16+

Төзүче курчак тегә...

Озын колаклы ишәкләр, канатларын җилпеп күккә ашарга торган фәрештәләр, мендәр астындагы борчакны да сизүче көйсез патша кызлары... Гомер буе курчак кына тегеп утырган диярсең, нинди генә кыяфәтләргә кертеп бетермәгән ул үзенең курчакларын. Шул ук вакытта киҗе-мамык, җитен кебек табигый тукымалар белән генә эш итүе дә әллә каян күренеп тора останың....

Озын колаклы ишәкләр, канатларын җилпеп күккә ашарга торган фәрештәләр, мендәр астындагы борчакны да сизүче көйсез патша кызлары... Гомер буе курчак кына тегеп утырган диярсең, нинди генә кыяфәтләргә кертеп бетермәгән ул үзенең курчакларын. Шул ук вакытта киҗе-мамык, җитен кебек табигый тукымалар белән генә эш итүе дә әллә каян күренеп тора останың. Ә бит Ольга Җиһангированың кулланма-гамәли сәнгатьнең бу төре белән шөгыльләнә башлавына да нибары бер генә ел икән. Балачагында да курчак уйнауга әллә ни вакыт сарыф итмәгән - күбрәк урамда булган. Шулай да моннан 13 ел элек Самара төзелеш-архитектура академиясен тәмамлап, уңышлы гына эшләп килүче ханымны нәрсәсе белән җәлеп иткән соң Тильда курчаклары? Балаларының күңелен күрә торгандыр дияр идең, алары да инде буй җитеп, курчак уйнау яшеннән күптән чыккан.
Интернетта күрдем дә ясый да башладым. Миңа бар да ошый - эш барышы да, күргәзмәләр вакытында үземнең курчаклардан уш-акыллары киткән тамашачыларның реакциясен күзәтү дә, - ди Казанда узучы Hand-made (ягъни кулдан ясалган эшләнмәләр) фестивальләр кысаларында узучы күргәзмәләрдә катнашкан Ольга Николаевна.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading