Шәһри Казан

«Агым уңаена йөзеп таныласым килә»

Табиблар, игенчеләр, инженерлар нәселе... Гасырлар буе бер һөнәргә тугры калган, ата-бабаларның гадәтен саклаган буыннарны фәлән хезмәт дәвамчылары дип атыйлар. Арча егете Дамир Гасыймов турында да «укытучылар нәселен дәвам итүче» дип әйтеп булыр иде... әгәр ул, мөгаллимлек дипломын читкә алып куеп, җырчылык юлына кереп китмәгән булса. Дөрес, ул үзен укытучылыктан бөтенләй...

Реклама

Хәер, егетне «җырчылар нәселе дәвамчысы» дип тә атап була. Ник дигәндә, аның бабасы да, әтисе дә, абыйсы да җыр-моңнан ерак кешеләр түгел. Р.Курамшин исемендәге баянчылар конкурсында, «Милли хәзинә», «Тормыш, исәнме!», «Ватан», «Ягымлы яз», «Татар моңы» кебек бәйгеләрдә югары урыннарга лаек булуы Дамирның да музыка өлкәсенә ялгышып кына килеп эләкмәвен дәлилли.
- Кечкенә вакытта әти мине музыка мәктәбенә бирде. Аны тәмамлагач, Арча педагогия көллиятенең музфагына кердем. Әти үзе дә музыкант булгач, миңа башка юлдан китү варианты каралмаган да иде. Үземнең дә теләгем булды, билгеле. Баян буенча беренче укытучым да, остазым да - әтием (Филарит Гасыймов бүген дә көллияттә укыта. - Авт.). Кулга диплом алгач, укуымны КФУның (элеккеге ТДГПУ) музыка факультетында, вокал бүлегендә дәвам иттем. Анда остазым Миңгол абый Галиев иде.
- Миңгол абый белән эшләү авыр булмадымы?
- Киресенчә, аның дәресләрен көтеп ала идек. Остазымның укыту методикасы бик кызыклы. Кайбер җыр укытучылары беренче дәрестә үк матур итеп җырлатмакчы була, Миңгол абый андый таләп куймый. Акыр-кычкыр, исерекләр тавышы белән җырла, ди. Яңа килгән кеше башта җырлый алмый - дәресне көлеп кенә үткәрә...
- Баянчы да син, җырчы да. Шулай да зур шоу-бизнеста исемеңне ишеткән юк әле…
- Акчаң булмаса, шоу-бизнеска кереп китә алмыйсың. Арттан этүче кирәк. Хәзер күп кенә яшь җырчылар дискотекалар аша танылу юлын сайлый. Мин зур сәхнәгә ул юл белән менәргә теләмим. Такмак җырлап йөрисем килми. Мода артыннан куып, үз йөзеңне югалтырга ярамый. Хәзерге вакытта Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар төркемендә баянчы булып эшлим.
- Такмак дигән сүзеңә аңлатма да биреп кит әле!
- Заманчалаштырып, русчадан яисә чит телдән тәрҗемә ителгән, ике телне катнаштырган җырларны «такмак» дип тамгалыйм мин. Үзем халык җырларына өстенлек бирәм. Бүгенге заман шагыйрьләрен бетереп ташлыйсым килми. Алар арасында да менә дигән шигырь язучылар бар.
- Ә көннәрдән бер көнне халык җырларын бөтенләй тыңламый башласалар?
- Алай булыр дип уйламыйм. Киресенчә, такмаклар коелып калыр, минемчә. Хәзер халык җырларына заманча аранжировкалар ясап, яңа сулыш өрә башладылар. Менә шул юлдан тайпылмаска иде. Сүз чын музыка белгече ясаган яхшы аранжировка турында бара, әлбәттә.
- Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар белән гастрольләрдә йөрисең, әле Арча, әле Казан юлын таптыйсың, туй-юбилейларда җырлыйсың, фотосурәткә төшерү белән мавыга башлагансың… Киләчәк турында уйланырга вакыт каламы?
- Әллә нинди Наполеон планнары ук кормыйм. Диск чыгарасы килә. Җәвит абый да ярдәмен тәкъдим итте. Хәзер җырларны туплап, финанс ягын гына хәл итеп бетерәсе бар. Яңа сезонга кергәч башланачак конкурсларга да яхшылап әзерләнергә исәп. Ә сәхнәгә нәрсә дә булса планлаштырып чыгу дөрес түгел дип уйлыйм. Ул үзеннән-үзе барырга тиеш. Мин агым уңаена йөзеп, үзеңне күрсәтү юлын сайлыйм.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: