Шәһри Казан

Аккош күлендәге Шагыйрь күге

Без аның белән апрель аенда күрештек. Данлыклы Аккош күле. Мин резин итекләр киеп, өстенә бер кат футболка гына кигән шагыйрь артыннан атлыйм. Гөрләп аккан кар сулары бездән алда берсен-берсе уздырып үр түбән йөгерешә, һаваның нинди татлы икәнен, баш өстендә чыркылдашкан кошлар җырының күңелнең әллә кайсы кылларын эләктереп алып тантана иткәннәрен...

Реклама

«Каен суы белән карьера»
Равил абый мине элгәре зур банкага тып-тып тамып торган каен суыннан авыз иттерә. Баксаң, каен апрель башыннан ук су бирергә өлгереп җитә икән. Аны Равил абый каенны артык җәрәхәтләми генә алырга тырыша. Борау белән чак кына уемтык ясый да шуның астына кечкенә улак кебек нәрсә куя. Кайбер каеннан су бик акрын гына ага, кайберсеннән коелган тамчылар исә бер-берсе белән ярышып туймый. «Каен суы белән карьера ясадым инде, дип кайчак үземнән көләм, - ди Равил Фәйзуллин. - Яз җитүгә, кайберәүләр миннән каен суыннан авыз итеп булмасмы, дип сорыйлар. Арада зур урыннарда утыручылар да бар... Каен суын бернәрсә белән дә чагыштырып, алыштырып булмый, андый тәмне башка бер суда да табам димә». Аякка уралган ыспай ак йонлы Барон исемле эт Равил абый кулыннан аерыла алмый, дус без, ди шагыйрь дә.
Равил Фәйзуллин Аккош күлендә ике дистә елдан артык яши икән. Шәһәрдә нинди генә фатирга күченеп яшәмәсен, күңеле тарткан урыны шушында аның. Чөнки монда рәхәтләнеп иҗат итеп була, тыныч, саф һава. Мондагы агач йортларын алар этаплап-этаплап салган. Башта дача йорты кебек кенә булган куыш иркенәя төшеп, газы-суы кергән, миче чыккан, елның теләсә кайсы вакытында яшәрдәй өйгә әверелгән. Монда алар гаиләләре - хатыны Наилә һәм улы Газиз белән торалар. Мәскәүдә яшәүче олы улы Алмаз да Казанга кайтканда бирегә килергә ярата. Шагыйрь белән чәй өстәле артында сүзне балачак хатирәләреннән башлыйбыз.
- Без гаиләдә алтау булганбыз, беребез сабый чакта ук фаҗигагә тарып вафат булды. Әтием гомер бакый уртакул җитәкче урыннарда эшләде - колхоз җитәкләсенме ул, кирпеч заводы директоры булсынмы... Озын гомерле булды әтиебез, 91 яшькә җитә алды. Шөкер, әтине дә, әнине дә кадерләп озаттык. Алар гомерләре буена балалар дип яшәде. Без - ике олы бала, абыем Рафаэль һәм мин, Казанда интегеп укыганны күргәч, әни белән Казанга күченеп килде. Бездән кече өч бала үсеп җиткәнче башкалада яшәде. Бу, балалар нужа күрмәсен, дигәннән эшләнгән адым иде. Аннан, аларны укытып, башлы-күзле иткәч, кабат авылга кайтып киттеләр. Туган җанлы булып үстек. Менә минем үземнең ике генә бала булып чыкты шул... Азрак. Олы улыма - 44, кечесенә - унике. Ә балалар күбрәк кирәк булган. Ул чакта гел яшь, нык булырмын кебек тоелган. Ә Вакыт дигәннәре хәйләкәр һәм аяусыз. Гомер бик тиз узып китә икән.
Ваһапов ботинкасы
- Шигырьләрне кечкенә вакытта ук яза башладым мин, - ди Равил абый, үзенең иҗат куәсенең башлангыч чорына кайтып. - Авылда Гариф абый Шәйдуллин дигән укытучым (ул мәктәп директоры да иде) әдәбият теориясе буенча китап бирде. Ул Г.Сәгъдинең латин шрифты белән язылган «Әдәбият теориясе» дигән китабы иде. Мин аны тырыша-тырыша бер атна дигәндә укып та чыктым. Күп терминнарны аңламадым, билгеле (бишенче класста гына укыйм бит әле), шулай да ул китап нәрсәдер бирде миңа. Редакцияләргә яза башладым. «Ялкын», «Яшь сталинчы» кебек мәртәбәле басмалардан машинкада язылган, кыштырдап торган матур конвертта җавап хаты килә! «Кадерле Равил», «Хөрмәтле Равил» дип язалар, миңа канатлар үсәмени! Мин инде киләчәктә үземнең язучы булачагыма инана барам. Аннан авылга Рәшит Ваһапов килгәне хәтердә. Нинди җырлар җырлавы истә калмаган, әмма елкылдавык лаклы ботинкасы хәтердә. Минем күз шул ботинкада гына. Үземә киртләп куям: «Әгәр мин әйбәт укысам, зур кеше булсам, минем дә шундый ботинка булачак». Еллар үтә-үтә хыял булып университетка укырга керү теләге бөреләнә. Аннан Сергей Михалков гимн өчен 25 мең тәңкә акча алган икән дигән сүз дә килеп ирешә. Ничә генә куплетка шундый бәя! Әһә, мәйтәм, бу әле төшемле эш тә икән бит! Шагыйрь булсаң, яхшы тормышта да яшәп була дигән сүз. Укылган китаплардан алган тәэсирләр, азмы-күпме ишеткән-күргәннәр барысы да миңа балачактан ук алдан үз юнәлешемне билгеләп, максат куярга ярдәм итте дә. Ә максатны яшьли никадәр иртәрәк куясың, шуның кадәр аңа юл турырак була.
- Яшь Равил Фәйзуллин иҗатына күз салсак, ул күбрәк яшьлек ялкыны белән бәреп чыккан вулкан, дияр идем мин.
- «Бөеклек» чоры студент еллары белән бәйле булгандыр. Балачакта коммунизмга, Сталинга дан җырлаган «шигырьләр» укып үскән кеше буларак, без университетка укырга кергәч, шигърияттә протест ясап күтәрелдек. Табигый ул күтәрелештә, әлбәттә, эчтәлек ягыннан да, форма ягыннан да яңа төр шигырьләр туды. Ул экспериментлар да, кемнәргәдер иярүләр дә булгандыр, әмма безнең үзебезнең нидер бар! Ниндидер заман шаукымына ияреп язган шигъри юллар гына түгел иде алар. Аларда фикер, зур максат бар иде. Ул 60 нчы елларда бит поэзия мәйданнарга ыргылды. Мәскәүдә дә стадионнарны тутырып халык җыела иде. Ахмадуллина, Евтушенко, Вознесенский, Айтматовлар да шул чорда чыкты. Безнең дә алардан ким буласы килми бит! Иҗатка үзеңне дә раслап, татар әдәбиятын да күтәрергә теләү бик көчле иде, без үзебезчә янып яшәдек.
- Сез шигъриятнең бәхетле вакытында тугансыз шул...
- Шигъриятнең генә түгел, әдәбиятның бик кадерле вакытына туры килдек. Без укыган чорда бүгенге кебек байлар һәм ярлылар катлавы юк иде, тырыш булсаң, яхшы укысаң, синең кирәкле кеше булачагыңа шик булмады. Чөнки ул заманда акча культы бүгенге кебек түгел иде.
- Әмма шагыйрь булу өчен яшьлек максимализмына ияреп дуамал яшьлек мәхәббәте булу да зарурдыр? Минем сезнең беренче тапкыр гашыйк булу тарихын ишетәсем килә.
- Мин бик оялчан идем. Беренче кат мәктәп яшендә, 7 класста Шәмселхәят дигән кызга күзем төште. Үлеп яратам инде - нишләтәсең? Дус малай белән ул яшәгән урам очына китәбез. Кыш көне бу. Алар йорты янына җитәбез. Тәрәзәдә боз, пәрдә ябылган, әмма пәрдәдән бер кечкенә генә ярык кала бит - мин шуңа текәлгән. Шәмселхәятнең шуннан бер узып китүен күрү дә рәхәт! Әлеге гашыйклыкны ул үзе белми дә калды бугай...
Мин җандаш эзләдем
- Аннан инде Казанда чын хисләр куып тоткан...

- Олы хис минем беренче никахым белән бәйле булды. 1966 елда Миңлебикә белән өйләнештек. Ул вакытта әти-әниләр монда - Казанда иде әле. Әмәт тавы итәгендә авылдагы кебек үз җире, бакчасы булган йортта яшәделәр. Мин дә алар белән торып алдым. Йортлы булу да үзе бер тарих. Казанга укырга килгәч, бер ел тулай торакта тордым да аңладым - болай булмый. Минем язасым килә, ә язарга мөмкинлек юк. Гөлшат апа Зәйнашева ярдәме белән Әмәт тавы итәгендәге Тихогорская урамыннан бер фатир таптым. Басылган шигырь, мәкаләләр өчен гонорарлар алгалыйм, фатирга түләрлек кенә рәт бар. Анастасия Николаевна дигән марҗа әбисеннән бер бүлмә алдым. Шул караңгы гына, кысан бүлмәгә кергәч, хәтерлим әле - күземнән яшьләр атылып чыкты: «Ниһаять, мин язган кәгазьләргә беркем тими, беркем комачауламый, үз почмагым булды! Иркенләп яза алам!» Башаяк шигърияткә чумдым. Соңрак шул йортны әтиләр сатып алды.
- Мәхәббәт тарихыннан читләштек.
- Миңлебикә миннән бер тукталыш аркылы гына тора иде. Мин аны иң башта университетта очраттым. Гаҗәп чибәр иде ул. Аннан, акыллы, әдәбиятны яхшы белә һәм аңлый торган зат иде. Озак та йөрми без аның белән гаилә кордык. Мин ел ярымга армиягә киттем, аннан кайткач, улыбыз Алмаз туды. Бикә белән рәсми төстә аерылгач та гомер бакый аралашып дус яшәдек. Кызганыч, ул бик иртә китеп барды...
- Әрсезлеккә санамагыз, әмма башка никахларыгыз турында Сезнең телдән ишетәсем килә. Аларның берәү генә булмавында чуар йөрәклелек гаеплеме, әллә мәхәббәт дигән хис берничә була аламы?
- Мин үземне, гомер буе җандаш эзләдем, дип аклыйм. Алар берникадәр барысы да җандаш булган, әмма мин теләгән дәрәҗәдә үк булмаган, күрәсең. Аннан минем белән булган хатын-кызлар миннән күпкә әйбәтрәк иде. Йомшаклык күрсәткәнмендер инде, алар үзләрен яраттыра алдылар. Миңлебикә белән яшәгәндә мин театрларга күп йөри идем. Театрда минем янә мәхәббәт очкыны кабынды. Аннан унбиш еллап Лия Заһидуллина белән гаилә булып яшәдек, аннан Гөлзадә ханым Бәйрәмова белән... Менә хәзер мин үземчә бәхетле гаилә башлыгы, хатыным Наилә белән Газиз исемле ул үстерәбез.
- Сез ничә тапкыр мәхәббәттән баш югалттыгыз, Равил абый?
- Кемнекен кем санаган инде...
- Олыгаеп тапкан бала ата кешене нинди уйларга этәрә?
- Зур җаваплылык ул. 58 яшемдә әти булгач, мин, бу баланы хет 10-15 яшенә кадәр булса да үстереп булса ярар иде дип уйлаган идем. Ә хәзер, беләм, күңелем сизә, мин әле кечкенә улымның туенда да утырачакмын, Алла боерса. Олы улым әнә өч бала үстереп ята. Мин оныкларга кинәнгән дәү әти дә әле!
- Егетләр кебек саулыгыгыз булганда...
- Мин саулыкны кашыклап җыям да чүмечләп чыгарып түгәм шул. Шөкер, мин үземне спортсыз күз алдыма китерә алмыйм. Әле хәзер 10 чакрым араны чаңгыда үтә алам. Ел дәвамында фитнес-клубка йөрим, бассейнда йөзәм, теннис уйныйм.
- Чирек гасыр «Казан утлары» журналын җитәклисез. Бу Сезнең иҗатны үтерүдә «актив» эш йөртәдер?
- Казна эше бик күп вакытны алучы, иҗатка балта чабучы нәрсә инде ул. Әмма ул хезмәтем дә минем бик кадерле. Эшемдә язучыларга, бигрәк тә яшьләргә байтак игелек кылганмындыр дип уйлыйм. Шөкер, иҗатым да тукталмады. Әле әйтер сүзләрем, языласы шигырьләрем алда да бар дип ышанам.
- Шагыйрьнең күңел күзе бүгенге дөньяда нинди матурлык күрә?
- Ул бит яшь чакта һәр нәрсә яңалык, һәр нәрсә гаҗәпләнү тудыра. Аларны күрүгә күзләр ут яна башлый. Еллар узу белән, күзләр тоныклана төшә. Шуңа күрә яшь чактагы кебек шигырьләрдә самими, хыялый хис-кичерешләр булып бетмәскә дә мөмкин. Әмма олыгайгач, дөньяны күбрәк танып белгәч, яшьлеккә компенсация рәвешендә, икенче бер зур нәрсә - зирәклек килә. Әлеге зирәклек тә, яшьлек кайнарлыгы, аның максимализмы кебек үк, таулар күчерергә сәләтле.
Аккош күле наратлары
Кеше дә үрмәләмәкче гел,
Ә рухының - үз күге,
- дип язган Равил абый Фәйзуллин белән саубуллашып, төз наратлар арасыннан атлаганда мин дә сытылып еларга керешкән язгы күккә бактым. Әйе шул, шагыйрьнең үз күге һәм анда кабызган меңнән-мең шигырьгә күчкән үз йолдызлары бар...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: