16+

БДИ ишек шакый

Бөтен Россия буенча мең ярым кеше БДИны алдан бирәчәк. Татарстанда да 27 кеше имтиханны вакытыннан алда тапшырырга тели. Аларның унбере «Рубин» футбол командасы базасында тәрбияләнүче укучылар, калганнары спортчылар, якын арада чит илләргә яшәргә китүчеләр, сәламәтлекләре начар булучылар. Беренче имтихан рус теленнән 20 апрельгә билгеләнгән. Калган фәннәрдән БДИны алдан бирү көннәре...

Бөтен Россия буенча мең ярым кеше БДИны алдан бирәчәк. Татарстанда да 27 кеше имтиханны вакытыннан алда тапшырырга тели. Аларның унбере «Рубин» футбол командасы базасында тәрбияләнүче укучылар, калганнары спортчылар, якын арада чит илләргә яшәргә китүчеләр, сәламәтлекләре начар булучылар. Беренче имтихан рус теленнән 20 апрельгә билгеләнгән. Калган фәннәрдән БДИны алдан бирү көннәре түбәндәгечә: 23 апрель - тарих, инглиз теле; 26 апрель - математика; 2 май - физика, биология, җәмгыять белеме; 4 май - өстәмә көн.
Татарстанда БДИ буенча сайлап алу имтиханнарына килсәк, алар арасында беренче урында җәмгыять белеме тора, аннан соң физика, биология, тарих фәннәрен сайлаучылар да шактый.
Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруның төп вакыты 28 майдан 21 июньгә кадәр, анда 800 мең тирәсе кеше катнашыр дип көтелә.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгында кайнар элемтә эшли. БДИ тапшыручылар, аларның ата-аналары, укытучылар, БДИ тапшыруны оештыручылар (843) 292-49-06, (843) 292-24-32 телефонына шалтыратып, үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә ала.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading