16+

Башланды!

Юк, армиягә язгы чакырылыш та, басудагы чәчү дә, боз кузгалу турында да түгел, ә тагын да «куркынычрак» нәрсә - мәктәпләрдәге БДИ турында әйтүем.

Башланды!

Юк, армиягә язгы чакырылыш та, басудагы чәчү дә, боз кузгалу турында да түгел, ә тагын да «куркынычрак» нәрсә - мәктәпләрдәге БДИ турында әйтүем.


Югары сыйныф укучыларының интегүләре генә җитмәгән, хәзер инде башлангычларның да баш авыртуына әйләнде ул. 4 нче сыйныф укучыларының имтиханнарын мониторинглы тикшерү дип атасалар да, әти-әниләр телендә ул һаман да БДИ инде. 3 апрельдә рус теленнән тест эшләгән 4 нче сыйныф укучыларының тагын математика һәм татар теленнән сынау үтәселәре бар.
Быел бер апам шәһәрдә, икенче апам авылда 4 нче сыйныфларны чыгаралар. Икесе очрашсалар сүзләре һаман да шул БДИ турында.
Ничек үтте икән укучыларның беренче сынаулары дип чылтыратып, авылдагы апамнан хәлләрен сорадым.
- Балаларга караганда әти-әниләре ут йотып тордылар. Сорауларны алай ук катлаулы димәс идем. 4 ел буе укыткан һәр баламның сәләтен беләм, уңышлы эшләгәннәрдер дип өметләнәм. Эшләрне районга, аннан Казанга алып китәләр, - диде ул.
Ә менә Түбән Кама шәһәренең рус мәктәбендә татар сыйныфын укытучы апама авыррак булгандыр. Сыйныфтагы 23 укучының берничәсе генә татарча сөйләшә икән. Җитмәсә, апам бу сыйныфта бер ел гына укыта.
- Рус теле белән математикадан алдырырлар, ә менә татар теле буенча җиңел булмас үзләренә. Татар гаиләсендә дә русча аралашкач, минем тырышу гына аз шул, - дип көрсенә ул.
Ярый ла укыту алымындагы бу яңалыклар баланың белемендә уңай чагылыш тапса, файдасы булса, чәч агартуың бушка китмәс иде. Әле алдагысын кем белгән: берничә елдан БДИны бетереп, аның зыяны турында диссертацияләр язылмас дип тә гарантия биреп булмый...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading