16+

Студентлар Яңа елдан соң кайда яшәячәкләрен һаман белмиләр

Быел Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары тулай торакларга 2012 елның 31 декабренә кадәр генә урнашты. Иске торакларда яки Универсиада авылында булсын - урнашу вакытында төзелгән килешүдә соңгы срок итеп елның актык көне күрсәтелгән иде. Декабрь кимегән саен, студентларның да күңеленә корт оялый бара. «Кая барып төртеләсе булыр?» - дип,...

Студентлар Яңа елдан соң кайда яшәячәкләрен һаман белмиләр

Быел Казан (Идел буе) федераль университеты студентлары тулай торакларга 2012 елның 31 декабренә кадәр генә урнашты. Иске торакларда яки Универсиада авылында булсын - урнашу вакытында төзелгән килешүдә соңгы срок итеп елның актык көне күрсәтелгән иде. Декабрь кимегән саен, студентларның да күңеленә корт оялый бара. «Кая барып төртеләсе булыр?» - дип,...

Ул студентлар арасына мин дә керәм. Дөресен генә әйткәндә, укуның беренче көннәрендә үк кергән иде инде ул корт күңелгә. Яңа елдан соң тулай торак булмый, кайда яшәячәгегезне үзегез кайгыртыгыз, дип шартлатып әйтсәләр бер хәл. Казандагы туган-тумачаларны барлый йә булмаса фатир эзли башлар идең. Әти-әниләр ат бәясендәге акчаны түләсә түли, тик кадерле баласын вокзалда кунарга калдырмый бит инде. Менә билгесезлектә тору яман икән. Кайчан куып чыгарачакларын белми яшә инде!
Дөрес, кинәт килеп, әйбер-сәйберләрне җыя башларга кушуларын кул кушырып көтеп утырмыйбыз анысы. Белергә, сер капчыкларын чиштерергә, үзебезне жәлләттерергә тырышабыз. «Нәтиҗә»се дә бар: диварга борчак белән бәргән кебек.
Башта, «декабрьнең 20сеннән соң ук чыгара башлыйлар икән», дигән шомлы хәбәр килеп иреште. Шөкер, монысы чынга ашмады. Әле күрсәтелгән вакыт килеп җитмәде, әлбәттә. Тик сессия вакытында студент җилкәсенә торак эзләү кебек зур мәшәкать тә куймаслар, шәт. Соңгы атнада күпкә җылырак хәбәр йөри башлады: Универсиада авылында 30 апрельгә кадәр калырга рөхсәт итәчәкләр, имеш. Монысын бүлмәдәге радиодан да әйткәч, ышанырга урын бар инде.
Шулай да дәрәҗәлерәк кешенең җавабын ишетәсе килә бит. Мәсьәләгә рәсми яктан ачыклык кертергә теләп, КФУның матбугат үзәгенә шалтыраттым. Аннан: «Рәсми мәгълүмат хәбәр ителде бугай бит инде», - дигән җавап алдым. «Бугай» белән генә канәгатьләнмәвемне белгәч, университетның кабул итү бүлмәсенә шалтыратырга куштылар. Анда да бернәрсә белмиләр булып чыкты. Тагын берничә номерны җыеп, телефонның теге очында «белмим»нең башы авыртмый»га сылтап калдыргач, ниһаять, кирәкле кешене эзләп таптым. Студентлар шәһәрчеге директоры Радик Юрий улы Николаев соравыма җавап бирми калмас, шәт, дип уйлыйм инде үземчә. Вазифасына караганда, белми калуы мөмкин түгел бит. Иртә сөенгәнмен икән. Газетадан булуымны әйтүгә, әңгәмәдәшем: «Мин сезнең нинди мәсьәлә буенча шалтыратуыгызны беләм, бернинди комментарий да бирмим!» - дип, авызымны каплады. Мәгълүматка ачыклык кына кертергә теләвемне әйтә башлауга, Радик әфәнде кабат бүлдерде: «Сез - бу сорау белән мөрәҗәгать итүче өченче журналист. Хәйләләп барыбер бернәрсә дә белә алмаячаксыз. Комментарийлар бирмим!» Шулай итеп, үтә дә ягымлы директор әфәнде белән сөйләшүебез барып чыкмады. «Белмим», димәде, сорауга җавап бирүдән генә баш тартты Р.Николаев.
Рәсми мәгълүмат булмаса да, теге радиодан әйткән сүзләргә ышанасы килә. «Сарафан» радиосы гына түгел бит инде ул, вәкаләтле кешеләр авызыннан чыккан сүз. Ул арада КФУ җитәкчелеге студентларны тынычландырырга ашыкты: урамда калдырмаячаклар икән. Бөтен студентларны да иске тулай торакларга урнаштырырлармы, фатир бәясенең бер өлешен университет кесәсеннән түләрләрме яисә белем эстәүчеләргә үз куллары белән «чатыр»лар корып бирерләрме - анысы турында әлегә мәгълүмат юк - хәбәрләрне җиде кат йозак астында тоталар. Сюрприз ясарга телиләрдер инде...

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading