16+

ТАЛАНТ

Бөекләрнең барысы да көндәлек җазган. Мин дә җазарга булдым. Лив Талстуйдан җәисә үзен даһи-маһи санап җөрүче кайбер үз татарларыбыздан минем кай җирем артык? Баш бар, сакал бар, акыл бар, каләм белән киагаз бар дигәндәй...

ТАЛАНТ

Бөекләрнең барысы да көндәлек җазган. Мин дә җазарга булдым. Лив Талстуйдан җәисә үзен даһи-маһи санап җөрүче кайбер үз татарларыбыздан минем кай җирем артык? Баш бар, сакал бар, акыл бар, каләм белән киагаз бар дигәндәй...

Бөтен күргәннәремне, матурдан-матур, шәптән-шәп уй-фикерләремне газиз әниемнең күзләре төсле җәшел дәфтәргә терки башладым. Кем белә, бәлкем, киләчәктә бу җазганнарымнан файдаланып, менә дигән автабиаграфик роман-драман сызгалап атармын. Нәшрият аны, үз чиратында, меңәрләгән, миллиунлаган тираж белән бастырып, китап «җене» кагылган укучылар кулына тоттырып та куйса... Ул чакта минем әле җазарга өлгермәгән әсәрләрем дә дөнҗадагы барча телләргә тәрҗемә ителер, шидивырларым антихристоматияләрдән төшмәс, чибәр-чибәр кызлар, мәхәббәтләрен аңлатып, миңа хатлар җазар, рестораннарда җәисә кафе-барларда очрап, автографлар сорар... Мин исә пеләш башымдагы ап-ак чәчләремне... Тефү! Каян килеп пеләш... Нинди ап-ак чәч ди ул тагы... Кызлар дип... Баш буталып китте бераз...
Мин әле хәзергә... көндәлек җазып утырам. Тәрәзә җанында. Җазган кадәресен сезләргә дә ирештерәм:
«Җомга. Бүген. Сәгать унбер. Иртәнге. Әллә көндезгеме?! Һәрхәлдә, төнге түгел. Шикелле. Уяндым. Гадәттәгечә. Киерелдем. Татлы итеп. Рәхәт булып китте. Күзне ачтым. Берсен. Күзне йомдым. Шул ук күзне. Кабат ачтым. Икесен дә. Көн кояшлы бугай. Өй эче бик җакты. Хәерле иртә, дидем. Үземә. Эчтән генә. Торасы килми. Үземне җиңдем. Тордым. Кабат җаттым. Мендәрнең җибәрәсе килми. Мине. Җарата. Мин дә. Байтак җаттым. Түшәмгә карап. Күзем төште. Чебенгә. Селкенми. Өф дип өрдем. Курыкмый. Тик тора. Һаман. Иренмәдем, башмакны тондырдым. Чебен булмаган икән. Көзге ватылды. Ваза да. Бәллүр иде. Нәгаләт. Ирексездән торырга туры килде. Тагы нәгаләт. Нишләргә? Башта ватыкларны җыештырыргамы, әллә... Ашыйсы килү җиңде. Җуынырга ирендем. Гадәттәгечә. Аблумов та җуынмаган бугай. Туктале, кем ул Аблумов? Искә төшерәлмәдем. Тәки. Әни коймак пешергән. Икән. Нишләп мин исен сизмәдем. Борын тыгылган булган. Суык тигән ахрысы. Ашадым... Инде нишләргә?
Сәгать бер. Карап утырам. Тышка. Тәрәзәдән. Җазам. Көндәлек. Сәлимә апа үтеп китте. Кибеткә баруыдыр. Киенгән. Матур итеп. Мине күрмәде.
Сәгать ике. Бер чыпчык су эчә. Ата чыпчык. Әллә ана чыпчыкмы? Юк, ата чыпчык булырга тиеш. Эчә чөнки. Тояк эзеннән. Минем дә тамак кибеп китте. Су эчеп килдем. Краннан. Иренмичә.
Сәгать өч. Башымда - уйлар кайный. Илһам котыра. Илһам - каршы як күрше. Дулый, хатынын сүгә. Рәфидәне. Рәфидә дәшми. Кинәт Рәфидә кулын уйнатып алды. Рәфидә - сыер савучы шул. Таза. Кулы көчле. Илһам күрше җиргә чүкте. Сәлимә апа үтеп бара. Илһамга нидер әйтте. Илһам да аңа нидер әйтте. Сәлимә апаны каядыр җибәрде бугай. Ашыга-ашыга, чатыр чапты Сәлимә апа. Артына да карамыйча. Җыраккарак ук китеп барганга охшый. Җазам. Ашап алдым. Әни эштән кайтырга өч сәгать бар әле. Аңарчы түзеп булмас дидем.
Сәгать дүрт. Сәлимә апа тагын кибеттән кайтып килә. Киткәнен ничек күрми калганмын. Бакча артыннан элдергән булган, күрәсең. Нәрсәдер алган. Сумкасы калын. Җастык кадәрле. Сөйрәлеп кайта. Күңелсез. Миңа. Эч поша. Җаңалыклар юк. Җазасы килә. Ырайкин әйтмешли... Әй лә, үзебезнең Гамил Афзал әйтмешли, тема җук!
Сәгать биш. Кояш качты. Нишләптер. Көн сүрәнләнде. Киерелеп алдым. Гадәттәгечә. Шактый эшләргә туры килде шул. Бүген дә.
Сәгать алты. Әни кайтты. Ура! Ашарга әзерли. Ул пешергән ашны ач бүре кебек ашадым. Ачыкканмын.
Сәгать җиде. Әни әйтә. Миңа. Эшләп карыйсыңмы әллә, улым, ди. Кешедән оят бит, ди. Сәлимә дә сөйләнеп торды әле, ди. Ул әзмәвердәй малаең нишләп эшләми, дип әйтеп әйтте, ди. Ди... ди... ди...
Күрдегезме инде, талантны ничек кысалар?! Йөремсәк һәм ашамсак Сәлимәсенә хәтле чәйни бит хәзер. Мине. Миндәй талантны. Иҗат итүне уен-муен дип белә микән әллә ул?! Тинтәк. Җүләр. Тиле бәрән орлыгы ашаган нәмәстә. Көннәр буе тәрәзә җанында, маңгай тирләрен агыза-агыза, утырып, җазып карасын иде ул менә. Үзе. Аның минем җодрык кадәрле башында нинди акыл булсын. Миндә бар. Акылны әйтәм. Лив Талстуйныкы шикелле сакал да бар. Иң мөһиме, талант бар миндә. Талант!
1984

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading