16+

«Зур Идел» ярларыннан ташый язды

Әгәр дә 17-18 апрель көннәрендә ТР Дәүләт Сынлы сәнгать музееның Заманча сәнгать галереясына (К.Маркс урамы, 57) кагылган булсагыз, үзегез дә, бәлкем, шулай уйлар идегез. Чөнки ике көн дәвамында бирегә Идел буеның 13 төбәгеннән сәнгать әсәрләре өзлексез агылып торды. Беренче көнне Ульяновск, Түбән Новгород, Самара, Саратов, Пермь, Тольятти һәм Оренбург, икенче...

Рәссамнар берлекләренең төбәк бүлекчәләре рәисләре, сән­гать белгечләре һәм Россия Рәссамнар берлеге секретариаты әгъзалары кергән 23 кешедән торган күргәзмә комитеты (шул исәптә Татарстаннан Зөфәр Гыймаев белән Мәхмүт Ваһапов) 2,5 мең эшне карап бәя бирде. Шулай итеп, тәкъдим ител­гән эшләрнең 1300е 5 июньдә ачылачак «Зур Идел» күргәзмәсенә сайлап алынды. Жанр төрлелеге ягыннан карасак, биредә нәкыш, скульптура, графика, кулланма-гамәли сән­гать, плакат, храм сәнгате, сән­гать белгечлеге, кино һәм театр декорациясе, халык сәнгате (чигү, тукыма, хохлома) әсәрләрен күрергә була иде. Шул ук вакытта зур күләмле картиналар да шактый булды. Татарстан рәссамнары аеруча активлык күрсәтте. Безнекеләр күр­гәзмә комитетына барлыгы 550 эш тәкъдим итте һәм шуның 176сы күр­гәзмәгә үтте.
«Зур Идел»гә сайлап алу, кул күтәреп тавыш бирү юлы белән, һәркемнең күз алдында узды. Күргәзмә комитетының эшен бирегә килгән һәркем күзәтә ала иде.
- Күргәзмә комитеты, эшен төгәлләгәннән соң, ТР мәдәният министры А.Сибагатуллин янында булып, эшләнгән эшкә хисап тотты. «Зур Идел»гә узган бер генә эш тә куелмый калырга тиеш түгел», - дип белдерде министр үз чиратында һәм күргәзмә күрсәтеләчәк мәй­даннарга тукталды. Бу уңайдан ул ТР Рәссамнар берлегенең элеккеге күргәзмәләр залын, «Хәзинә» милли сән­гать галереясын һәм ТР Сынлы сәнгать музейларын атады, - ди «Зур Идел»нең Казандагы оештыру секретаре Әлфия Ильясова.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading