16+

БДИ гаугадан башланды

Паспорт, пропуск, ике гельле ручка, су һәм шоколад. Башка көннәрдә сумкалары китап-дәфтәр белән шыплап тулган укучыларга кичә үзләре белән алда санап үтелгән әйберләрне генә алып керергә рөхсәт иттеләр. Барысына да түгел, билгеле, чыгарылыш сыйныфларга гына. Дүшәмбе Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны старт алды. Беренче сынау рус теленнән иде.

БДИ гаугадан башланды

Паспорт, пропуск, ике гельле ручка, су һәм шоколад. Башка көннәрдә сумкалары китап-дәфтәр белән шыплап тулган укучыларга кичә үзләре белән алда санап үтелгән әйберләрне генә алып керергә рөхсәт иттеләр. Барысына да түгел, билгеле, чыгарылыш сыйныфларга гына. Дүшәмбе Бердәм дәүләт имтиханының төп дулкыны старт алды. Беренче сынау рус теленнән иде.

Имтихан сәгать 10да гына булса да, Казанның 49 нчы мәктәбе каршына 9да ук укучылар җыела башлаган иде инде. Барысы да бәйрәмчә ак-карадан киенгән. Артык хафалана-борчыла дип әйтеп булмый үзләрен. «Нәрсәнең нәрсә икәнен аңладык инде хәзер. Ел буе әзерләндек, барысы да яхшы булачагына ышанабыз», - ди алар. Ничек кенә яшерергә тырышсалар да, бераз дулкынланулары да сизелә.
«Ике аргумент китерә күрегез! Берсе - әдәби әсәрдән, икенчесе - тормыштан. Бер дә булмаса, әсәрләрне исегезгә төшерә алмасагыз, ике мисалны да тормыштан алып языгыз», - дип, рус теле укытучысы инша язу кагыйдәләрен искә төшереп узды. 49 нчы мәктәп укучылары БДИны 38 нче мәктәпкә барып тапшыра. «Без рухи яктан һәрчак сезнең белән», - дип озатып калды аларны директор Александр Семенович Бромберг.
49 нчы белем бирү йорты үзе 103, 132 нче мәктәпләр һәм 7, 13 нче гимназия укучыларын кабул итте. Гомумән алганда, Татарстанда быел 105 имтихан кабул итү пункты булдырылган. Яңалыкларга килгәндә, рус теле буенча имтихан 30 минутка озайтылган. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Данил Мостафинның белдерүенчә, сәламәтлекләрендә тайпылыш булган 300гә якын укучы гадәти имтихан тапшырачак икән. Үз теләкләре буенча БДИны сайлаучылар да бар. Мәсәлән, өч сукыр укучы. Алар өчен аерым аудиторияләр, Брайль әлифбасыннан тәрҗемәче әзерләнгән, сынау вакыты 1,5 сәгатькә озайтылган. Данил әфәнде тагын бер яңалыкны уртаклашты. Быел укучылар үз балларын интернеттан карап белә алачак икән. Һәр укучының үз коды бар, димәк, нәтиҗәләрне башкалар белә дип куркырга кирәкми.
Рус теле буенча барлыгы 21457 кеше (шуларның 20044е - быелгы чыгарылыш укучылары) имтихан тапшыра. Икенче мәҗбүри фән - математика 3 июньгә билгеләнгән.
Сүз уңаеннан. Имтихан башланып җитмәс борын гауга да купты. Ник дигәндә, интернетка быелгы БДИ биремнәрен элеп куярга да өлгергәннәр инде. РФ Премьер-министры Дмитрий Медведев җавапларны «пәрәвез»гә элгән укучыларның эшләрен гамәлдән чыгарырга тәкъдим итте. Әлегә «юмарт» укучыларның кем икәнлекләре хәбәр ителми.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading