16+

Яңа гасыр укытучысы

«Һәрчак эзләнүдә, укытучылар коллективын әйдәп бара. Хезмәттәшләренең генә түгел, ата-аналарның да ышанычын казанган шәхес. Балалар да ярата, үз итә», - дип таныштырдылар мине аның белән. Сүзем - Россия, Европа һәм Дөнья чемпионнары булуга ирешкән спортчылар тәрбияләгән остаз - Казандагы 34 нче татар-рус урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Илдар Зияф улы...

Яңа гасыр укытучысы

«Һәрчак эзләнүдә, укытучылар коллективын әйдәп бара. Хезмәттәшләренең генә түгел, ата-аналарның да ышанычын казанган шәхес. Балалар да ярата, үз итә», - дип таныштырдылар мине аның белән. Сүзем - Россия, Европа һәм Дөнья чемпионнары булуга ирешкән спортчылар тәрбияләгән остаз - Казандагы 34 нче татар-рус урта мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Илдар Зияф улы...


Әлеге спорт осталары арасыннан бүгенге көндә тренер булып эшләгән Данияр Кәлимуллинны, Рөстәм Гыйльмуллинны, Эльвира Шаһиеваны, Александр Падировны, Илдар Сабировны һәм Булат Хәбибрахмановны аерым билгеләп үтәргә кирәктер. Спортның 15тән артык төре нечкәлекләренә өйрәткән элекке шәкертләре хәзер инде үзләре дә танылган остазлар.
Укытучыга, балаларны спорт белән кызыксындыру өчен, дәресләр генә җитми, алардан тыш та бик күп шөгыльләнергә туры килә. Иртәнге җидедән кичке җиде-сигезләргә кадәр мәктәптә булган Илдар Зияф улы һәр балага шәхси якын килеп, аның сәләтен мөмкинлегенә туры килгән юнәлеш буенча үстерергә тырыша. Төрле чемпионатлар, параллель сыйныфлар арасында ярышлар, «Күңелле стартлар» үткәрүне даими эш практикасына керткән ул. Әлеге ярышларны карарга әти-әниләр дә чакырыла. Бу спортка карашны уңай якка үзгәртергә ярдәм итә. Шәхси авторлык программасы нигезендә дәресләр бирүче педагог «Дәресләрдә һәм дәрестән тыш баскетбол уены аркылы балаларның хәрәкәтләнү сәләтләрен үстерү» дигән методик тема өстендә эшли. Теманы гамәлгә ашыру өчен, баскетбол уенының электрон вариантын да куллана. Илдар Баһаветдинов дәресләрен һәм класстан тыш эшләрне заман таләпләреннән чыгып оештыра. Остаз үзенең бай эш тәҗрибәсен яшьләр белән дә уртаклаша, үзе дә алдынгы тәҗрибәне һәрдаим өйрәнә. Шуның нәтиҗәсе буларак, «Гомуми белем бирүче мәктәпләрдә баскетбол уенын тирәнтен өйрәнү» дигән авторлык программасын бастырып чыгарган. Илдар Зияф улының, компьютер технологиясен кулланып, уен элементларын өйрәнү, физик мөмкинлекләре чикләнгән укучылар белән эшләү өчен төзелгән программасы да гамәлдә. Ә бит андый балаларны, гадәттә, физкультура дәресләреннән азат итәләр. Гомумән, укучыларга сәламәтлекләре буенча шәхси якын килү - бу педагогның үз алдына куйган төп бурычы.
«Кышкы уеннар», «Футбол», «Волейбол», «Теннис» кебек спорт бәйгеләрен дә балалар көтеп алалар. Ә «Әти, әни һәм мин - спорт яратучы гаилә» дигән ярышта ата-аналар да бик теләп катнаша. «Милләтләр кроссы», «Россиянең чаңгы юлы» кебек илкүләм ярышларга әзерлек рәвешендә мәктәп беренчелеге үткәрү инде матур гадәткә кергән. Моның нәтиҗәсе буларак, 34 нче мәктәп укучылары район һәм республика бәйгеләрендә алдынгы урыннарны алып киләләр. Мәсәлән, 11Б сыйныф укучысы Эмиль Хәлилов, район һәм республика олимпиадаларында җиңү яулап, Россия күләмендәге олимпиада юлламасына ия булган.
ТРның атказанган укытучысы, РФнең мактаулы мәгариф хезмәткәре Илдар Баһаветдинов үзе дә төрле грантлар алуга, Мәгарифнең өстенлекле милли Проекты Бөтенроссия конкурсларында җиңүгә ирешкән. Бу педагог республика укытучыларына да үрнәк дәресләр күрсәтә, аларны яңа эзләнүләргә, иҗади эшчәнлеккә этәрә.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading