Шәһри Казан

Анна Ахматова

Сүзем - Тукай белән Җәлилнең кайбер шигырьләрен тәрҗемә итеп, рус укучысына җиткергән, татар әдәбиятына аеруча игътибарлы һәм ихтирамлы булган бер мәшһүр шагыйрә турында. Ул - Анна Ахматова (1889-1966). Ахматова - шагыйрәнең псевдонимы. Аның чын фамилиясе - Горенко. Аяныч язмышлы шәхес. 1910 елның язында шагыйрь Николай Гумилевка кияүгә чыга. 1921 елда,...

Шагыйрь Наҗар Нәҗминең А.Ахматовага багышланган мондый шигъри юллары бар:
Заманнарның каһәр чагында да,
Кимсеткәндә кеше кешене,
Теләгәнчә түбәнсеткән чакта,
Кайберәүләр безнең ишене,
Тәкәбберләр санга сукмаганда
Исем белән хәтта җисемне,
Сез бит, Анна Андреевна, горур
Йөреттегез шушы исемне
...
Монда, әлбәттә, Ахматова исеме хакында сүз барганлыгы һәркемгә аңлашыладыр.
Ахматова...
«Гаиләнең тарихи мәгълүматлар белән расланмаган риваяте буенча, Әхмәтовлар - татар ханы Әхмәт нәселеннән», - дип яза шагыйрә 1958 елда үзенең бер язмасында. Икенче бер язмада исә ул болай ди: «Минем борынгы бабам Әхмәт ханны, төнлә белән аның чатырына кереп, ялланган рус үтерүчесе һәлак итә һәм шуның белән, Карамзин бәян иткәнчә, Русьта монгол изүе тәмамлана...»
Шагыйрәнең «Исем» дигән дүртьюллык шигырен үз тәрҗемәмдә китерәм:
Катмарлыдыр һәм катыдыр,
Мәгърур исем - татар.
Хәтәр булган һәрбер җирдә -
Ул үзе дә хәтәр
.
Кыска, әмма гаять тирән мәгънәле шигырь. Халыкның исеме, җисеме турында. Асылы, милләт язмышы турында. Шагыйрь язмышы - халык язмышы...
Янә Наҗар Нәҗми шигыренә мөрәҗәгать итәм:
Сез үзегез булып яндыгыз да
Һәм үзегез булып сүндегез
...

Реклама

Ләбиб ЛЕРОН

Мин дә яздым көндәлек
(Әдәби фонд директоры язмалары)
27 август, 1987 ел
Фатих Хөсни белән Самат Шакирга шылтыраттым.
- Хәлләр шәп түгел инде, - ди Фатих абый. - Больницага да керәсем килми.
- Дару-мазар өчен акчалата ярдәм кирәкмиме соң, Фатих абый? - дим.
- Юк, акча бар. Рәхмәт. Килеп чыгыгыз. Күңел күтәрелеп китә бит ул кеше килсә.
- Килербез, Фатих абый, килербез! - мин әйтәм. - Шушы кеннәрдә бер кереп чыгарбыз (шулай дим, чөнки Фатих ага Хөсни яшәгән Маяковский урамы Язучылар берлеге урнашкан Мөштәри урамына якын гына) әле.
- Рәхмәт, хәлне белгәнең өчен!
- Сәламәт булыгыз, Фатих абый!
* * *
«Кавказ тауларына карап уйлану» дигән 16 юллык шигыремне төгәлләдем. Пицундада, яшь язучылар семинарына баргач языла башлаган иде ул:
Бу тауларны бутау мөмкин түгел,
Бу тауларны бутау - хилафлык.
Булды, әйе, күпме таулар иңде:
Үзәннәргә карап елаштык.
Үләннәргә карап елаштык та
Елыштык без исән тауларга.
Һәм аңладык: таулар кирәк икән -
Терәк икән исән-сауларга.
Таулар ышык - кышкы бураннарда,
Өмет сүнгән чакта - горурлык:
Үлемнәрнең күзләренә карап,
Аягүрә басып торырлык!
Таулар кебек биек һәрбер халык,
Халык кебек бөек таулар да...
Мин тауларга карап торам әле:
Яшәешне телим аңларга
.
* * *
Атилла Расихка шылтыраткан идем, трубканы хатын-кыз алды:
- Кем әле бу? Хәзер чакырам...
Бераз көттергәч, трубканы Атилла абый алды:
- Әл-лү!
- Атилла абый, исәнмесез? Ләбиб әле бу. Литфондтан.
- Ә-ә... Ләбиб! Исәнме! Хәлләрең ничек?
- Үзегезнеке ничек, Атилла абый? Сәламәтлектән зарланмыйбызмы?
- Борын төшереп зарланырлык, борын күтәреп мактанырлык түгел!..
- Хәл-әхвәлегезне белим дип шалтыратуым иде, Атилла абый.
- Һе-һе... Беренче тапкыр ишетәм хәл-әхвәл сорашып шалтыратуны. Рәхмәт инде. Авырып торам. Суык тиде.
- Шулайдыр шул. Көннәр кисәк суытып җибәрде. Салкын тиюне көт тә тор хәзер. Атилла абый, алга таба путевка-мазарлар кирәкмиме? Монда бездә булгалый.
- Юк әле, кирәкми хәзергә.
- Сәламәт булыгыз, Атилла абый!
- Рәхмәт. Сау бул.
* * *
Нури ага Арслан килде. Васыятьнамә язган. 4 нөсхәдә. Шуны миндә калдырды. Сейфка куйдым.

Моңсулык
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА, (1990 елда Балык Бистәсе районының Котлы Бөкәш авылында туган.)
Һавага иңгәндә зәп-зәңгәр каралык,
Килгәндә төн кошы яралып,
Күңелдә җан өзгеч моңсулык уяна,
Табигать һаман да карага буяна…
Фикерләр югала, таралып.

Күкләргә тоташкан агачның кәүсәсе -
Өркетә бит сәер шәүләсе.
Пәрәвез-пәрдәләр каплагач дөньяны,
Бу күзләр ничек соң барасы юлларның
Дөресен, турысын шәйләсен?

Күңел дә, акыл да кыйналган чагында,
Шигырьләр языла тагын да.
Газаплы илһамның хушлашкан мизгелен
Тояр тик каләмнең үткере, сизгере...
Бары ай моңсулык сагында.

Минем бәхетем
Рөстәм МИНГАЛИМ
Көндез кояш йөзә бәхетем булып,
Бәхетем булып төнлә ай чыга...
Язгы сулар ташый бәхетем булып,
Бәхетем булып гөлләр ачыла.

Болыт булып йөри минем бәхетем,
Яшен булып кисә һаваны...
Минем бәхет - хәтәр-хәвефләрдә
Юкка чыккан ирләр дәвамы.

Яшем арткан саен арта барып,
Зурайды шул бәхетем бик күпкә;
Бар кешенең бәхете, бәлкем, җирдә
Тиң түгелдер минем бәхеткә.

Һич бетәрлек түгел минем бәхетем,
Минем бәхетем - Җиргә килүемдә.
Минем бәхетем - бөтен бәхетсезне,
Бөтен бәхетлене сөюемдә!

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: