16+

Иске бинада – заманча бакча!

Башкалада «Бәләкәч» программасы нигезендә яңа балалар бакчалары күпләп ачылса да, әлегә сабыйларга тәрбия бирүнең зур өлеше элек төзелгән бакчалар җилкәсенә төшә. Ә бит алар арасында моннан унбиш-егерме, хәтта утыз ел элек сафка басканнары да җи­тәр­лек. Хәер, хикмәт бинаның кайчан төзелүендә түгел, ә бакча эчендә оештырылган тәрбия процессының нәти­җәле булуында.

Иске бинада – заманча бакча!

Башкалада «Бәләкәч» программасы нигезендә яңа балалар бакчалары күпләп ачылса да, әлегә сабыйларга тәрбия бирүнең зур өлеше элек төзелгән бакчалар җилкәсенә төшә. Ә бит алар арасында моннан унбиш-егерме, хәтта утыз ел элек сафка басканнары да җи­тәр­лек. Хәер, хикмәт бинаның кайчан төзелүендә түгел, ә бакча эчендә оештырылган тәрбия процессының нәти­җәле булуында.

Беренче сабыйларны моннан утыз ел элек кабул иткән шундый бакчаларның берсе безнең йорт янында урнашкан. Мин шунда - Авиатөзелеш районының шушы көннәрдә генә зурлап юбилеен билгеләп үткән 368 нче балалар бакчасына юл алдым. Тыштан беркадәр искергән, замана таләпләренә җавап бирми кебек тоелган бинаның эченә керүгә фикерем үзгәрде.
Бакчаның беренче катына, бик үк кыйммәтле булмаса да, зәвыклы итеп ремонт ясалган, бакча территориясенә видеокүзәтү җайланмалары урнаштырылган. Ишек янында ук утыручы сакчы әйләнә-тирәдәге хәл­ләрне монитордан гына кү­зәтеп тора. Бакча ишекләренең барысына да электрон йозак куелган, әти-әниләр махсус ачкычлар белән генә керә.
Ләкин боларның барысы да тышкы күренешләр генә, мине иң кызыксындырганы - тәрбия процессының барышы. Кайберәүләрдә, яңа бакчаларда гына балага заманча тәрбия бирә алалар, дигән фикер яши. Ә менә утыз еллык бакчада хәлләр ничегрәк соң? Мөдир Ольга Ефремова белән сөйләшә башлауга, барлык шик-шөб­һәләрем юкка чыкты.
Баксаң, монда балалар «Бердәмлек» программасы буенча тәрбияләнә икән. Сабыйлар көн саен бакчадан махсус бирем алып кайта. Бирем дип әйтүе урынлы да түгел инде, билгеле бер тема, дисәң дөресрәк булыр. Балалар бакчасында иртә әнә шул билгеләнгән тема турында сөйләшү, мәгълү­мат белән уртаклашудан башланып китә. Иң мөһиме - теманы балалар үзләре сайлап ала. Моннан тыш, тәрбия процессында әти-әниләр дә актив катнаша. Кич саен бала белән сайлап алынган тема турында сөй­ләшү, ниндидер рәсем ясау яисә табышмак, шигырь эзләү, хәт­та ки уйлап табу - ата-ана һәм бала арасындагы мө­нәсәбәтләрнең, аралашуның якынаюына китерә торган зур табыш, дип саныйм мин.
«Балалар төрле яклап үсә, үз фикерен белдерүдән курыкмый, аралашу вакытында үзләрен иркен тота. Педагоглар өчен программага кереп китү авыр булса да, соңыннан традицион программага кире әйләнеп кайтасылары килми», - ди Ольга Ефремова.
Бүген 368 нче балалар бакчасы Авиатөзелеш районында иң зур бакча санала. Биредә 13 төркем эшли, 300дән артык бала тәрбия­ләнә. Бакчада барлык төр белгечләр дә бар. Балаларга өстәмә рәвештә сигез төрле түгәрәктә шөгыльләнү мөм­кинлеге тудырылган. Сабыйлар атнасына ике тапкыр бассейнга йөриләр. Биредә өч яшькәчә кадәрге балалар өчен дә төркемнәр каралган.
Әлбәттә, бакчага үзгә­решләр җитеп бетмәве көн кебек ачык. Икенче катка шәпләп ремонт ясасаң, урамга верандалар төзеп куйсаң, бик яхшы булыр иде. Бассейн да төзекләндерү көтеп ята. Ләкин боларны район, хәтта шәһәр көче белән генә дә ерып чыгып булмый, махсус республика программасы кирәк. Әнә бит, таушалган мәктәпләргә капиталь ремонт ясау программасы бик тә уңышлы килеп чыкты. Кем белә, бәлки балалар бакчаларына да мондый бәхет елмаер...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading