Шәһри Казан

Алар сәхнәсез яши алмый

Республика ветераннарының «Балкыш» фестивале быел өченче мәртәбә уздырылды. Ул җиңүнең 70 еллыгына багышланган иде. Фестивальне ачу тантанасында катнашучыларны республика Ветераннар иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков сәламләде. Президент Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә торган әлеге чарада катнашучыларның саны елдан‑ел ишәя. Быел аларның иң өлкәненә 94 яшь иде. Кызганыч, илебезгә җиңү алып килгән сугыш һәм тыл ветераннары ел саен кими бара. Иң яшь сугыш ветеранына быел 87 яшь булса, тыл ветеранына 8З яшь. Аларның күргән кайгы хәсрәтләре, әйтерсең, аларга моң булып күчкән. Лениногорскидан килгән Хәят Галиеваның тын да алмыйча «Карурман»ны җырлавын тыңлагач, күңелгә әнә шундый уйлар килә. Өлкәннәрнең иҗат ялкыны белән янып яшәвен күрү сокландыра да, шатландыра да. әнә Актаныштан бертуган Робсон һәм Джон Мусиннарның җырлавы профессионал җырчылардан бер дә ким түгел. Робсон абый гомер буе сәхнәдән төшмәгән ветеран.

Саба районыннан килгән «Тулган ай» фольклор ансамбле сугыш чоры авырлыкларын, халыкның ачы язмышын сәхнәдән күрсәтеп тамашачыны тетрәндерде.

Тукай районының Яңа Бүләк авылыннан 87 яшьлек Рәшидә Мирсәетова сәхнәгә чыгып »Синнән башкаларга чыгып әрәм буласым килми»дип җырлый башлауга, аны алкышлар белән каршы алдылар. Рәшидә апаның ике абыйсы, өч җизнәсе фронттан кайтмаган. Үзе сугыш чорында тракторда, аннары терлекчелектә эшләгән. Бер ялгызы гына яшәгән Рәшидә апага җыр гомер буе аның юлдашы булган. Мәдәният йорты директоры Дилбәр Гыймазетдинова бүген дә аңа өйдә моңсуланып утырырга ирек бирми, концертларда катнаштырып тора. Сарманнан 7З яшьлек Гөлсинә Шиһапованың моңлы тавышына хәйран каласың. Бала чагыннан ук сәхнәдә йөргән бу ханым 17 яшендә районда беренче урынны алып кайткан. Ул гомер буе нефтьче булып эшләгән. Җәлил бистәсендәге «Ак калфак ансамблендә йөри икән.

- Мин җырламыйча тора алмыйм. Сәхнәгә чыксам, бөтен хәсрәтем югала. Тавышым беткәнче җырлаячакмын, - ди ул.

Мамадыш районыннан Котдус Туйчин җиде балалы гаиләдә туып үскән. Алар барысы да сәхнәдә җырлаган. Үзе авылда ферма мөдире, ветеринария фельдшеры булып эшләгән. Биш бала атасы да әле ул. Шулай да сәхнәдә җырлап йөрергә дә вакыт тапкан. «Мин сәхнәсез яши алмыйм», - ди ул. Узган ел да, быел да «Балкыш» ның лауреаты булды. Казанда уза торган Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре бәйрәменә дә чыгыш ясарга чакырганнар үзен.

Реклама

Ветераннарның кайсын гына алма, һәркайсының тавышы үзенчәлекле. Яшьләре 80 нән узган өлкәннәребезнең сәхнәне дер селкетеп биеп, җырлап йөргәннәрен күргәч, аларның картаерга ашыкмаулары куандыра.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: