16+

«Татарстанга цирк кирәк түгел...»

Үзебезнең шәһәрдә цирк мәктәбе була торып та, ни өчен аны тәмамлаучыларга уйнау өчен труппа юк соң? Югыйсә СССР заманында Мәскәүдән күренекле режиссерларны чакырып, ике ел эчендә татар циркы коллективы оештырганнар иде. Кызганычка, аның нигезе нык булып чыкмады ул чакта. Ун ел эшләгәннән соң таркалды. Янәсе, кадрлар әзерли торган уку йорты...

«Татарстанга цирк кирәк түгел...»

Үзебезнең шәһәрдә цирк мәктәбе була торып та, ни өчен аны тәмамлаучыларга уйнау өчен труппа юк соң? Югыйсә СССР заманында Мәскәүдән күренекле режиссерларны чакырып, ике ел эчендә татар циркы коллективы оештырганнар иде. Кызганычка, аның нигезе нык булып чыкмады ул чакта. Ун ел эшләгәннән соң таркалды. Янәсе, кадрлар әзерли торган уку йорты...


- Илдар әфәнде, Сез Россиядә беренчеләрдән булып Казанда цирк мәктәбе оештырган кеше. Бүген дә үз укучыларыгыз язмышы өчен борчылып яшисез. Сүзебезне үткәннәрегезгә күз салудан башлыйк әле.
- Әйе, бүген Россия буенча бер генә цирк мәктәбе дә юк. Аны оештырганда планнарын да, программасын да үземә төзергә туры килде. 1996 елда 500 баладан 120 бала сайлап алдык. Бүгенге көндә мәктәптә 160 бала укый. Укыту өчен кадрларны да үзебез әзерләдек, чөнки цирк мәктәбе укытучыларын бер җирдә дә әзерләмиләр.
- Үз эшегезне кемнең дә булса тәҗрибәсенә таянып башлагансыздыр бит инде.
- Миңа кытайлар белән сөйләшергә туры килде, чөнки аларның циркы дөньяда беренче урында. Анда артистлар әзерли торган махсус мәктәпләр, училищелар бар. Балалары 12шәр сәгать шөгыльләнә. Ике көн генә ял итәләр. Алар тулысынча дәүләт карамагында.
- Сезгә укырга килүчеләр күпме? Баласын әлеге мәктәптә укыткан ата-ана аена күпме акча түли?
- Бездә бай кешеләрнең балалары бөтенләй юк диярлек. Шуңа күрә бәяләребез дә 200 сум гына. Россия төбәкләреннән укырга килергә теләк белдерәләр. Әмма интернат булмау сәбәпле, республикабызның башка шәһәрләреннән дә балаларны кабул итә алмыйбыз.
- Кечкенәдән спорт секцияләрендә шөгыльләнгән балаларга ташлама юкмы соң?
- Акробатика, нәфис гимнастика буенча спорт остасына кандидат булган балалар да килә. Аларын да кабул итмибез, чөнки безнең өчен беренче урында артистлык сәләте. Ә аны балачактан булдырырга кирәк.
- Яшь гимнастлар бик катлаулы номерлар башкара. Имгәнү очраклары да булмый калмыйдыр. Аларның тормышын кем иминиятләштерә?
- Күп очракта имгәнүләр балаларның үз гаебе белән килеп чыга. Шуңа күрә без аларны тренерны тыңлап кына эшләргә өйрәтәбез. Укучыларның һәркайсын ата-ана иминиятләштерергә тиеш.
- Укучыларыгызның төрле төбәкләрдә конкурсларда катнашып җиңүләр яулап кайтуларын ишетеп беләбез. Укуларын тәмамлагач, кая барырга белмичә, җиде юл чатында калучылар юкмы?
- Безнең балалар кечкенәдән үк конкурсларда катнаша башлый. Алар профессиональ артистлар белән ярыша. Ләйсән Гаязова Париждан көмеш медаль алып кайтты. Удмуртиядә Халыкара фестивальдә катнашкан Марат Бикмаев бронза медаль яулады. Монте-Карлодан - бронза медаль. Әле яңа гына Испаниядән диплом алып кайттылар. Алар катнашкан чит илләрдәге конкурсларны санап бетерерлек түгел. Мәктәптә 7 ел укыганнан соң, безнең укучылар Мәскәүгә цирк эстрада училищесына юл тота. Аннары цирк директорлары үзләрен сайлап ала. Бүгенге көндә егерме укучыбыз Мәскәүнең Зур циркында, шулай ук Мәскәүдә Россия дәүләт циркында, Никулин циркында, Су асты һәм боз өсте циркларында, дүртесе Япониянең «Дю-Солей» циркында эшли. Цирк артистлары чегәннәр кебек бит ул. Өйләрендә яшәмиләр. Шуңа күрә кайберәүләргә андый тормыш ошап бетми. Ул чакта үзебездә укытырга калдырабыз. Эшсез аптырап йөргәннәре юк.
- Сезнең укучыларны чит илләрдә яратып калалар, ә үзебездә аларга игътибар җитеп бетми сыман. Башка цирклар өчен кадрлар әзерләү жәл түгелме?
- Безнең мәктәп турында Англиядән килеп фильм төшерделәр. Аны дөньяның бөтен илендә күрсәтәчәкләр. Чит илләрдә циркны бик яратып карыйлар, чөнки ул беркайчан да бетми торган сәнгать. Бездә генә аңлап җиткермиләр. Кайчаннан бирле цирк труппасы булдырырга хыялланабыз. Кирәксенмиләр, күрәсең. Мәсьәләне хәл итеп булмый. Югыйсә бер спортчыга түләнгән акча безгә цирк труппасын тотарга бер елга җитәр иде. Цирк - иң катлаулы спорт төре. Безнең балалар, артист булганчы, тәмуг аша үтәләр. Без 40 төрдәге жанр осталары әзерлибез. Аларның читтә йөрүе үзебез өчен дә жәл. Хәзер балаларга да: «Татарстанга цирк кирәк түгел, кая чакырсалар, шунда барыгыз», - дип әйтергә мәҗбүрбез. Мин кайвакыт тамашачыларның да кайберләрен аңламыйм. Үзебезгә гастрольләргә килгән артистлар чыгыш ясау өчен безнең укучыларны да программаларына кертәләр. Бервакыт тамашада бер укучыбыз чыгыш ясаганнан соң, «Казан цирк мәктәбеннән» дип игълан иткән идек. Берничә көннән бер тамашачы: «Без Казан циркын карарга килмәдек», - дип, матбугатта язып чыкты. Югыйсә горурланып утырырга кирәк бит. Шуннан соң, башкалар белән үзебезнекеләр чыгыш ясаса да, әйтеп тормыйбыз.
- Кабат цирк труппасы оештыру проблемасын күтәрергә уйлыйсызмы?
- Яңадан мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга хат язып карарга уйлыйбыз, әгәр барып чыкмаса, башка өмет калмый. Сүз уңаеннан әйтим, аның ике улы да бездә укыды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading