16+

«Сөйкемле Шүрәле» җиңүчеләрне бүләкләде

1 июнь көнне «Әкият» балалар мәдәни үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге проект башкалабызда инде бишенче тапкыр оештырыла. Быел ул «Шүрәле» әкияте язылуга 105 ел тулуга һәм Казанда узачак Бөтендөнья Универсиадага багышланды.

«Сөйкемле Шүрәле» җиңүчеләрне бүләкләде

1 июнь көнне «Әкият» балалар мәдәни үзәгендә «Сөйкемле Шүрәле» Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр. Әлеге проект башкалабызда инде бишенче тапкыр оештырыла. Быел ул «Шүрәле» әкияте язылуга 105 ел тулуга һәм Казанда узачак Бөтендөнья Универсиадага багышланды.

Бәйгенең 70 лауреаты һәм 18 дипломанты өчен Г.Тукай әсәрләрендәге геройлар белән мавыктыргыч программа әзерләнгән иде. «Сөйкемле Шүрәле»нең оештыру комитеты җиңүчеләргә төрле материаллардан аппликация, керамикага язу техникасы буенча махсус мастер-класслар оештырды, «Кәҗә белән Сарык» әкияте күрсәтелде, соңыннан исә җыелышып Тукай-Кырлайга сәяхәт тә каралган иде. Ә бәйгедә катнашып, җиңү яулаган иҗади эшләрдән исә «Әкият» балалар мәдәни үзәгендә күргәзмә оештырылды.
Ел да үткәрелә торган конкурсның максаты - татарның бөек язучысы Габдулла Тукай мирасын пропагандалау, Тукай әсәрләрен укырга өйрәтү. Ә Тукай геройларын ясар өчен, иң беренче, әсәрне укып чыгарга кирәк.
Мәгълүм булганча, 2012 елның 20 декабреннән 2013 елның 10 маена кадәр конкурсның сайлап алу турлары узды. Республиканың оештыру комитетына барлыгы 1260 гариза кабул ителгән, шулар арасыннан 266 иҗади хезмәт сайлап алуны үткән.
Үзенчәлекле конкурс инде үз йөзен булдырырга да өлгерде. Ул үз тирәсенә Тукай мирасын төрлечә яктыртучы талантларны туплый. Шунысы сөенечле - конкурста катнашучылар арасында Тукай иленнән еракта яшәүчеләр дә бар: Башкортстан, Әстерхан, Курган, Киров, Омск, Пермь, Самара, Ульян өлкәләре һәм Мәскәү талантлары бәйгедә үз көчен сынап карарга мөмкинлек алды. Быел исә хәтта Германиянең Берлин каласыннан катнашучы да булган. Джулия Герасимова «Су анасы»на иллюстрацияне планшетта «Дигитал-арт» техникасында эшләп җибәргән.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading