16+

Соңгы кыңгырау... Суворовчылар өчен

25 май, җомга гади мәктәп һәм гимназия укучылары өчен генә түгел, ә хәрби Суворов училищесы курсантларына да бер яктан тантаналы, икенче яктан бик тә моңсу көн булды, чөнки соңгы кыңгырау чыңлады. Алар да бу көнне үз уку йортларының диварлары артында соңгы көннәрен үткәрделәр.

Башка еллардагыча ук, әлеге уку йортының барлык укытучылары, укучылары, ата-аналар училищеның ишегалдына җыйналды.
Быел Суворов хәрби уку йортын 59 укучы тәмамлаган. Курсантлар хәрби училищеда дүрт ел буе белем ала. Әмма бу аларның барысы да киләчәктә хәрби югары уку йортларына кереп, Россия Кораллы көчләрендә хезмәт итәчәк дигән сүз түгел, кайберәүләр «гражданка»ны да сайлый. Тагын шул ягы да бар: биредә укучылар бер Татарстаннан гына түгел, ә Идел буе федераль округының бөтен төбәкләреннән дә. Суворов хәрби училищесының директоры генерал-майор Александр Бородинның сүзләренә караганда, тәмамлаучыларның утыз бише - РФ Оборона министрлыгы уку йортларына, бер өлеше МЧС, ФСБ һәм кайберләре исә бернинди дә хәрби эшләр белән бәйле булмаган уку йортларына керергә җыена.
Училище җитәкчелеге һәрвакытта да үз уку йортларын тәмамлаган укучылар белән тыгыз элемтәдә тора, аларның киләчәктәге уңышларын күзәтеп бара. Уку йорты белән тулысынча хушлашу 20 июнь көнне чыгарылыш балыннан соң булачак. Шул ук көнне аларга аттестат һәм Суворов хәрби уку йортын тәмамлауны күрсәткән күкрәк билгесе тапшырылачак.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading