Шәһри Казан

18 июньдә Минзәләдә театр артистлары машина өчен көрәш алып барачак

18 июньдә Татарстанда традицион рәвештә театраль Сабантуй узачак. Быел ул Минзәлә шәһәрендә үткәреләчәк. Шушы бәйрәм турында аңа багышланган матбугат конференциясендә сөйләделәр. Бәйрәмнең төп бүләге — автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак.

Ни өчен анда? Чөнки былтыргысында көрәш буенча абсолют батыр булып нәкь менә Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Нәфис Гайфуллин танылган иде. Аңа тәкә белән "Лада Веста" машинасын тапшырдылар. Быел исә кагыйдәләрне үзгәрткәннәр. Шушы театраль Сабантуйны уздыру инициаторы булган Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов әйтүенчә, бәйрәмнең төп бүләге — автомобиль ярышларда иң күп балл җыйган театр коллективына тапшырылачак. Ә инде көрәш батырына тәкә биреләчәк. Баксаң, бер машина алган кеше 5 ел дәвамында ярышта катнаша алмый икән, ә коллективка ел саен да ярый. Театрларга бу автопаркларын яңарту өчен менә дигән мөмкинлек. Моның белән Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев та килешә. Аның фикеренчә, бу очракта бөтен коллектив бер максат өчен көрәшәчәк һәм бәйрәм шуның белән кызык булачак та, өстәвенә төп бүләк — автомобиль, театрлар өчен кирәкле транспорт. 

Сабантуйның программасында 13 ярыш үткәрү каралган. Быел әлеге исемлеккә волейбол уены да кертелгән. Бәйрәм театраль дип саналса да, анда Сабантуйның бөтен уеннары бар: милли көрәш, гер күтәрү, капчыкта сикерү, чүлмәк вату, капчык сугышы һәм башкалар. Нинди дә булса "мөгез" чыгарыйк дип, Минзәлә ягы күл өстендә дә конкурс оештырырга әзерләнә. Әлбәттә, болар барысы да җыр-бию һәм уен-көлке белән үрелеп барачак. 

Реклама

Быелгы Сабантуйда 10 команда катнаша, җәмгысе мең ярымлап театр әһеле Минзәләгә киләчәк. Фәнис Мөсәгыйтов белдерүенчә, халык әлеге мизгелләрне түземсезлек белән көтә, чөнки сәхнәдән яисә телевизордан гына күргән артисты мәйданда булачак, аның белән аралашып, фотога төшергә мөмкинлек ачыла. Илнур Гайниев исә 800ләп бала катнашындагы 20 минутлык көчле һәм мәгьнәле пролог вәгьдә итә. Матбугат конференциясендә аралашу вакытында театраль Сабантуйның нинди мәгьнәгә ия булуын да аңладык. Баксаң, моны сезонны барлык театрлар белән ябу, бөтен республика күләмендә бәйрәм итү кебек кабул итәргә кирәк икән. Әлбәттә инде чараның төп максаты — татар халкының милли мәдәниятен саклау һәм театр сәнгатен үстерү, халык арасында җәелдерү икәнен дә онытмаска кирәк. 

Рәсим Хаҗиев

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: