Шәһри Казан

АҢЛА мине

Яңа илләр күрәсең, яңа кешеләр белән аралашасың килсә, яңалыкларга йөрәгең ачык булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Әлбәттә, яңа җиргә беренче адым ясагач, тәүге яңалыкның чит ил теле булуын күрәсең. Моны истә тотып, Һиндстанга китәр алдыннан, анда еш кулланыла торган сүзләрне өйрәнә башлаган идем. Ләкин Һиндстанга килеп житкәч кенә, Пунжаб штатында...

Реклама

Яңа илләр күрәсең, яңа кешеләр белән аралашасың килсә, яңалыкларга йөрәгең ачык булырга тиеш, дип уйлыйм мин. Әлбәттә, яңа җиргә беренче адым ясагач, тәүге яңалыкның чит ил теле булуын күрәсең. Моны истә тотып, Һиндстанга китәр алдыннан, анда еш кулланыла торган сүзләрне өйрәнә башлаган идем. Ләкин Һиндстанга килеп житкәч кенә, Пунжаб штатында һинд телендә түгел, ә пунжабча сөйләшкәннәрен белдем. Тиз генә интернетка кереп, пунжабча өйрәтә торган сайтны таптым. Шуннан алган белем белән Джаландар шәһәре урамнарына чыгып киттем дә инде мин.
Чисталык яратучы Ләйлә, әлбәттә, беренче эш итеп, хуҗалык товарлары сатыла торган кибеткә барырга булды. Минем өчен «намасте» сүзе (моны әйткән чакта, ике учны бергә кушып, күкрәк турысында тотып алу тиешле) җиңел булып тоелганга күрә, «Sat shri akal» дип исәнләшергә булдым.
Үз телендә исәнләшкәнне ишеткәч, сатучы, утыз ике тешен ялтыратып елмаеп, миңа таба килә башлады. Миңа сабын кирәк, мин әйтәм, са-бын, дим. Аңламас, дип уйлаган идем, ләкин сатучы миңа карап:
- Saban?! - диде дә, туп-туры сабыннар тезелгән тарафка китте. Роза исе аңкыган сабынны сайлап, аны борыны янына китереп, күкрәген тутырып сулыш алды да:
-Тasty, - диде ул инглизчә, имеш, бик тәмле исле. Мин аның белән килешкәнемне белдереп, ым кактым да, ул тәкъдим иткән сабынны алып:
- Miherbanli, shukriye, - дидем һәм рәхмәтләремне яудырып кибеттән чыгып киткәндә, сатучының артымнан озаклап карап калуын бөтен аркам белән тойдым.
Интернеттан пунжаб теле санскритлар теле төркеменә керә дип укыган идем. Шуңа күрәдерме (аннан гына да түгел дип уйлыйм, мисалга, Һиндстан белән берничә гасыр буе идарә иткән төрки бабаларыбыз - мәмлүкләр династиясен искә алу да җитә), аларның кайбер сүзләре безнекенә охшаган.
Әйтик, вакытны беләсең килсә: «Vaqat?» - диген, һинд кешесе шундук сиңа төгәл вакытны әйтеп бирәчәк.
Рикшага (арба тартып йөрүчеләргә): «Бу taraf», - дип әйтү җитә, ул синең кайда яшәгәнеңне аңлаячак. Бу хәлне күреп, минем дусларым: «Син кай арада аларча сөйләшергә өйрәндең соң әле?» - дип шаккатышалар. Мин татарча сөйләшәм бит, дим, аларны янә гаҗәпкә калдырып.
Гыйбадәтханә янында сувенирлар сатып торучы бер бабай мине бөтенләй үз итте: бүләк, дия-дия,матур-матур тараклар белән бергә, миңа үзләренең диннәре турында язылган бер китап та тоттырды. Исемемне белгәч, тагы да балкып-елмаеп, бабай «Ләйлә-Мәжнүн" әсәрен сөйли башлады.
- Укыдым, бабай, мин бу турыда беләм, - дигәч, бабай моңа таң калды.
- Алайса кайда соң синең Мәҗнүнең? - дип сорады ул, көлүеннән тыела алмыйча.
Шулай татарча-һиндча сөйләшеп, елмаеп, күңелемне күтәреп йөрим Джаландар урамнарында.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: