот»ын күрә алачак. Аны М.Сәлимҗановның туган көненә баш режиссер Фәрит Бикчәнтәев куя. Анда Сираҗетдиннең 49 мең тәңкә акчасын бүгенгегә туры китереп исәпләү өчен, финанс белгечләренә дә мөрәҗәгать итәргә туры килгән. Алар әлеге сумманы бүгенге көндә 52 миллион сум дип исәпләп чыгарган. Сираҗетдинне Татарстанның атказанган артисты Радик Бариев, Гөлҗамалны исә Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Рәхимова уйнаячак.
Кече сәхнәдә күрсәтү өчен, М.Кәримнең «Ай тотылган төндә» әсәре буенча спектакль әзерләнә. Театр каршындагы афишада инде күптәннән «Наемщик» спектакле булачагы турындагы белдерү торган иде. Ф.Бикчәнтәев журналистлар белән очрашуда әлеге әсәрне куймаячагын әйтте, чөнки аны бүгенге көнгә яраклаштыру мөмкин түгел.
Быелгы «Һөнәр» дигән яшь режиссерлар фестиваленә читтә яшәүче татар режиссерлары - Глазовтан Дамир Сәлимҗанов, Санкт-Петербургтан Денис Хөснияров, Адыгейдан Радик Букаев чакырулы. Д.Сәлимҗанов исә Марсель Сәлимҗановның туганы буларак билгеле.
Быел театрдагы яңалыкларның берсе - билетларны интернет аша алырга мөмкин. Читтә яшәүчеләр спектакльләрне шулай ук интернет аша да карый алачаклар.
4 октябрьдә коллектив театрның элекке директоры Шамил Закиров каберен зиярәт кылырга һәм аңа таш куярга җыена.
Бу сезонда, юбилейлары уңаеннан, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Гөлсем Исәнгулованың, Татарстанның халык артистлары Айдар Хафизов һәм Зөлфирә Зариповаларның иҗат кичәләрен үткәрү планлаштырылган. Шулай ук безнең арадан иткән артистларны да Актерлар йортында искә алачаклар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading