Шәһри Казан

Аны МӘСКӘҮДӘ дә яраттылар

Чит шәһәрдә туып үскән егет мәшһүр җырчыбыз Илһам Шакиров белән егерме сигез ел буе бергә эшләр дип кем уйлаган. Рөстәм Вәлиевнең тальян белән бергә төрле кечкенә гармуннарда уйный башлавына да җырчы сәбәпче. Бервакыт гастрольләрдә йөргәндә Илһам абый аңа: «Карале, Рөстәм, син төрле гармуннарыңны сәхнәгә алып чык әле», - дип, үз...

Реклама

Рөстәмнең коллекциясен Хәйдәр Искәндәров эшләп биргән шырпы тартмасыннан да кечерәк гармун да тулыландыра. Оста аны бүләк иткәндә: «Сәхнәдән бу гармун белән уйнар алдыннан минем исемемне әйтерсең», - дип, үзенең әманәтен дә әйтә.
Рөстәм Вәлиев - шактый гына бәйгеләрдә катнашып, лауреат исемнәре яулаган гармунчы. Шушы көннәрдә генә ул Мәскәүдә унынчы мәртәбә узган «Гармошка - душа России» конкурсыннан җиңү белән кайтты. Әлеге бәйгедә катнашу өчен, моңа хәтле Татарстаннан бер гармунчыны да чакырганнары булмаган.
Татарстанның халык артисты Рөстәм Вәлиев үзенең сөенечен безнең белән дә уртаклашты һәм әлеге конкурсның оештыручылары һәм катнашучылары кемнәр булуы хакында сөйләде.
- Альфред Мирек дигән кеше Мәскәүдә гармуннар музее оештырган. Анда безнең Фәйзи Туишев, Гали Җәмлиханов, Габделхәй Җәләлетдинов кебек осталарның да гармуннары куелган. А. Мирекның хатыны Наталья Мирек - әлеге музейның директоры. Бу Халыкара фестивальне оештыруда аның өлеше зур. Анда Франция, Югославия, Чехия, Украина һәм Молдова кебек илләрдән килгәннәр иде. Минем дисктагы язмам да Наталья Мирек кулына эләккән. Шуны тыңлаганнан соң, әлеге конкурска чакыртырга булганнар. Чыгыш ясаганда залда татар кешеләре булмаса да, бик көчле алкышларга күмделәр үземне. Дөресен әйтим, мин ул конкурска куркып кына барган идем. Сәхнәдә, рус көйләре белән бергә, татар халык көйләренә попуррилар уйнадым. Андагы алкышларны Татарстанда да күргәнем юк иде. Соңыннан «Виртуоз гармунчы» дигән кубок һәм диплом тапшырдылар. Аннары музейда узган конференциядә милли гармуннар һәм башкаручылар турында сөйләдем. Һәр илдән килгән музыкант үз фикерләрен әйтте. Кечкенә гармуннар белән бигрәк тә кызыксыналар. Конкурста тагын бер татар егете бар иде. Ул - Мәскәүнең Гнесиннар институты студенты Айдар Сәлахов. Баянда Рамил Курамшинның «Эрбет» көенә вариацияләрен уйнады. Аны да яратып кабул иттеләр. Мин Мәскәүдә дә татар гармуннарын һәм моңнарыбызны яратып кабул итүләренә сөенеп кайттым.
Гармунчы өчен иң кадерле нәрсә - аның гармуны. Рөстәмнең гармуннары арасында иң истәлеклесе 1940 елда эшләнгән Фәйзи Биккининныкы. Ул аны кадерләп саклый. «Гармуннарны фанат кешеләр генә җыя ала. Без алда әйткән Альфред Мирек та бит, бер кешедә Саратов гармунын күреп, аны үзенең алтын сәгатенә алыштырып алган», - дип сөйли гармунчы.
Рөстәм - музыкага җаны-тәне белән гашыйк кеше. Егермедән артык диск һәм ике китап та чыгарды ул. Язган җырлары да артистлар тарафыннан яратып башкарыла. Аның Алмаз Хәмзин белән бергә иҗат иткән «Кил, син» дигән җырын заманында Әлфис Кыямов популярлаштырып калдырган иде. Рөстәм, Илһам Шакиров, Ренат Ибраһимов, Габдулла Рәхимкулов, Галия Гафиятуллина һәм Хәнәви Шәйдуллин кебек җырчыларга пародияләрне бик оста итеп башкарса да, үз җырларын сәхнәдә җырламый. Аларны башка җырчылар тарафыннан ишетәсе килә аның.
Рөстәм - гаиләдә дә үрнәк әти. Аның улы Ислам да яшьләр арасында популяр. КФУның икътисад факультетында укуына карамастан, сәхнәне ярата. Ул КВН белән бик мавыга. Аларның командасы шәһәр күләмендә беренче урынны яулады. Байбулат Батулла белән «Фәрхәт һәм Фәрхад» төркеме аша да тамашачыга таныш Ислам. Икесе бергә татарча дискотекалар алып баралар. Рөстәм кызлары Алия белән дә горурлана. Ул, мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетында укый - Көнчыгыш телләр факультетында кытай телен өйрәнә. Балаларының икесе дә музыка мәктәбен тәмамлаганнар. Ислам - баянда, Алия фортепьянода уйный. Әти кеше аларның үзләре генә яраткан эш белән шөгыльләнүләрен тели. Гаиләдә һәркайсының ирешкән уңышлары, сөенечләре уртак.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: