16+

Зөлфия Камалова татар телен әбисеннән өйрәнгән

Бүген Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Австралиядә гомер итүче танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова анда зур танылу алган «The Children of the Undeground» музыкаль иҗат төркеме белән концерт куячак. Ә концертка берничә көн кала, җырчы һәм аның музыкантлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының конференцияләр залында журналистлар белән очрашты. Әлеге очрашуда...

Зөлфия Камалова татар телен әбисеннән өйрәнгән

Бүген Казанның «Пирамида» күңел ачу үзәгендә Австралиядә гомер итүче танылган җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зөлфия Камалова анда зур танылу алган «The Children of the Undeground» музыкаль иҗат төркеме белән концерт куячак. Ә концертка берничә көн кала, җырчы һәм аның музыкантлары «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының конференцияләр залында журналистлар белән очрашты. Әлеге очрашуда...

«Без яңа гына Пятигорскида Россиядә беренче мәртәбә узучы «womad» дип аталган World-muzic халыкара фестивалендә катнаштык. Казандагы концерт безнең өчен бик мөһим вакыйга - кузгалу ноктасы. Алдагы көннәрдә гастроль маршрутыбызны Санкт-Петербург, Мәскәү, аннан Австрия башкаласы Вена, Германиянең Берлины, Швейцариянең Цюрих шәһәре аша уздырырга планлаштырабыз. Үземнең Казанда моңарчы да концертлар куйганым булды. Ә бу юлы башкалабызга үз төркемем белән килдем. Концертны оештырырга Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәм итте», - дип башлады сүзен Австралиянең Мельбурн шәһәрендә яшәүче милләттәшебез һәм үзенең иҗат коллективы белән таныштыра башлады. Бәрмә инструментлар һәм перкуссиядә уйнаучы Джастин Маршал, электрогитарачы Лукас Михайлидис, аккордеончы Энтони Шульц, трубачы Эймон Мак Нелисс һәм, контрабас белән варганда уйнаудан тыш, Зөлфиянең ире дә булган Эндрю Таннерның инглиз телендә әйткән сүзләрен русчага тәрҗемә итеп бару эшен дә Зөлфия үз өстенә алды. Бу төркем ун ел элек төзелгән, Эндрю белән мәхәббәт тарихы да шуннан башланып киткән.
Баксаң, Зөлфия әле бераз француз һәм португал телен дә белә икән. Ә татар телен аңа Сарапулда яшәгән вакытларында әбисе Хәдичә өйрәткән. «Әбием, мәрхүмә, гел татар җырларын көйләп йөри торган иде», - дип искә ала җыр текстларын шул әбисеннән өйрәнгән тел белән үзе иҗат итүче артист. Әмма ул, татарча иркен аралашуына карамастан, үзен: «Телне начар беләм, ныклабрак өйрәнәсем килә», - дип тәнкыйтьли. Яшьләр 7 яшьлек кызлары Зифаны да акрынлап татар мохитенә тартырга тырыша икән. «Ул Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен инде ятлады», - ди әни кеше.
Бүген «Пирамида»да узучы концерт репертуарына килгәндә, җырчы өч телдә - татарча, русча һәм инглизчә җырлар башкарачак, әлбәттә, өстенлек татарча җырларга биреләчәк. Гастрольләр тәмамлангач, Зөлфия октябрьдә янә Казанга килергә һәм Мубай белән бергә концерт куярга, шулай ук яңа электрон проект тәкъдим итәргә җыена. 1991 елдан бирле читтә яшәүче милләттәшебезнең бүгенге көндә 6 җыр альбомы бар.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading