16+

Өч айдан соң күз күрер

Хәтерләсәгез, әле Россия Фәннәр академиясе тирәсендә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач ук, «академикларны көзен саныйлар» дип язып чыккан идек. Бу сүзләр буш урында барлыкка килмәде, әлбәттә. Көтмәгәндә-уйламаганда, халык фикерен дә сорап тормыйча, закон проектын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәч, күпләр: «Бу канун Фәннәр академиясен юкка чыгаруга юнәлтелгән», - дип белдергән иде....

Өч айдан соң күз күрер

Хәтерләсәгез, әле Россия Фәннәр академиясе тирәсендә үзгәртеп кору җилләре исә башлагач ук, «академикларны көзен саныйлар» дип язып чыккан идек. Бу сүзләр буш урында барлыкка килмәде, әлбәттә. Көтмәгәндә-уйламаганда, халык фикерен дә сорап тормыйча, закон проектын киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим иткәч, күпләр: «Бу канун Фәннәр академиясен юкка чыгаруга юнәлтелгән», - дип белдергән иде....

Җәй көне, тискәре фикерләрне бераз булса да авызлыклау һәм канәгать булмаучыларны тынычландыру ниятеннән, РФ Фәннәр академиясе җитәкчесе Владимир Фортов ил Президенты Владимир Путин белән очрашкан иде. Нәтиҗәдә, Илбашы проектка берникадәр үзгәрешләр кертте. Дәүләт Думасы законны икенче укылышта июльдә үк караган булса да, сентябрьнең 18ендә тагын бер тапкыр икенче утырыш уздырылды. Ә шул ук көнне үткән өченче укылыш барлык аңлашылмаучанлыкларга да ачыклык кертте.
Закон кабул ителсен өчен, 226 тавыш кирәк иде. 331 депутат канун яклы, ә 107се каршы булды, бер кеше тавыш бирүдән тыелып калды. Документның асылын бер җөмлә белән генә болай аңлатырга мөмкин: Россия Фәннәр академиясе федераль дәүләт бюджет учреждениесе статусы алды, ул институтларга фәнни бурычлар билгеләячәк һәм тикшерүләр үткәрү өчен казнадан акча бүлеп бирәчәк.
Моңарчы Россия Фәннәр (РФА), медицина (РМФА) һәм авыл хуҗалыгы фәннәре (РААФА) академияләре карамагында булган институтларны махсус агентлык кулына тапшырдылар. Ул шәхси милек белән идарә итә торган орган булачак. Ерак Көнчыгыш, Себер һәм Урал филиаллары гына бу оешмага карамый. Дәүләт Думасының казна һәм салымнар буенча комитеты рәисенең урынбасары Оксана Дмитриева бу уңайдан кызыклы гына фикер белдерде: «Балалар бакчасы, китапханә яки туган якны өйрәнү музее милке белән идарә итә ала, ә фәнни институтларның мондый хокукы калмый». Фәннәр академиясе нинди дә булса тикшеренү үткәрү тәкъдимен әлеге яңа төзелгән учреждениегә кертергә тиеш була, агентлык исә кирәк дип тапса гына рөхсәт бирә. Иң төп үзгәрешләр менә шулар. Яңа оешманың эшчәнлеген Мәгариф һәм фән министрлыгы түгел, хөкүмәт күзәтеп барачак.
Татарстан Фәннәр академиясе әгъзаларының яңа законны ничек кабул итүен белергә теләп, әлеге берлек белән элемтәгә кердек. «Без федераль бюджеттан финансланмыйбыз, акчаны республика казнасы бирә. Әлегә канун имзаланмаган. Аңа кул куелгач, өч ай эчендә Россия Фәннәр академиясенең яңа уставы һәм локаль норматив актлар кабул ителергә тиеш. Шуннан соң гына аның ничек эшләвенә бәя биреп һәм билгеле бер үзгәрешләр турында уйлап булачак. Өч айдан соң, Татарстан Фәннәр академиясе дә кайбер тәкъдимнәрен кертер, дип ниятләп торабыз», - дип белдерде баш фәнни сәркатип Дания Фатыйх кызы Заһидуллина.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading