Шәһри Казан

Анатолий Луппов: «Татар халык җырлары – үзе бер симфония кебек»

Россиянең, Татарстанның һәм Мари Элның атказанган сәнгать эшлеклесе, Г.Тукай бүләге иясе профессор Анатолий Борисович Луппов - заманыбызның иң танылган композиторларының берсе. Шуның өстенә, ул әле чын мәгънәсендә олуг укытучы, остаз да. Гомеренең 60 елга якын өлешен Казан дәүләт консерваториясенә багышлаган А.Лупповның шәкертләре бөтен ил буйлап таралган. Анатолий Борисович кеше буларак...

- Татарстанда башка милләт вәкилләре арасында татар музыкасы үсешенә зур өлеш керткән шәхесләр аз түгел. Мәсәлән, композитор А.Леман, басылып чыккан җиде китабының алтысын татар музыкасы проблемаларына багышлаган педагог Я.Гиршман. Композитор А.Ключарев та, чыгышы белән урыс милләтеннән булса да, чын татар композиторы булып танылды. Алар арасында Сез дә бар, Анатолий Борисович. Сез, татар музыка сәнгатендә беренчеләрдән булып, Г.Кутуй әсәре буенча «Тапшырылмаган хатлар» дигән моноопера яздыгыз, кыллы уен кораллары өчен иҗат ителгән «Кара урман» җиденче симфониясенең дә, симфоник оркестр өчен язылган «Татар каприччиосы»ның да авторы Сез. Татар музыкасы белән шундый кызыксыну кайдан килде?
- Мине татар музыкасындагы гаҗәеп сафлык, арулык җәлеп итте. Татар музыкасының үзенә генә хас үзенчәлеге бар, ул - пентатоника. Бу - бөтенләй үзгә, башка бер халыктагыга да охшамаган яңгыраш. Татар пентатоникасы күптөрлелеге белән аерылып тора һәм шуның белән ул композиторларның игътибарын җәлеп итә дә. Биш кенә тоннан гына гыйбарәт булса да, композиторлар аны төрле юллар белән киңәйтергә, баетырга омтылалар. Нәрсәсе кызык: татар пентатоникасы, ничек кенә үзгәртмәсеннәр, үзенең чисталыгын, бербөтенлеген һәрвакыт саклап кала. Бу лад аша теләсә нинди хисне сурәтләп була: кайгы-борчу да, шатлык та, лирика, драма һ.б. Шуны да әйтәсем килә, пентатоника, бигрәк тә татар халык җырлары белән эшләү аеруча кызыклы: искиткеч моңлы, кайвакыт сагышлы да булган борынгы халык җырлары - алар кечерәк симфонияләр кебек, музыкаль яктан байлыклары белән таң калдыралар.
«Тапшырылмаган хатлар» әсәрендә мин, әлбәттә, пентатоникага мөрәҗәгать иттем. 9 нчы симфониямнең дә нигезендә пентатоника ята (әлеге әсәрне Анатолий Луппов 1999 елда вафат булган хатыны истәлегенә багышлаган. - А.М.). Бу лад бөтен дөньяны үзенчәлекле булуы белән җәлеп итә. А. Сладковский тарафыннан әзерләнгән «Татар композиторлары музыкасы антологиясе» татар пентатоникасын бөтен дөньяга танытты. Гомумән алганда, татар музыкасы турында күп сөйләргә мөмкин. Композитор, бигрәк тә музыка белгече өчен бик күп кызыклы аспектлар бар. Нәкъ менә шуңа күрә дә татар музыкасы белән шөгыльләнү миңа бик ошый. Менә хәзер дә иң яхшы укучым, аянычка, күптән түгел вафат булган композитор Шамил Тимербулатовның истәлегенә багышланган поэма өстендә эшлим.
- Идел буе халыклары, бигрәк тә татар һәм мари сәнгатен үстерүгә зур өлеш керттегез. Сез язган беренче мари балеты «Урман риваяте» сәхнәдән 1973 елдан бирле төшми. Башка милләтләр музыкасына мондый игътибарны ничек аңлатыр идегез?
- Балачагым рус-мари авылы Верх-Ушнурда үтте. Һәм, әлбәттә, минем иң беренче дусларым марилар иде. Алар белән уйнап-көлеп, мари җырларын тыңлап үстем. Искитәрлек җырлар. Шунысы да кызык: Мари Республикасының һәрбер районының үз җырлары бар. Бу үзенчәлек белән кызыксыну мине соңрак беренче мари балетын язарга этәрде. Әлеге мөһим адымга мин бик озак бардым. Мари халкын, аның тарихын, гореф-гадәтләрен өйрәнеп, булган бөтен китаплар белән танышып чыккач кына музыка язарга керештем. Эшемне мари темалары кертелгән скрипка һәм фортепиано өчен язылган рапсодиядән башларга булдым.
1952 елда Казанга килгәннән соң, мин бөтенләй башка музыка ишеттем - татар музыкасын. Хәйран калдым. Верх-Ушнурда күршебездә татар гаиләсе яшәгәнгә, татар музыкасын азмы-күпме ишетеп белә идем. Шулай итеп, яңа музыканы кабул итәргә әзер идем инде. Консерваториянең фортепиано белән композиция бүлегендә укыганда үземнең дә татар музыкасын язып карыйсым килде. Эшне татар халык көйләрен эшкәртүдән башларга булдым. Заманында аларны Илһам Шакиров та башкарган иде. Шул рәвешле, башланган эшне, тора-бара, монооперга кадәр җиткердем. Менә шулай, балачагымны марилар, ә калган гомеремне татарлар арасында, татар музыкасы белән үткәрәм.
- Композиторлык серләрен кемнән үзләштердегез?
- Композиция осталыгы... Аның белән мин, әлбәттә, үземнең консерваториядәге укытучым А.Леманга бурычлымын. Пианист булуым күп вакытымны алганга, баштарак композицияне икенче урынга калдырдым. Һәм, ниһаять, өченче курста беренче әсәремне яздым һәм шуннан бирле көйләр язуымны ташламадым. Консерваторияне тәмамлаган елымда ук (1958 елда. - А.М.) Мәскәүдә үткәрелгән яшь композиторлар фестивалендә үзем иҗат иткән фортепиано концерты белән катнаштым. Леман мине бу серле дөньяга кертеп җибәрде. Ә консерваторияне тәмамлагач, заманча музыка язу өчен, мөстәкыйль рәвештә, Равель һәм Стравинский иҗатларын өйрәндем.
- Сез консерваторияне, атаклы татар композиторы Рөстәм Яхин кебек үк, ике белгечлек буенча тәмамлагансыз - пианист һәм композитор буларак. Композитор өчен фортепианода бик яхшы уйнау ни дәрәҗәдә мөһим?
- Атаклы композиторларыбыз арасында фортепианода уйный белмәүчеләр юк. Кайсысын гына алма - алар барысы да шәп пианистлар, чөнки фортепиано ул - композиторның ачкычы. Композиторның фортепианода ни дәрәҗәдә оста уйнавын аның әсәрләреннән дә күреп була: гармония, интонация, фактура, музыкаль әсәрнең формасы барысын да сөйләп бирә ала.
- Сезнең белән бер үк чорда иҗат иткән композиторларның кайсысы татар музыкасы үсешендә бигрәк тә тирән эз калдырды дип саныйсыз?
- Рөстәм Яхин. Ул - минем замандашым. Кызганыч ки, арабыздан бик иртә китте. Яхин, нигездә, романслар һәм фортепиано өчен язылган әсәрләр генә язды. Ә Шопен? Аның да бөтен иҗаты фортепиано белән бәйле. Ә бит аны бөтен дөнья белә! Яхинның искиткеч романслары бүгенге көндә дә яши һәм мәңге яшәячәк. Шулай ук Алмаз Монасыйповны да аерып әйтәсем килә. Аның интонацияләре искиткеч кызыклы иде. Һәр композиторның үз кулы (почеркы) булырга тиеш дип уйлыйм мин. Әгәр дә ул юк икән, композиторның да үз йөзе юк кебек. Яхинны әйтмим дә инде: аның беренче аккордларын ишетү белән танып ала торган интонацияләре, искитәрлек музыкаль теле, гармониясе бар. Ул татар композиторлары арасында лаеклы урын алып тора.
- Сез бик күп композиторлар белән хезмәттәшлек иттегез. Кемнең иҗаты Сезгә бигрәк тә якын?
- Күп еллар, инде 60 нчы еллардан бирле без А.Эшпай белән якын дуслар. Шуны әйтәсем килә:, укытучым Леман мине күбесенчә академик музыка язарга этәрә, аның үз иҗаты да «кабинет эчендә генә яңгырый торган музыка» кебек иде. Бу традиция аның укытучысы Гнесиннан башланды. Аның музыкасы тамашачыга ачылып җитә алмый иде дисәм дә буладыр, мөгаен. Мин дә шушы дулкында иҗат итә башладым. Һәм 1962 елның бер көнендә концерт белән Эшпай килде. Бик игътибар белән тыңладым. Шулкадәр гайрәтле һәм тәэсирле музыкага хәйран калдым. Шуннан соң мин үз иҗатымны тагын бер кат карап чыгарга булдым. Бу вакыйга тормышымда бик зур роль уйнады - каршымда музыканың икенче, тагын да кызыклырак ягы ачылды. Академик булмаган музыка. Тыңлаучыда тирән тәэсир калдыра торган, аны да композитор кебек үк дулкынланырга, борчылырга яисә хисләнергә мәҗбүр итә торган музыка. Хәзерге чорның бөек композиторы итеп Р.Шедринны саныйм. Аның музыкасы фәлсәфи уйларга тарта.
- Россия күләмендә танылган композитор гына түгел, бик күп яшь композиторларны тәрбияләп үстергән Остаз, Укытучы да Сез. Үзегезнең шәкертләрегез турында сөйләсәгез иде.
- Бу бик зур тема. Аларның саны илледән артык. Кайберләре инде исән дә түгел. Укучыларым арасында беренче калмык композиторы П.Чагушев бар. Удмуртиядәге барлык композиторлар миндә белем алды. Мари Республикасының Композиторлар берлеге тулаем минем укучыларымнан гыйбарәт. Шулай ук ике чуаш композиторы - Казаков һәм Григорьев та минем шәкертләрем. Бүген инде олы яшьтәмен. Ләкин һаман да язам, иҗатым бер генә минутка да туктап тормый, энергиям ташып тора (көлә). Хәзерге укучыларым арасында иң талантлылары ул - Елена Анисимова белән Эльмир Низамов. Минем барлык укучыларым да бик талантлы, күптөрле конкурс-фестивальләр лауреатлары. Аларга карата өметем зур. Бервакыт яныма Россия Композиторлар берлеге рәисе Казенин килде дә: «Толя, кайсы конкурс йә фестивальгә барма - бөтен җирдә дә синең укучыларың. Нишлисең син!» - диде. Бу сүзләр минем эшчәнлегемә беркадәр нәтиҗә һәм бәя булып тора. Гомумән алганда, мин барлык укучыларымны да бик яратам.
- Талантлы татар композиторы Шамил Тимербулатов, кызганыч ки, күптән түгел арабыздан китте. Белгәнемчә, ул да Сезнең иң яраткан укучыларыгыздан иде. Аның төгәлләп өлгермәгән әсәрләре калдымы?
- Шамил Тимербулатов үзенең Ренат Харис либреттосына язылган ике актлык «Ак бүре» балетын тәмамлап өлгерә алмады. Бу югалтуны бик авыр кичердем, чөнки ул минем өчен яраткан укучым гына түгел, ә дустым да, үз улым кебек якын кешем иде. Ул вафат булганнан соң, Гөлнара (Ш.Тимербулатовның кызы. - А.М.) миңа беренче актның ноталарын бирде, мин шунда ук музыкаль материалны оркестрга сала башладым, партитураны тәмамлау өстендә эшләдем. Гөлнара белән икенче актны тәмамладык, бу авыр булмады, чөнки без беренче акттагы интонацияләрне файдаландык. Эш ярты ел буе дәвам итте. Бу балет бик кызыклы булып чыкты. Күптән түгел бер концертта балеттан сюита яңгырады. Вакыты җиткәч, балет үзе дә куелыр дип ышанып калам. Укучым эшен тәмамлау - минем бурычым. Ничектер минем яныма Рубин Абдуллин килде дә, көлеп: «Сез нәкъ менә Римский-Корсаков кебек, бары тик ХХI гасырныкы гына», - диде. (Римский-Корсаков башка бик күп авторларның әсәрләрен оркестрга салган, тәмамлаган. - А.М.) «Ак бүре» балетының куелуын күрергә язса, бик бәхетле булыр идем. Мин Шамилны Татарстанның иң талантлы композиторы дип саныйм.
- Балаларыгыз, оныкларыгыз арасында Сезнең юлны дәвам итүчеләр бармы?
- Кызганыч ки, юк шул. Музыкантлар гаиләсендә үсмәсәм дә, музыкага мәхәббәтем көчле булды. Улымны бала вакытта музыка мәктәбенә биргән идем, ләкин ул көннәрдән бер көнне миңа: «Әти, бәлки безнең гаиләгә бер музыкант җитәр?» - диде. Миңа бу сүзләр башта ничектер авыр булып тоелды. Әмма улымның теләгенә каршы килмәдем. Ул тормышта үз юлын тапты. Улым медицина юлын сайлады: ул - бик талантлы, танылган врач-терапевт. Яраткан оныгым исә бильярд буенча дөнья чемпионы. Мәскәүдә үз мәктәбен булдырды, кандидатлык диссертациясе өстендә эшли. Гаиләм белән горурланам.
- Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Анатолий Борисович. Сезгә иҗади уңышлар, ныклы сәламәтлек телим. Гел шулай шат һәм күтәренке кәефегез, яңадан-яңа әсәрләрегез белән безне озак еллар шатландырсагыз иде.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: