Шәһри Казан

Аның гимнны белән яшибез

Халкыбызның яраткан композиторы, СССРның халык артисты, Татарстанның Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Рөстәм Яхинның дөньядан китүенә шушы көннәрдә 20 ел булды. Мәшһүр композиторыбыз үзе безнең арабызда булмаса да, ул иҗат иткән музыкаль әсәрләр радио-телевидениедә, сәхнәләрдә еш яңгырый. Рөстәм Яхин иҗат иткән Татарстан Республикасы гимны исә быел, ниһаять, сүзле дә булды....

Дәүләт гимнын иҗат итү бәхете бик сирәк композиторларга гына эләгә. Танылган композиторыбыз Р.Яхинның әсәрләре халкыбыз күңелендә ни өчен шулай кадерләп саклана соң? Әйдәгез, шул сорауга җавап эзләп карый әле.
Рөстәм Яхин музыка белән унөч яшендә шөгыльләнә башлый. Казанның беренче музыка мәктәбендә А.Чернышева классында белем ала. Җидееллык мәктәпне өч ел ярымда тәмамлагач, укытучылары аңа белемен Мәскәүдә дәвам итәргә тәкъдим итәләр. Бу эштә аның апасы, танылган җырчы Мәрьям Рахманкулованың да ярдәме зур була. Яшь музыкант Мәскәү консерваториясе каршындагы музыка көллиятенә укырга керә. Биредә ул фортепиано бүлегендә А.Г.Руббах классында укый. Соңыннан, югары белем алу өчен, Рөстәм Яхин Мәскәү консерваториясенә укырга керә. Киңкырлы музыкант булу теләге шулкадәр зур була ки, ул берьюлы ике факультетта белем ала: фортепиано буенча В.Эпштейн классында укый, ә композиция нигезләрен аңа башта В.Белый, аннары Ю.Шапорин өйрәтә. 1950 елда Мәскәү консерваториясен уңышлы тәмамлагач, Рөстәм Яхин, Казанга кайтып, консерваториядә укыта башлый.
Рөстәм Яхин - 300дән артык җыр һәм романс авторы. Ул, татар җыр сәнгатендә романс жанрына нигез салучы буларак, лаеклы урынын алды. Композиторның «Китмә, сандугач», «Оныта алмыйм», «Киек казлар» һ.б. башка бик күп романслары инде күптән татар музыкасының җәүһәрләренә әйләнде, тыңлаучы аларны беренче ноталарыннан ук таный. Яхин романсларыннан яшәү мәгънәсе, тормыш фәлсәфәсе бөркелә. Аларга хәтердә тиз кала торган көй, күңелгә ятарлык гармония, зур мәгънә салынган сүзләр хас. Шуңа күрә, Яхинның әсәрләрен музыкант булмаган кеше дә бик тиз истә калдыра ала. Билгеле булганча, җырның уңышлы чыгуында сүз авторының да роле зур. Р.Яхинның күп әсәрләре күренекле лирик шагыйрь Мостафа Ногман белән берлектә язылган.
Рөстәм Яхин бер үк вакытта талантлы композитор да, бик оста пианист та булган. Мәгълүм булганча, үзләре пианинода профессиональ дәрәҗәдә уйнаган композиторларның әсәрләре башкару өчен шактый катлаулы була. (Даһи композитор Шопенның пианист булуын искә төшереп үтик).
Р.Яхин әсәрләрен халыкка җиткерү җырчылардан да зур профессиональ әзерлек таләп итә. Шуңа күрә дә аның җырларын башлыча югары музыкаль белемгә ия булган артистлар гына тиешле югарылыкта башкара ала. Композиторыбызның күп кенә җырларын һәм романсларын тамашачылар халкыбызның яраткан артистлары И.Шакиров, А.Аббасов, Ф.Насретдинов, Э.Җәләлетдинов, Р.Ибраһимов, В.Гыйззәтуллина, Р.Мифтахова, Ш.Әхмәтҗанов, Р.Сәхәбиев, Г.Ильясов, Р.Маликов, Ф.Каһиров һ.б. башкаруында аеруча үз итте.
Р.Яхин романсларының мелодикасы милли фольклор һәм пентатоника белән тыгыз бәйле. Инде ярты гасыр элек иҗат ителгән әсәрләрнең бүген дә яратылып тыңлануы һәм башкарылуы бәлки шуның белән дә бәйледер. Симфония һәм опера кебек зур жанрларда иҗат итмәсә дә, Рөстәм Яхинның музыка сәнгатендә лаеклы урыны бар. Ул - татар музыкасын югары дәрәҗәгә күтәрүче композиторларыбызның берсе.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: