16+

Мәктәптә укыйм, кафеда эшлим

Нәни балалардан да ныграк эшләргә теләк белдерүчеләр юктыр. Сабыйлар «хезмәтләре» өчен берни сорамыйлар, бары тик аларга өлкәннәр белән беррәттән идән юарга, камыр басарга, койма буярга рөхсәт кенә бир. Ә зурлар ни эшли? Әлбәттә инде, каршы килә. Кемнең инде алар белән маташасы килсен, гел каядыр ашыгабыз ләбаса. Әти-әниләр, балалары үсә төшкәч,...

Мәктәптә укыйм, кафеда эшлим

Нәни балалардан да ныграк эшләргә теләк белдерүчеләр юктыр. Сабыйлар «хезмәтләре» өчен берни сорамыйлар, бары тик аларга өлкәннәр белән беррәттән идән юарга, камыр басарга, койма буярга рөхсәт кенә бир. Ә зурлар ни эшли? Әлбәттә инде, каршы килә. Кемнең инде алар белән маташасы килсен, гел каядыр ашыгабыз ләбаса. Әти-әниләр, балалары үсә төшкәч,...

«Бүгенге көн балалары физик эштән читләшә, идән дә сөртә, көрәк тә тота белмиләр», - дигән сүзләрне укытучылар авызыннан күп тапкырлар ишеткәнем бар. Йөрәк парәләрен, күз нурларын әти-әниләр җил-яңгырдан гына түгел, һәртөрле эштән дә мөмкин хәтле ныграк сакларга тырышалар.
«Бала киләчәктә үз тормышын акыл хезмәте белән бәйләргә уйласа да, тырышлык куя белмәсә, нәтиҗәләргә ирешә алмаячак. Балаларны хезмәткә өндәгәндә без нинди дә булса эшне башкарып чыгуны гына күз алдында тотмыйбыз. Монда төп бурыч - балаларны хезмәт итәргә, аның нәтиҗәсен күрергә, тырышлык куя белергә өйрәтү», - ди Балтач районы гимназиясе директоры Васил Шакиров. Балтач гимназиясе - бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре һәм башка бик күптөрле юнәлешләр буенча да районда әйдәп баручы. Ул - Татарстанның һәм Россиянең миллионлы грантына, иң матур мәктәп исеменә лаек булган коллектив. Узган елның август киңәшмәсендә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы тәкъдим иткән «Дәрестән соң мәктәп» проекты да алар өчен яңалык булмаган. Мәктәп бакчасында һәм арендага алган җирләрендә яшелчәләр үстерәләр, үзләреннән артыгын сатып, гимназиянең матди-техник базасын ныгытып торалар. Бу юнәлештә эшләп, Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының грантына да ия булганнар. Гимназия укучылары күптән түгел янәдән бер яңалык белән күпләрнең игътибарын җәлеп иткәннәр - һәр сыйныфның ишеген ачып, борыннарны кытыклардай тәмле ис тарата торган чып-чын кафе ачып җибәргәннәр. Салатлар, пәрәмәчләр, бәлешләр, тортлар - һәркайсы телеңне йотарлык, ә пешекчеләре - гимназиянең 8 нче сыйныфы кызлары. Хәер, икътисадчылары, бригадирлары да шушы ук кызлар. Кафеның икътисадчысы Лилия Мәхмүтова һәр ризыкның үзкыйммәтен, табышны, шул хисаптан алынган кирәк-яракларны, хезмәт хакларын санап китте. Кем әйтмешли, шаккаттым, тел шартлаттым. Бүген үк бу кызларны берәр кафега хуҗабикә итеп куярсың. «Мин аларны бераз йөрерләр дә туярлар, эшләрен ташларлар дип уйлаган идем, - ди Васил Шакиров. - Ә алар шул тиклем мавыгып киттеләр ки, уңышларына куанып туеп булмый». Эшнең башы болай була. «Дәрестән соң мәктәп» проекты кысаларында янәдән бер эш башлап җибәрәселәре килә. Эзләнә торгач, кызыклы гына бизнес проекты дөнья күрә. Камыр ризыклары пешереп һәм салатлар ясап, аны контейнерларга тутырып, үз коллективларына тәкъдим итү идеясе була бу. Куркынычсызлык чаралары, туклану өлкәсенә куелган таләпләр - балаларга бәйле булганда, боларның һәркайсы энә күзеннән үткәрелә. Әлбәттә инде, төп уку процессына да һич кенә дә зыян килергә тиеш түгел. Кафеның эшчәнлеге белән танышканнан соң, аның җайга салынган нәни генә бер җитештерү цехы икәнлегенә инанасың. Балалар, ризык әзерләү процессында гына катнашып калмыйча, тулы бер коллектив булып яшиләр. Аларның җитәкчеләре - технология укытучысы Фәния Хаҗиева гимназиядә 18 ел эшли, кул эшләре буенча түгәрәкләр алып бара, ел саен олимпиадаларда җиңү яулыйлар. «Беркайчан да вакыт белән исәпләшмибез, сәгать тулды дип, балаларны эштән бүлеп кайтып китү гадәте юк бездә, - ди ул. - Кул эше ул үзенә мавыктырып алып кереп китә, менә-менә эшемнең нәтиҗәсен күрәм, дип алданып утырасың. Кафе да балаларда искитмәле кызыксыну уятты. Балаларның үзара мөнәсәбәтен, төпле итеп фикер йөртүләрен күреп куанып бетә алмыйм. Гаиләләрнең төрлесе бар, кайчакта балаларның хезмәт хакы һич югы ипи алу өчен бик кирәк булып куя. Әти-әнигә ярдәм итәргә тырышу үзе генә дә ни тора. Бездә элек кызлар гына иде. Егетләр дә, безне дә алыгыз инде, дип йөри торгач, алардан аерым төркем җыйдык».
Бер-береңне ишетү, аңлау, хөрмәтләү, кеше фикеренә колак салу, һәр кешегә шәхес итеп карау, әйтеп-аңлатып та булмый торган, сокланырлык үзара мөнәсәбәт... Балтач гимназиясендә булган аз гына вакытта мин бу күренешнең дә шаһиты булдым. Кафедагы пәрәмәчләрне бик тырышсаң пешереп булыр анысы, ә менә монысына ирешүнең серләре...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading