16+

Барысы да – унберенчеләр өчен

Чыгарылыш сыйныф укучыларын һәр район, һәр мәктәп үзенчә озата. Хәзер белем бирү йортларының балаларны зур тормышка озату мәшәкатьләре белән янып-көеп йөргән мәле. Татарстанның төрле почмаклары белән элемтәгә кереп, әзерлекнең кайда ничек баруын сораштык.

Барысы да – унберенчеләр өчен

Чыгарылыш сыйныф укучыларын һәр район, һәр мәктәп үзенчә озата. Хәзер белем бирү йортларының балаларны зур тормышка озату мәшәкатьләре белән янып-көеп йөргән мәле. Татарстанның төрле почмаклары белән элемтәгә кереп, әзерлекнең кайда ничек баруын сораштык.

Актаныш. Район мәктәпләрен 196 укучы тәмамлый. Шуларның 15е алтын медальгә бара. Әлеге сан БДИ нәтиҗәләренә карап үзгәрергә дә мөмкин, чөнки барысын да имтиханда җыйган баллар хәл итәчәк. Соңгы кыңгырау тантанасы һәр мәктәптә аерым үткәрелә. Барлык имтиханнарны тапшырып бетергәч, чыгарылыш сыйныф укучыларын район күләмендәге зур бәйрәмгә җыячаклар. Унберенчеләр өчен уеннарга һәм җыр-биюләргә бай тамаша оештыру каралган.
Балтач. 25 майда барлык мәктәпләрдә дә Соңгы кыңгырау бәйрәме узачак. Ә кичке якта район клубында чыгарылыш сыйныф укучылары өчен зур тантана оештырыла. Быел Балтач районы мәктәпләрен барлыгы 350 бала тәмамлый. Шуларның 18е - алтын, 12се көмеш медальгә дәгъва кыла. Бәйрәмдә төрле уңышларга ирешкән чыгарылыш сыйныф укучыларын бүләкләү дә каралган. Район мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, чара бик күңелле булырга охшаган. Унберенчеләрне котларга җырчылар да киләчәк. Бәйрәм дискәтүк һәм салют белән тәмамланачак.
Мөслим. Районда Соңгы кыңгырау бәйрәме шулай ук 25 май көнне узачак. Барлык чыгарылыш сыйныф укучыларын җыеп, ниндидер чара үткәрү каралмаган. Һәр мәктәп бәйрәмгә үзенчә әзерләнә. Унберенче сыйныфны тәмамлаучы 131 баланың тугызы - алтын, унысы көмеш медальгә бара.
Кайбыч. 25 май көнне район мәктәпләрендә Соңгы кыңгырау бәйрәме узачак. Быел Кайбычта 103 унберенче сыйныф укучысы бар. Шуларның икесе - алтын, икесе көмеш медальгә бара. Мәгариф бүлегендә әйтүләренчә, медальгә дәгъва кылучыларның мәҗбүри фәннәрдән бердәм дәүләт имтиханнары 60-80 баллдан да ким булмаска тиеш. Киресе булган очракта, медаль эләкмәскә дә мөмкин. Тик соңгы сүзне барыбер махсус комиссия әйтәчәк.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading