16+

Тагын югалту

2012 ел татар театр сәнгате өчен зур югалтулар алып килде. Февральдә башланган кара полоса әле һаман дәвам итә. Янә тагын бер югалту. 9 июльдә 89 яшендә милли театр сәнгатен үстерүгә зур өлеш керткән күренекле шәхес, Татарстанның халык артисты Әнвәр ГОБӘЙДУЛЛИН вафат булды.

Ә.Гобәйдуллин 1922 елның 18 октябрендә Казан шәһәрендә туа. 1948 елда театр каршындагы студияне тәмамлап, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына кабул ителә.
Ул 50 елдан артык татар театр сәнгатенә тугры хезмәт итә, 120дән артык образ тудыра. Күренекле артист башкарган Ф.Бурнашның «Яшь йөрәкләр»ендә - Исаак, Г.Ибраһимовның «Татар хатыны ниләр күрми» спектаклендә - Шәйхел, Х.Вахитның «Рәхим итегез»ендә - Илгизәр, Ш.Камалның «Акчарлаклар»ында - Шәрәфи, К.Тинчуринның «Американ»ында - Сәлим, «Зәңгәр шәл»ендә - Питрәй, Ю.Сафиуллинның «Идегәй» спектаклендә - Дәрвиш, З.Хәкимнең «Күрәзәче»сендә Галәветдин образлары татар театр сәнгате тарихы битләрендә күренекле урын алган гүзәл образлар булды. Кешелекле, тыйнак, һөнәренә тугрылыклы талант иясенең театр җәмәгатьчелеге һәм тамашачылар алдында абруе гаять зур иде.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading