16+

Ә хәзер – көтәргә!

Мәктәбебезнең уку-укыту эшләре мөдире әйтмешли, без «отборный класс». Барлык имтиханнарны да әйбәт бирдек. Аллага шөкер, көтеп алынган аттестатлар тапшырылды. Кулда - безнең киләчәк. Тик иң авыры әле алда. Без хәзер барыбыз да абитуриент. Һәммәбезнең дә башында бер уй - укырга кая барырга? Эх, бездән генә торса иде ул сайлау. Барысы...

Мәктәбебезнең уку-укыту эшләре мөдире әйтмешли, без «отборный класс». Барлык имтиханнарны да әйбәт бирдек. Аллага шөкер, көтеп алынган аттестатлар тапшырылды. Кулда - безнең киләчәк. Тик иң авыры әле алда. Без хәзер барыбыз да абитуриент. Һәммәбезнең дә башында бер уй - укырга кая барырга?
Эх, бездән генә торса иде ул сайлау. Барысы да алай җиңел генә түгел шул. БДИ баллары, конкурс бар. Күпләр югары уку йортларына керергә җыена. Кемдер документларын бюджет бүлегенә бирә, ә кайберләре җәфаланып та тормый - гаризаны башта ук түләүле бүлеккә яза.
Безнең сыйныфны гына алсак та, вузда укырга теләүчеләр шактый. 21 укучының 7се - КФУ, 3есе - КДМУ, 2се - КМТТУ-КАИ, берсесе КДАТУга керергә җыена, ә калганнары: «Кая керә алабыз - шунда», - ди. Чөнки баллар кайвакыт син сайлаган урында укырга мөмкинлек бирми. Мин документларымны КФУның «Журналистика» белгечлегенә бирергә булдым. Кабул итү комиссиясенә барган көнемне мәңге онытмамдыр. Дулкынланасың, дөрес эшлимме мин, юкмы дип борчыласың... Монысын вакыт узгач кына беләчәкмен инде. Ә хәзер, сабырлык белән коралланып, нәтиҗәләрне көтәсе калды.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading