Шәһри Казан

Аңа һәркем соклана

Мин Арча районының Кышкар авылында үстем. Авылда дүртьеллык мәктәп иде, 5 нче сыйныфка яңа Кишет сигезьеллык мәктәбенә укырга йөрдек, өч авыл балалары бергә белем алдык. Бәйрәмнәрдә, төрле кичәләрдә сәләтле укучылар катнашында концертлар уздырылды. Иске Кишет авылыннан җырга, биюгә бик оста Ядкәр исемле малай бар иде. Бер генә концерт та аннан...

Реклама

Мин Арча районының Кышкар авылында үстем. Авылда дүртьеллык мәктәп иде, 5 нче сыйныфка яңа Кишет сигезьеллык мәктәбенә укырга йөрдек, өч авыл балалары бергә белем алдык. Бәйрәмнәрдә, төрле кичәләрдә сәләтле укучылар катнашында концертлар уздырылды. Иске Кишет авылыннан җырга, биюгә бик оста Ядкәр исемле малай бар иде. Бер генә концерт та аннан башка үтмәгәндер. «Беренче мәртәбә авыл клубы сәхнәсендә «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа» дигән җырны башкардым, ул вакытта миңа 5 яшь иде», - ди Ядкәр. Аның моңлы, матур тавышына укытучылар да, укучылар да сокланып карады. Ядкәр мәктәптән соң Казанда мәдәният һәм сәнгать институтында белем ала, аннары армиядә хезмәт итә. Хәрби хезмәттән кайткач, Сабада мәдәният йортында директор булып эшли. Тормыш тәҗрибәсе туплагач, Казанда Венера Ганиева, Асаф Вәлиев, Зәйнәп һәм Зөфәр Билаловлар бригадаларында алып баручы булып эшли. 2000 нче елдан бирле Салават Фәтхетдинов төркемендә алып баручы. 13 ел эчендә кайда гына булмаган да нинди генә образлар иҗат итмәгән - санарга бармаклар җитмәс. Салаватның быелгы 25 еллык юбилей концертында Ядкәргә элекке образларына да керергә туры килә. Коллективта, Ядкәр белән бергә, алып баручы Таһир Гайнуллин да 10 ел бергә дус, тату мөнәсәбәттә эшли. Таһирның роле - тискәре шайтан образы. Ә Ядкәрнең фәрештә образында, ап-ак матур киемнән киенеп, концерт башлап җибәрүе тамашачыны үзе бер сихри дөньяга алып керде. Аннары чын татар бабае булып, самавыр белән чәй әзерләвен дә тамашачы бик яратып кабул итте. Татар халкы - кунакчыл халык бит ул!
«Журналист» образындагы Ядкәрнең яраткан җырчыбыз Хәмдүнә Тимергалиеваны шаян, үткен, туры сүз белән каршы алуы тамашачыга аеруча ошады. «Укытучы» образы аша «шайтан»га тәрбия бирүе белән, Ядкәр тормыш тәҗрибәсенең бай, халык ихтирамын яулаган күренекле чын артист икәнен исбатлады.
Ядкәр сәләтле яшьләребезне сәхнәгә чыгаруга, халыкка танытуга да зур өлеш кертә. Сәхнәгә чыкканда күпләр дулкынлана-каушый, монда исә алып баручының һәрбер артистны чын күңелдән ихтирам итүе, кешене яратуы күренеп тора.
Әйе шул, Зәкәрия абый белән Дания апа 6 малай тәрбияләп үстергәннәр, һәркайсы да җырга-моңга гашыйк, сәләтле иде. Ядкәрнең абыйлары Рүдәл белән Радикны, искиткеч моңлы җырчылар иде, дип юксынып искә алалар. Алар авылда клуб мөдирләре булып эшләгәннәр, икесе дә мәрхүм инде. Ядкәр Рүдәл абыйсының җырларын телефонга язып калдырган. Аларны тыңлагач, әлеге гаиләдән зур талантлар чыгуын тагын да тирәнрәк аңлыйсың.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: