Шәһри Казан

Алар гореф-гадәтләрне саклый

Республикабызда Халык иҗаты йорты оешуга 75 ел тулды. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә үткән кичәгә районнардан да мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Россия иҗат йортыннан килгән кунак­лар күңелендә бездә оештырыла торган бәйрәмнәр онытылмаслык тәэсирләр калдыр­ган. «Монда бөтен җаннарын биреп, сокланырлык итеп, югары дәрәҗәдә эшли беләләр», - дип белдерде алар. Юбилей...

Реклама

Республикабызда Халык иҗаты йорты оешуга 75 ел тулды. Шул уңайдан Г.Тукай исемендәге татар дәүләт филармониясендә үткән кичәгә районнардан да мәдәният хезмәткәрләре җыелды. Россия иҗат йортыннан килгән кунак­лар күңелендә бездә оештырыла торган бәйрәмнәр онытылмаслык тәэсирләр калдыр­ган. «Монда бөтен җаннарын биреп, сокланырлык итеп, югары дәрәҗәдә эшли беләләр», - дип белдерде алар. Юбилей уңаеннан, Традицион мәдәниятне үстерү үзәгенең кайбер хез­мәткәрләренә Рәхмәт хатлары тапшырылды. Мәдәният министры урынбасары Ирада Әюпова да: «Сез - үз эшегезнең фанатлары. Сез үткән гореф-гадәтләребезне кайтарасыз», - дип юкка гына әйтмәгәндер. Үзәктә озак еллар хезмәт куйган белгечләрне дә хөрмәтлә­деләр. Аларны тәбрикләргә чит төбәкләрдән дә ки­лүләре очраклы түгел. Хез­мәткәрләр үзләре дә алар янына фестивальләр, төрле бәйрәмнәр уздырганда ашкынып бара. Республика районнарыннан тыш, бәйрәм сәхнәсендә удмурт, чуваш, мордва коллективлары да үз осталыкларын күрсәтте.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: