Шәһри Казан

Анна Нетребко: «Мин сәхнәдә генә чынлап торып бәхетле»

XXI гасырда музыка өлкәсендә эшләп опера сәнгатен югары дәрәҗәгә күтәрү җиңел эшләрдән түгел. Иң мөhиме - тамашачы белән элемтә табу, аның мәхәббәтен яулап алу. Бернинди байлык та, пиар алымнары да халык яратуына ирешүдә ярдәм итә, хәтта сәхнә өчен гаять әһәмиятле булган матурлык та профессиональлекне алыштыра алмый.

Реклама

Уңышка ирешүнең сере нидә соң? Талант, диярсез. «Уңышка ирешүнең 90 проценты - тырышлык, hәм бары тик 10 проценты гына Ходай тарафыннан бирелгән талант» дигән сүзләр дә бар бит. Бары тик тырыш, үз максатына ирешүчән, авырлыклардан куркып тормаган кешеләр генә карьераның югары баскычларына күтәрелә ала. Шушы көннәрдә үзенең туган көнен бәйрәм итүче опера җырчысы Анна Нетребко - әнә шундый тәвәккәл затларның берсе.
Геолог һәм инженер гаиләсендә музыкант кыз туа. Бу тылсымлы дөньяга «Кубанская пионерия» хорының солисты буларак аяк атлаган Краснодар кызы Петербургка омтыла. Башта музыка көллиятендә, аннары консерваториядә профессор Тамара Новиченко классында белем ала. Музыкага булган мәхәббәте шулкадәр көчле була ки, студент вакытта, Мариин театрындагы спектакльләрне карар өчен, Анна театрга идән юучы булып урнаша. Беренче акт вакытында идәннәрне тиз генә юып чыгарып, икенче актны инде тамашачы залыннан күзәтә торган була. Шулай итеп, Анна ике ел эчендә Мариин театрында куелган барлык опера һәм балет спектакльләре белән танышып чыга. Нәкъ шушы вакытта аңа бәхет елмая. Глинка исемендәге конкурста җиңү яулап, ул Мариин театрына эшкә чакырыла. Валерий Гергиев, кызның талантын күреп алып, курыкмыйча баштан ук аңа зур рольләрне бирә.
Кагыйдә буларак, опера җырчылары карьераларын кечкенә партияләрдән башлыйлар, күпмедер тәҗрибә туплаганнан соң гына баш рольләргә алыналар. Анна Нетребконың карьерасы исә башкачарак, - тизләтелгән юлдан үсә. Аның репертуарында дөньяның иң танылган әсәрләре: М.Глинканың «Руслан һәм Людмила» операсыннан - Людмила, С.Прокофьевның «Сугыш һәм солых»ыннан - Наташа, Римский-Корсаковның «Патша кәләше»ннән - Марфа, «Риголетто»дан (Дж. Верди) - Джильда, «Травиата»дан - Виолетта, Дж. Пуччининың «Богема»сыннан - Мими, В.Беллининың «Капулетти һәм Монтекки» операсыннан - Джульетта, Моцартның «Дон Жуан»ыннан - Донна Анна, «Тылсымлы флейта»дан Памина партияләре бар.
Анна Нетребкога, Валерий Гергиевтан тыш, дөньяның иң күренекле дирижерлары - Джеймс Ливайн, Сейджи Озава, Николаус Арнонкур, Зубин Мета, Колин Дэвис, Клаудио Аббадо белән дә эшләргә насыйп була. Җырчының мактаулы исемнәре дә аз түгел. Ул төрле илләрдә үткәрелгән күпсанлы конкурс һәм фестивальләр лауреаты була. «Deutsche Gramophone» дип аталган дискы дөнья күргәннән соң, Германия hәм Австриядә аның популярлыгы тагын да арта. «Ел кешесе», РФнең фән hәм технологияләр, мәдәният hәм сәнгать өлкәсендә Дәүләт премиясе (2004) лауреаты буларак танылган А.Нетребко башка илләрдә дә популярлык казана. Бу исә аңа күп кенә Европа театрларына - Вена дәүләт операсына, Лондондагы король операсына һ.б. га юл ача. Ул бүген чит илләрдә иң күп чыгыш ясаучы рус җырчысыдыр, мөгаен. Газета-журнал басмалары, интернет челтәре дөнья күләмендәге популярлыкка ия булган опера җырчысы турындагы яңадан-яңа мәгълүматлар, фотографияләр белән тулыланып тора. Аның иҗатына мөкиббән китүчеләр фанат клубларын булдыралар, Нетребко турында документаль фильмнар төшерәләр.
Бер үк вакытта искиткеч гүзәл тышкы кыяфәт hәм табигатьтән бирелгән үзенчәлекле матур тавышка ия булган җырчыбызның музыкадан тыш та шөгыльләре күп икән. Тикмәгә генә, талантлы кеше бар яктан да талантлы була, дип әйтмиләрдер. Анна кечкенәдән үк майлы буяу һәм тушь белән сурәтләр төшергән, хәтта романнар да язган (аның иҗат җимешләре белән сыйныфташлары бик теләп танышып барган), «китапларының» тышлыгын үзе зәвыклы итеп бизәгән дә. Берара атта йөрү белән дә мавыгып алган әле. Ләкин бу шөгыльләр Аннаны вакытлыча гына кызыксындырганнар. Ә менә җырчы булу теләге аны беркайчан да ташламый. Тормыш юлдашы итеп тә тикмәгә генә опера җырчысы итальян Эрвин Шроттны (бас-баритон) сайламагандыр ул.
Гомер буе яраткан һөнәрең белән шөгыльләнү, hәркөн үзең өчен ниндидер яңалыклар ачып рухыңны баету мөмкинлеге, үзеңнән соң зур музыкаль хәзинә калдыра алу - зур бәхеттер инде. Тикмәгә генә бер интервьюсында: «Тормышымдагы иң якты мизгел - ул минем сәхнәгә чыгуым. Бары тик сәхнәдә генә мин чынлап торып бәхетле», - дип әйтмәгәндер Анна...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: