Шәһри Казан

Аккош сагышы

«Җил-давыллар көчлерәк җирдә агачлар да ныграк булып үсәләр. Урманнардагы агачлар биеклекләре яки юанлыклары, төсләре яки яфраклары белән бер-берләренә охшамаган кебек, кеше язмышлары да бертөсле генә булмый», - дип язган иде Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин. Чынлап та шулай: тормышның һәм язмышның нинди шартларында тууына, үсүенә һәм формалашуына карап, кеше (бигрәк...

Танылган шагыйрә Флёра Гыйззәтуллина да - язмыштан үз авырлыгын, үз кичерешләрен, үз проблемаларын алып иҗатка кереп киткән кеше. Аның шау-шулы һәм ыгы-зыгылы шигърият дөньясына килеп керү һәм җиң сызганып иҗат итә башлау вакыты узган гасырның алтмышынчы елларына туры килә. Бу - әле халыкның сөргенлек еллары һәм сугыш вакытында күргән авырлыклардан, хәсрәтләрдән айнып җитмәгән чагы. Шул елларның Лениногорск, Әлмәт шәһәрләрендә яшәп иҗат итүче (төрле яшьтәге) шагыйрьләре һәм язучылары Гариф Ахунов, Әдип Маликов, Саҗидә Сөләйманова, Шамил Бикчурин һәм Гамил Афзаллар белән уртак тел табып, аралашып, терәк тоеп яшәве, аңа тормыш итү генә түгел, иҗат көче дә биреп, шактый каршылыкларны җиңәргә ярдәм итә. Рафаэль Төхвәтуллин, Гариф Ахунов һәм Гөлзада Сафиуллиналар белән аралашудан туган дуслык аны Арчага, Тукайга якынайтса, С.Сөләйманова һәм Г.Афзаллар шигърияте исә (аларның дустанә мөнәсәбәтләренә таянып) Агыйдел, Урал киңлекләренә, Себер якларына илтеп җиткерә. Әмма Ф.Гыйззәтуллинаның үзенә генә хас музыкаль теле, аһәңлеге, йөрәккә ятышлы үзенчәлекле моңы, кичерешләре, яңалык һәм стиле бар. Башкалардан ул шуның белән аерылып тора да. Аның шигърияте - Ил, Ватан дәрәҗәсен биектә һәм бөектә тотучы аклык-пакьлек һәм көрәш чыганагы, дияр идем мин.
Сүз уңаеннан, аның үз тирәсенә тагын да гыйбрәтлерәк, аянычрак ваем туплап, күккә, Ватан гөмбәзенә кадәр күтәрүче Изге Аккош, дуслык образына тукталасым килә. Хөрмәтле шагыйрәбез С.Сөләймановага багышлап язган истәлек шигырендә ул:
...Агыйдел - Аккош төбәге!
Кайда соң дуслык гөләбе?
Күрәчәк гөләпләр хакын
Үлемнәр белән түләде, - дип ачынып яза, дусты вафат булгач. Шактый еллар үтүгә дә карамастан, шул вакытларда хәтергә сеңеп калган сагыш уты шагыйрәне һәрдаим кайгы-хәсрәткә, юксыну-әрнүләргә сала.
«Башкаемда дөнья исәпләре» дигән китапка кергән «Уйланыгыз әле...» дигән шигырендә дә шул ук борчылу, юксыну:
Кавырсындай ак болытлар йөзә
Без табынган кыйбла ягына.
Ак болытка оялаган Аккош
Никтер килә алмый аңына...
Әйе, бөтен кайгы-сагыш иң әүвәл дуслыкка, мәрхәмәткә, мәхәббәткә килеп кагыла, якыннарыңда чагыла. Флёра Гыйззәтуллина шигъриятенә Аккош булып оялап калган әлеге сыйфатлар бүгенге көндә яшьләр поэзиясендә нигәдер урын ала алмый. Мондый күзаллау, образлар югала, тарая бара...
Заманында Флёра ханымның «Казан утлары» һәм «Азат хатын» журналларында дөнья күргән беренче шигырьләре тиз арада танылу таба. Иҗаты турында язылган кайсы гына бәяләмәне алсаң да, аның образлы халыкчан теленә, үзенчәлекле язуына, тырышлыгына, биографиясенә басым ясала һәм һәрвакыт югары бәя бирелә. Алар арасында иң күренекле әдипләребездән Х.Туфан, Ә.Баян, С.Хәким, Р.Әхмәтҗанов, М.Әгъләм, шулай ук Ш.Маннур, Р.Мостафин һәм башкалар бар.
Әле 1980 елларда ук Илдар Юзеев аның турында: «Флёра Гыйззәтуллина кеше буларак та, шагыйрә буларак та башкалардан аерылып тора. Аның бөтен биографиясе - шигырьләрендә. Мин аны җитлеккән шагыйрә дип саныйм. Аны СССР Язучылар союзына алып, иҗатын үстерү генә түгел, җәмәгать эшендә дә актив катнашу мөмкинлеген тудырырга кирәк», - дип язды.
Үзенчәлек дигәннән, аның 70 еллык юбилеенда бер кызыклы хәлне искә төшерәсе килә. Флёра ханым банкетта үз шигырьләрен укый башлагач, янәшәмдә утырган ике шагыйрь: «Мин хәзер аның һәр строфасын нинди рифмалар белән тәмамлаячагын алдан әйтеп барачакмын», - диде. Кызганыч, бер генә рифмасын да әйтә алмадылар. Ә Флёра Гыйззәтуллина исә һәр строфасын көтелмәгән рифма белән тәмамлап барды. Менә сиңа үзенчәлек!
Флёра Гыйззәтуллинаның «Рухият»тә һәм Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан 9 китабы бар. Аның иҗатында Г.Тукай язмышы зур урын алган. Арчадан чыккан иҗат кешеләре белән һәрвакыт тыгыз бәйләнештә булгангамы, Арча ягы аны гел үзенә тартып тора: Арчаның 70 еллыгына багышланган поэма, «Арча гимны», «Кушлавыч», «Кырлай» һәм башка шигырь-җырлары - Тукайга бәйле иҗат җимешләре. 2010 елда «Казан утлары»нда чыккан зур күләмле «Ватан көзгесе» дигән дастан-поэмасында да Тукай һәм татар халкының чын йөзе, язмышы, тарихы яктыртыла.
Инде бу гасырда басылып чыккан өч китабы («Йөрәгемдә шаулый карурман» - 2001 ел; «Күз нурларым» - 2002 ел; «Башкаемда дөнья исәпләре» - 2007 ел) аның өр-яңа шигырьләрен үз эченә алган. Барысы - 42 табак. Бу китапларга элегрәк язылган 16 поэмасы да кергән. «Күрше хакы - Тәңре хакы» дигән поэмасы гына да - 800 юллык һәм сигез кисәктән тора. Татар белән башкортны дуслаштыруга, берләштерүгә чакырып язылган поэма бу.
1995 елда басылган «Яшеннәрнең күз яше» дигән китабы ун поэманы бергә туплый. Тулаем исәпләсәң, 30дан арткан поэма, вакытлы матбугатта басылып килсә дә, ни өчендер газета-журналларда болар турында фикер алышулар күренмәде.
Аның дәрт-дәрманы әле дә сүрелмәгән. Әле дә ашыкмый-кабаланмый гына яза да яза. Күп итеп яза. Аның җәмгысы 55 табак шигърияте, шуның өстенә нәшриятка тапшырылган һәм басылуны көтеп яткан өч-дүрт табаклык балалар шигырьләре, вакытлы матбугатта дөнья күргән ун-унике табак проза әсәрләре дә бар.
«Башкаемда дөнья исәпләре» дигән шигырь китабын ачып җибәргән Аккош образын мин тиктомалдан гына сагыш, әмма яктылык үрнәге итеп алмадым. Алдагы битләрне актара башласаң, анда чүл бүресе булып улаучы мәхәббәт, кара еландай кара елларга да юлыгасың. Әмма биш яшеннән үгилек тырнагында тыпырчынып, сугыш елларының бөтен фаҗигасен кичергән шагыйрә Ф.Гыйззәтуллина тормышның бөтен каралыгын аклык белән күмәргә, ялкаулыкны, ямьсезлекне хезмәт, изгелек белән җиңәргә өйрәнгән. Ул - үз гомерендә меңәрләгән туй күлмәге җөйләп, ак кавырсындай саф күңелле, нәфис, гүзәл кыз балаларны канатландырган шагыйрә. Аның бу сокландыргыч игелекләре инде бөтен дөньяга сибелеп яшәүче милләтебезнең ак йоласына әверелгән:
Актанышта аккош үрчи, -
Азнакайда - аргамаклар...
Шигърияткә томырыла күкрәкләрен
Ярсу белән ярган атлар...
Татарны атсыз-аргамаксыз күз алдына да китереп булмый. Шигърияттә дә шулай. Ф. Гыйззәтуллина да, төпкә җигелеп тартучы эш кешесе буларак, ир-ат шагыйрьләребез кебек, аккош, бөркет образлары белән беррәттән, атлар образы да тудырды. Поэзиягә ул моңарчы бер генә шагыйрьдә дә булмаган «шахтер атлар»ны кертте:
Җир өстендә канлы сугыш бара.
Фани дөнья карадан дакара.
Шушы кара тәкъдир, күзгә карап,
Вагон тартып сукырайган атның
Маңгай кылын кырык буйга яра.
Сугыш чорында ир-атларыбыз кырылып, бөтен дөньясы тузып, җимерелеп бетте. Аты күтәрәмгә калгач, тормыш тәртәсенә үзе җигелүчеләр аз булмады ул елларда. Сугышта батырларча көрәшеп, җиңү яулап кайткан өлкән әдипләребез бу чор турында зур күләмле поэмалар, повестьлар тудырды. Бәхетебезгә, Флёра Гыйззәтуллина, яңалыклар өсти-өсти, бу эшне бүгенге көнгәчә дәвам итә, көрәшә, үз артыннан башкаларны әйди. Дәһшәтле елларны онытырга ирек бирми.
Бүгенге көндә ул «Яну дәверләрендә» дигән трилогияне тәмамлап килә. Әлегә кадәр мондый зур күләмле шигъри әсәрләр язучы булмады бездә. Аның шактый күләмле өзекләре «Казан утлары» һәм «Идел» журналларында, «Мәдәни Җомга» газетасында дөнья күрде инде.
Ул үзенең бу әсәрендә татар милләтен ут гасырларыннан эзәрлекләп килгән «яну»ны тасвирлау гына түгел, ничәмә-ничә гасырга сузылган коллык, торгынлык елларына каршы кубарылган һәм соңгы егерме ел эчендә көчәеп барган көрәш нәтиҗәләренә бәя куярга да җөрьәт итә. Бу очракта да аңа үзе тудырган якты образлар, хезмәт, мәхәббәт энергиясе, кешеләргә булган ышаныч ярдәмгә килә.
Тукай елы дип игълан ителгән 2011 ел шигъриятенә ул әлеге әсәре белән моңарчы күренмәгән үзенчәлекле рухи байлык, яңа форма кертте. Халыкның, иҗат әһелләренең психологиясен өйрәнеп, үрнәк өлгеләр иҗат итте. Хәзерге вакытта кайсы шагыйребез 80 яшендә шундый зур һәм авыр йөкне үзенә йөкли ала?! Әлегә юк андыйлар. Мин, Ф.Гыйззәтуллинаның иҗаты һәм иҗади биографиясе белән якыннан таныш буларак, аны бүгенге көндә Г.Тукай премиясенә иң лаеклы шагыйрә дип саныйм.

Реклама

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: