16+

Хезмәт хакы турындагы мәгълүмат – ялган?

РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы югары уку йорты мөгаллимнәренең уртача хезмәт хакы исемлеген бастыргач, күп кенә вузларда ризасызлык туган. Чөнки күбесенең андый саннарны төшендә дә күргәне юк. Татарстанның «иң бай» уку йортлары өчлеге Казан дәүләт консерваториясе (50,7 мең сум), Кама инженерлык-икътисад академиясе (32,8 мең сум) һәм Идел буе физкультура, спорт...

«Профессорларның оклады - сигез мең сум. Бездә мөгаллимнәр музыка мәктәпләрендәге укытучылардан азрак хезмәт хакы ала», - ди билгесез булып калырга теләгән бер профессор. Исемлекне төзегәндә хезмәт хакына концертлар өчен түләнгән гонорар һәм ТР Хөкүмәте грантын да кушкан булырга мөмкиннәр. Мониторингта уртача хезмәт хакы 12,8 мең сум дип күрсәтелгән. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты укытучылары да әлеге нәтиҗә белән килешми. Шулай ук исемен әйтергә теләмәгән бер мөгаллим: «Бездә хезмәт хакы бик яхшы дигәндә дә ун меңнән артмый. Ясалма рәвештә күрсәткечләрне арттыру өчен, бер укытучы елга 850-900 сәгать укыта дип язалар», - дип, канәгатьсезлек белдерә.
Татарстанда икътисад буенча уртача хезмәт хакына (23 мең сум) биш вуз барып җитә алмаган: Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты, ветеринар медицина академиясе, медицина һәм аграр университетлар һәм Чаллы педагогия институты. Бу исемлеккә күп кенә филиаллар да кергән.
РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына караганда, хезмәт хакларын ай саен исәпләп барачаклар. Кирәкле суммага тартмаган вузларга карата тиешле чаралар кулланылачак. Ул чаралар исемлегендә укытучыларга өстәмә акча бүлеп бирү мәсьәләсе каралгандырмы-юктырмы - анысы билгесез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading