Шәһри Казан

70 музыкантның 6000 чакрым җиргә өченче сәяхәте ничек узган?

Көньяк Кореяга Мәскәүдән самолётта 11 сәгатьтән артык очарга кирәк. Безнең юл исә Казан - Мәскәү - Истанбул - Сеул маршруты буенча 26 сәгатькә сузылды.

Дәрәҗәле миссия белән баруыңны белгәндә, юл арытмый икән. Россиянең халык артисты, Тукай премиясе лауреаты Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы халык уен кораллары дәүләт оркестрының гастрольләре иде бу.

Нишләп йөрдек?

Көньяк Кореяга болай гына, ял итәргә генә баручыларны бездә күп очратмассыз. Беренчедән, ерак, икенчедән, ял итәр өчен Татарстан халкы Төркияне, Мисырны, Гарәп Әмирлекләрен күптәннән сайлап куйган инде. Өченчедән, Мәскәүдән Көньяк Корея башкаласы Сеулга очу бер кешегә 40 мең сум чамасына төшә. Башка җирдә (мәсәлән, Истанбулда) күчеп утырмыйча турыдан очып барып кайту 80 меңгә чыга дигән сүз. Истанбул аша очу матавыклы, ләкин арзанрак.

Беренче тапкыр оркестр бу илгә 2008 елда «Россия - Корея» сәнгать фестиваленә барган. Фестивальдә Шутиков оркестры Гран-прига лаек була һәм 2009 елда ук Татарстан музыкантларының биредә беренче зур гастрольләрен оештыралар. Быелгы бару - өченчесе. Чакыручы - «Татарстан - Корея дуслыгы» ассоциациясе президенты Су Мёнг Ким әфәнде. Без аны барыбыз да Мистер Ким дип йөрттек.

Мине, бирегә беренче килгән кешене, Кореяда Анатолий Шутиков җитәкчелегендәге оркестрның никадәр популяр булуы сокландырды да, гаҗәпләндерде дә. Босунг, Сеул, Кёнджу, Тэджон, Тэгу - бу калаларда оркестр барлыгы җиде концерт куйды. Залларны тутырып килгән тамашачыларның кул чабуын «көчле» дип кенә бәяләү аз, кореялылар оркестр уйнаган һәр көйгә түшәм күтәрелерлек итеп алкышлыйлар. Анатолий Шутиковны «Браво, Шутиков!» дип, Татарстанның халык артисты Резеда Галимованы «Браво, Галимова!» дип каршылыйлар. Гастрольләргә махсус чакырылган Санкт-Петербургның Мария театры солисты Сергей Романов чыгышы, башыннан азагына кадәр, алкышлар астында бара. Резеда Галимова башкарган «Сөембикә» (Ренат Харис сүзләре, Резеда Ахиярова музыкасы) җыры, курайда һәм тальян гармунда оркестрга кушылып башкарылган «Талы бөгелеп тора» көе кореялыларның аерым мәхәббәтен казана. Чөнки татар көе белән кореялылар көендә охшашлык бар. Википедия дә: «Пентатоника является традиционным музыкальным строем для татар, марийцев, китайцев, корейцев, индейцев, эфиопов», - дип яза бит.

Рус балалайкасы биредә иң зур кызыксыну объекты, зур гөсләне дә концерттан соң сәхнәгә менеп тотып-тотып карыйлар. Хәер, курай да, баян да, жалейка да, уен коралларының башкалары да кызык кореялыларга.

Реклама

Бу халыкның музыкага мө­нәсәбәте чын-чынлап таң калдырырлык. Кореяда елга якын яшәп, телне тирәнтен өйрәнгән тәрҗемәчебез Аннаның әйтүенә караганда, кореялыларда күмәкләп - берничә гаиләме, туган-тумачамы, бергә җыелып караокега йөрү, ял, бәйрәм көннәрен җырлап уздыру бик популяр икән. Тамашачыларның алкышлау кимәле дә кызыклы. Алкыш - артистның яшәве дә, «орден-медальләре» дә ул, шунлыктан бу ил халкының оркестрга ничек кул чабуларын да күзәттем. Кореялылар бармакларын җәеп, учларын җилпуч сыман ачып, кул чабалар. Үзем шулай алкышлап карыйм - тавыш аз чыга.

Концерт заллары минимализм стилендә бизәлгән. Бәллүрләр дә, бәрхетләр дә, алтын йөгертелгән көзгеләр дә очрамады. Һәр сәхнә кашагасына зур итеп безнең оркестр фотосы басылган, «Татарстан оркестры» дип язылган, һәр концертка аерым программа бар.

Мистер Ким
Оркестрны Кореяга чакырган Ким әфәнде - кыйммәтле косметика ясау белән бәйле шәхси бизнесы булган эшмәкәр. Аның тыныч тормышына 2008 елда Шутиков оркестры килеп кермәгән булса, ул моңарчы да тыныч кына женьшень тамырыннан кремнарын ясап ятар иде. Оркестрга беренче күрүдә фанатларча гашыйк булган, шул гыйшкы аркасында үзен зур мәшәкатьләргә - зур оркестрны иленә күрсәтү эшенә дучар иткән чын меломан ул. Җитмеш кешене көн дә ашатып, йоклатып, ун көн буена көен көйләүне генә күз алдына китерсәң дә...

- Минем бу оркестрны әле Кытайда, Япониядә, Америкада да күрсәтәсем килә, - ди Ким әфәнде.
Булмас димә, эш чыкса, шул фанатлардан чыга бит.

Кореяча ашау
Кореяда ипи дә, чәй дә юк. Без дөгене ипи белән кушып ашыйбыз, ә Кореяның ипие - дөге. Без аларның ипиен ипи белән ашыйбыз булып чыга инде. Чәйләре йә дөгедән, йә женьшень тамырыннан. Соңгысыннан җиңелчә генә черек бәрәңге тәме килә. Ләкин ул чәйләрне күп эчмәдек. Күбрәк бөтен җирдә дә эчәргә су бирәләр. Ризыклары әче белән баллы арасында. Кызыл төстәге ризык икән - авызны өтеп ала торган әче, иң усал телне дә җиңәрлек. Һәр табында - юка итеп тапап киптерелгән, төрле тәмнәр кушылган диңгез кәбестәсе коймаклары. Без шул коймакларны бик яраттык, чипсы кебек кыштырдатып тик утырасың. Ашларының һәммәсендә дә диярлек баллы тәм. Баргач та иң беренче кергән ресторанда бездәге кечерәк коштабак кадәр савытта аш бирделәр. Ашта ике галәмәт зур кабырга. Шулпасын ашап бетергәч, кабыргадагы итне юнып ашар өчен һәркем алдына зур кайчы куелган. Бездә андый зурлыктагы кайчы белән сарык йоны алалар. Мин, заман модасына ияреп, ашны фотога төшереп, социаль челтәргә элгән идем. Кореяны яхшы белүче бер танышым, Мәскәүдә яшәүче журналист: «Эт ите түгел идеме ул?» - дип шаяртып сорады. Чынлыкта, элек Кореяда эт ите күп ашала торган булган. 1988 елдан Көньяк Кореяда этләрне ашау кимегән. Әллә нигә бер, бик кадерле кунаклар өчен генә пешерергә мөмкиннәр икән. Төньяк Кореяда исә бүгенге көнгә кадәр эт ите ашыйлар ди, имеш.

Ризыкны калдырганны, исраф иткәнне биредә бөтенләй яратмыйлар. Гадирәк кафеларда үз табак савытыңны соңыннан илтеп кую, илтеп куйганчы, калдыкларны махсус контейнерларга сортларга бүлеп салу мәҗбүри. Ризыкны күп ташлаганнарга кореялылар сәерсенеп карыйлар. Үзләре таякчыклары белән виртуозларча савытларында бер бөртек дөгене дә калдырмыйча ашап куялар.
Шәһәрләр арасында күчеп йөргәндә, юлдагы кафеларда да ашарга туры килгәләде. Ул кафеларда стериль дәрәҗәдә чисталык. Тукталышлардагы бәд­рәфләр дә шул дәрәҗәдә чиста. Үзебезнең юлларда чит илдән килгән дәрәҗәле 70 кешелек оркестрны алып кереп ашатырлык, бушлай чиста бәдрәфле урыннарны искә төшерергә тырышып карадым... (Мәскәүдән Казанга кайтканда, башкаладан 200 чакрым китүгә, ишек төбендә утыручы дорфа ханымга 20 сум түләп керә торган уртача чисталыктагы бәдрәф һәм өстәл саен чәкүшкә белән утыручы «клиентлы» кафега туктадык. Үз илемдә булмасам, үпкәләр идем, валлаһи).

Шәһәрләр
Шәһәрләр арасында 5-6 сәгатьлек юл узып йөрү, әлбәттә инде, экскурсияләргә, шәһәрләрне ныклап өйрәнүгә күп вакыт калдырмады. Мәйданы буенча безнең Татарстан кадәр булган илне аркылыга-буйга йөрдек йөрүен, шулай да аны күбрәк автобус тәрәзәсе аша күзәттек. Алай да матур. Оркестр чыгыш ясаган Тэгу, Тэджон, Кёнджу калалары илнең көньягында, Япон диңгезенә якын урнашканнар. Ул як - таулар ягы, юллар да тауларны кисеп ясалган тоннельләр аша уза. Шәһәрләрдә йортлар күбесе 30ар катлы. Аңлашыла да, мәйдан аз, халык күп. Сеулда, мәсәлән, 23 миллион 500 мең кеше яши. Шәһәрләрнең иң кечкенә дигәнендә дә миллионга якын халык.

Ноябрь - Кореяда иртә көз ае икән. Андагы көзнең купшы, күз явын алырлык төсләрен сөйләп кенә бетерерлек түгел. Узышлый гына Япон диңгезендә дә тукталдык. Аеруча кыюлар су да коендылар.
Көньяк Корея минем хәтеремә ихлас, бераз беркатлы, гаҗәеп тырыш һәм ачык кешеләре, чәчәкләргә күмелгән, фонтаннары челтерәгән Инчон аэропорты, таулар кисеп салынган көзге кебек тигез юллары, берсеннән-берсе яхшы машиналары, галәмәт зур концерт заллары, диңгез кәбестәсе исе, кимчи кәбестәсе тәме, күккә ашкан биек йортлы шәһәрләре белән язылды. Җиде дистәгә якын виртуоз музыкантны туплаган, Россиядә санаулы гына халык уен кораллары оркестрлары арасында иң яхшылардан саналган Татарстан оркестры белән бергә үземнең дә бу илдә музыка тарату миссиясен үтәп йөрүемә горурланып кайттым. Илеңне данларга дип юлга чыксаң, гел иң яхшылар белән генә чык ул.

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: