16+

20 яшькә – йөз мең!

Егерме яшьлек егет яки кызны олы кешеләр рәтенә кертеп булмый әле. Аларда балалыкның тәмен татып каласы килү теләге көчле. Икенче яктан карасаң, егерме яшькә җиткән кеше киләчәк турында уйлана, максатлар билгели, шуларга юл яра башлый, мөстәкыйльлеккә омтыла. Ике дистә ел гөрләп эшләп килүче мәктәпнең дә бүген шундый чагы.

Егерме яшьлек егет яки кызны олы кешеләр рәтенә кертеп булмый әле. Аларда балалыкның тәмен татып каласы килү теләге көчле. Икенче яктан карасаң, егерме яшькә җиткән кеше киләчәк турында уйлана, максатлар билгели, шуларга юл яра башлый, мөстәкыйльлеккә омтыла. Ике дистә ел гөрләп эшләп килүче мәктәпнең дә бүген шундый чагы.

Узган атнада Казанның Совет районында урнашкан 149 нчы лицее 20 еллыгын билгеләп үтте. Балигълык чорын уңышлы гына үтеп, олы тормышка аяк атлаган мәктәпне бәйрәме белән котларга шушы белем йортын тәмамлаучылар, укытучылар һәм ата-аналар җыелды. Озак еллар күрешмәгән танышлар очрашты, котлау сүзләре яңгырады, лицейның үткәне һәм бүгенгесе турында күп сүзләр сөйләнде. Директор Фирдәүз Габделнур кызы Вафина үз баласының юбилеен уздыргандай әзерләнгән. Чакырылган кунакларның якын күреп килүе ямь өстенә ямь булды. Улы укыган белем йортын бәйрәме белән тәбрикләп, җырчы Рәсим Низамов та җыр бүләк итте.
Мәктәпнең беренче адымнарын ук күргән кешене дә эзләп таптык. Башлангыч сыйныф укытучысы Гөлчәчәк Мөхәммәт кызы Шиһапова биредә егерменче елын эшли икән инде. Үзенең әйтүенчә, лицей күзгә күренеп үзгәргән. Адымнар ныгыган, җиңүләр арткан. Тик менә элек укырга татар телле балалар килсә, хәзер рус телле балаларга татарча өйрәтергә туры килә икән. «Мәктәпнең киләчәктә дә зур-зур ул-кызлар чыгаруын телим. Коллективка иң зур теләгем - иминлек, сабырлык», - дип, котлау сүзләрен җиткерде Гөлчәчәк ханым.
Тантанада шәһәрнең мәгариф идарәсе җитәкчесе Илсур Һадиуллин да катнашты. Ул 149 нчы лицейны уңышлары белән котлады, тагын да югарырак үрләр яулавын теләде. Үзе әйтмешли, «мәгариф идарәсенең акчасы булмаса да», бәйрәмгә бүләксез килмәгән Илсур әфәнде. Укытучыларга мактау һәм рәхмәт хатлары эләксә, белем йортына йөз мең сум бүлеп биреләчәк. Әлеге сумма 2013 елның сметасына кертелгән икән инде. Илсур Һадиуллинның әлеге вәгъдәсен зал көчле алкышларга күмде.
Лицей тагын бер баскычка югары күтәрелде. Хәзер аның максат һәм бурычлары да зуррак, җаваплылык хисе дә көчлерәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading