Шәһри Казан

Алга барабыз, биеп алабыз... (Магнитофон тасмасыннан)

Ачалмыйсызмы?! Аякларыгызны ишек яңагына терәп, ике куллап тартыгыз. Элек шулай ача торганнар иде язучылар. Менә шулай. Хәзер инде рәхим итеп өскә күтәрелегез. Хәзер сулга борылыйк. Бу коридордан ХХ йөзнең атаклы язучылары, шагыйрьләре, драматурглары йөргәннәр. Ашыкмагыз. Менә бу ишек артында Габдулла Шәрәфи өстәле. Мин үзем Г.Шәрәфи белән кул бирешеп үк булмаса...

Реклама

Ачалмыйсызмы?! Аякларыгызны ишек яңагына терәп, ике куллап тартыгыз. Элек шулай ача торганнар иде язучылар. Менә шулай. Хәзер инде рәхим итеп өскә күтәрелегез. Хәзер сулга борылыйк. Бу коридордан ХХ йөзнең атаклы язучылары, шагыйрьләре, драматурглары йөргәннәр. Ашыкмагыз. Менә бу ишек артында Габдулла Шәрәфи өстәле. Мин үзем Г.Шәрәфи белән кул бирешеп үк булмаса да, баш кагып исәнләшеп йөргән кеше. Илле яшьләренә кадәр ябыграк кына әдип иде Г.Шәрәфи. Илле яше тулгач, кинәт тазара башлады, арка савырлары киңәеп китте, җилкәсе кызарды, ияк очлары чокырланды. Мерси, иптәшләр, гафу итегез. Сүз уңаенда әйтеп үтим, Г.Шәрәфигә капма-каршы кеше буларак, Мәхмүт Хәсәнов дигән әзмәвер чаклы прозаик сиксәнне узгач, кинәт ябыга башлады. Кырык дүртенче размерлы күлмәк-ыштан да таякка эленгән капчык кебек шәлперәеп тора иде аның иңнәрендә. Әйе, кызык бу табигать дигәнең. Габдулла Шәрәфи үзе бик тыныч холыклы, сабыр әдип иде. Бу күркәм сыйфатлар аның иҗатында да тулы чагылыш тапты. Менә карагыз шушы өстәлне генә. Бер генә табы да юк, бер генә җире дә кыршылмаган. Инде менә бу бүлмәгә рәхим итегез. Сизәсезме, җиңелчә генә хушбуй исе килә сыман. Ялгышмадыгыз. Бу бүлмәдә К.Тимбикова, М.Маликова, Д.Зөбәерова шикелле хатын-кыз язучыларның якты эзләре саклана. Нәрсә? Шахмат тактасымы? Әйе, М.Маликова дигән әдип ял сәгатьләрендә шахмат белән мавыга торган иде. Ярый, җәмәгать, ары киттек. Шахмат темасына коридорның «Казан утлары» башында киңрәк тукталырбыз. Инде менә бу өстәл астындагы шигырьләр эскертенә күз төшерегез. Кайчандыр билгеле һәм билгесез авторларның «Азат хатын» журналы редакциясенә китергән шигырьләре болар. Кайбер шигырьләргә М.Маликова кулы тигән булуы да мөмкин. Саклык белән генә актарыгыз. Ярый, җәмәгать, мерси, ары киттек. Хәзер менә бу бүлмәдәге телефон трубкасына күз төшерегез һәм трубканың нечкәреп калган урынына игътибар итегез. Шагыйрь Т.Камалиевнең бармак эзләре бу. Нәрсә? Шту сез, иптәшләр, Разил Вәлиевнең бармаклары юанрак иде. Аннары Р.Вәлиев телефон трубкасын алай бармак эзе калырлык кысып та тотмый торган иде. Мерси, черек аргументлар белән бәхәскә тыкшынмагыз инде сез, җәмәгать. Алга барабыз, биеп алабыз. Егерменче гасыр концертмейстерларының иң үткен, иң җор фразасы белән эндәштем хәзер мин сезгә. Ягез, һәйкәл артына рәхим итегез. Әйе, ялгышмадыгыз. Тукай һәйкәле бу. Элек монда бюст кына тора иде. Күрәсезме - пыяла ваза. Вазада спиртланган тәмәке төпчекләре. Галимнәр бу төпчекләрнең берсе Р.Батуллинныкы, ә икенчесе М.Әгъләмовныкы булуын ачыкладылар. Кул белән орынмагыз, шту сез. Спиртны түгәсез.
Менә бу култыксага бик күп әдипләрнең аркалары ышкылган. Шуңа күрә дә лизве калынлыгы гына калган ул. Монда алар нинди проблемалар хәл иткәннәрме? Әлбәттә, гайбәт сатмаганнар инде, нинди дә булса проблема хәл иткәннәр. Ягъни үзенә күрә бәләкәй генә әдәби салон хезмәтен үтәгән бу култыкса буе.
Хәзер менә шушы шома басмаларга күз төшерегез. Борынгы риваятьләргә караганда, Г.Рәхим. Р.Харис, Р.Мингалим кебек бөек каләм осталары очрашып, әңгәмә куертып утырырга яратканнар бу басмаларда, бер-берсенә иҗат планнарын сөйләгәннәр, дөньякүләм әдәбият мәйданына чыгу турында хыялланганнар. Менә шушы тәрәзәдән төшкән кояш нурлары аларның йөзләрен яктырткан. Күрәсезме анкетаны? Моның бер нөсхәсе А.Алиш исемендәге әдәбият музеенда саклана. «Әсәрләрем рус, инглиз, япон, поляк, кытай, француз, испан телләрендә басылып чыкты» дип язылган юллар сезнең игътибарны, әлбәттә, җәлеп итми калмагандыр. Гәрәй Рәхим язуы бу. Моннан чыгып шуны әйтергә була, җәмәгать, димәк, Г.Рәхим шул чорда ук инде бик кыю рәвештә классиклар үренә үрмәләгән. Еламагыз әле, җәмәгать, күңелегез тулса да, түзегез. Ярый, ярый, бетте. Бу хакта башка сүз әйтмим. Югыйсә бик нечкә күңелле халык икәнсез. Әй, әй, мусье, камрад, сэр, кая кереп барасың анда, сакалыңны сәлперәйтеп? Дамалар бүлмәсе бит ул. Ярамый, оятсызланмагыз ул хәтле. Менә мин сезнең илгә баргач, шулай кылансам, яратырсыңмы соң?! Мерси, мадам, битте, битте, сезгә мөмкин... бонжур.
Алга барабыз, биеп алабыз. Уң якта китапханә булган, сул якта... Ә, әйе, клайнс коментариус, әдәбият белгечләре һәм тарихчылар алдында изге һәм мактаулы бурыч тора, җәмәгать. Архив материалларына караганда, узган гасырның җитмешенче елларында бу бүлмәдә Ю.Белостоцкий, Г.Рәхим, М.Газарлар эшләгән. Әмма бүлмәдә ни өчендер ике генә өстәл. Кайсы өстәл артында кем утырган? Бер өстәл артында ике кеше кара-каршы утырып эшләгәннәр дисәң, бүлмә бик тар, аннары өстәлләр дә бик бәләкәй. Әгәр дә инде... туктагыз әле, җәмәгать, барыгыз да берьюлы сарык көтүе кебек тыкшынмагыз, вокзал түгел бу сезгә. Мерси. Эш сәгате түгәрәкләнде минем. Корсак та ачты... Сәяхәтебезне киләсе айның шушы көнендә дәвам итәрбез. Хушыгыз, гуд бай, ауф фидер зәен...
1978

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: