Шәһри Казан

«Аның сабыйлыгы булмаса, Буа театры да булмас иде»

Хезмәттәшләре Раил Садриевны, яратып, сабый, ди. Тиктормас Садриев йөзьеллык театрны яңартып кына калмый, ә республика күләмендә таныта да. Алай гына да түгел, хәзер актерлар Буаны Татарстанның Венециясенә әйләндермәкче.

Җитди һәм җитди булмаган сөйләшү
Узган атнада Буада театр сәнгатенең бүгенгесе, киләчәге турында гәп куерттылар. Моңа кадәр биредә бер ай дәвамында, «Театраль Буа» фестивале кысаларында, Россиянең төрле төбәкләреннән килгән театрлар иң яхшы спектакльләрен куйды. Буалылар ел саен «Ният» татар балалар театраль коллективлары фестивален дә оештыра. Быел «Ният»нең беренче карлыгачлары да билгеле булды. Фестивальнең Гран-при иясе - Пенза өлкәсе театры. Әлеге чаралар киләсе елга Буа театрының йөз еллык юбилеена репетиция булды.
Шимбә көнне исә, Татарстанның алдынгы мә­дәният хезмәткәрләре, тәҗрибәле актерлар, режиссерлар, театр тәнкыйтьчеләре, районның танылган шәхесләре катнашында, «Буа театры: үткәне, бүгенгесе, киләчәге» дигән конференция узды. Әлеге җыелышны, зурлап, конференция дип атасалар да, Раил Садриев аның формаль булмаган рухта барачагын искәртте. Формальлектән качар өчен, ул үзе дә бүген шәрык кыяры төшерелгән шәмәхә төсле галстук таккан икән. Җитәкче чыгышын нинди генә мәзәкләр белән чуарласа да, нигездә, сәнгать өлкәсендәге җитди проблемалар күтәрелде монда.

- Бездә нефть тә, газ да юк, ләкин Буа - бай шәһәр, безнең театрыбыз бар! Театр ул - җан азыгы бирүче. Ул - бер көтү кешене халыкка әйләндерә торган җир. Кеше театр бинасына бер төрле халәттә кереп, бөтенләй башка халәттә чыгарга тиеш. Театр аркасында, Буа исеме халык теленә керде, - диде театрның сәнгать җитәкчесе-директоры Раил Садриев.

Ялгыз сыерчык та яз китерә!
Татар мәгърифәтчелә­рен үзенә җыйган Казан милли күтәрелеш, театр дип янып йөргәндә, Буада да татар театрының беренче яралгылары барлык­ка килгән. Танылган артистларның бирегә күчүе дә очраклы түгел. Ачлыктан, хәлсезлектән интеккән артистлар ризык булган якка кайтуны кулайрак күргән. Ә Буада беркайчан да икмәк бетмәгән.
- Театр ул - дәүләт эчендәге дәүләт. Без балаларыбызны, дөрес тәрбияләү өчен, ничек тә театрга китерергә тиеш. Чөнки бүген алар бала булса, иртәгә халык булачак. Хәзерге яшьләрне китап укытып булмый, ә театр аларга ак белән карага төртеп күрсәтәчәк, - диде Раил Садриев.
Республиканың танылган артистлары тәүге тапкыр Буа театрында канат җәйгәне мәгълүм. Ә бүгенге көндә театр профессиональ актерларга кытлык кичерә икән.
- 20 мең сумлык хезмәт хакы белән артистларны театрда калдыру, аларны кызыксындыру читен хәзер. Районда театр хезмәткәрләре өчен социаль найм буенча фатирлар булдырырга уйлыйбыз. Чит театрлардан актерлар чакырырга исәп бар, - диде җитәкче.

Буалыларның инде бу өлкәдә тәҗрибәсе бар. Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Исламия Мәхмүтова Буа театры спектакльләрендә катнашып, үзен режиссер буларак та сынап караган.
- Ялгыз сыерчык яз китерми, ди халык. Әмма кайчакта халык мәкаленә дә төзәтмәләр кертергә кирәк. Бу очракта бер кешенең, Раилнең театр булсын дип йөрүе Буаны театрлы итте. Аның театрны торгызуы безнең күз алдында булды. Раилнең үҗәтлеге хәтта театрны әйләнеп тора торган сәхнәле итте. Башкаларга аның өчен әллә ничәшәр миллион бүлеп бирәләр, ә Раил, абыйсы белән, бу сәхнәне кулларына чүкеч тотып, үзләре ясады, - диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ислам Әхмәтҗанов.

Сәнгать янында - акча, акча янында сәнгать юк...
Юбилейга Буа театры «Афәрин, Артист» дигән премьера әзерли. Әсәр Габдулла Кариев тормышы, театр барлыкка килү чорын сурәтләячәк. Спектакль консерватория укучылары башкаруындагы тере музыкага куела. Әлегә тамашаның беренче өлеше генә тулысынча әзер, спектакльнең киләчәге билгесез, ди артистлар. Ләкин ул халык арасында, гомумән, сәнгать өлкәсендә үз юлын табар дип ышаналар. Шул максат белән, спектакльнең әзер өлешен Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллинга да күрсәттеләр. Премьерага әсәрнең драматургы, шагыйрь, публицист Ренат Харис белән композиторы Эльмира Галимова да килгән иде.

Реклама

- Тукай, Кариев вакытлары - алар үзенә күрә рухи, тарихи бай чор булган. Ул әле театрның яңарыш чоры. Музыканың да милли интонацияләр белән баетылган, шул ук вакытта әле профессиональ дә­рәҗәдә үсеш алмаган вакыты. Шуңа да музыкада мин классик традицияләргә нигезләнмәдем, миллилекне алга чыгардым. Әсәрне язу җиңел булды, чөнки 2006 елда Кариев театрында «Зәйтүнәкәй» музыкаль драмасы дөнья күрде. Тукай чорын яхшылап өйрәнгән идем. Шушы чордагы бөтен кичерешләремне музыка теленә күчердем, - диде Эльмира Галимова.

Спектакльдә кыллы инструментлар: скрипка, курай, флейта, виолончель өстенлек итте. Режиссер музыка ярдәмендә сюжетның бөтен нечкәлекләрен ачарга тырышкан. Мәхәббәт хисләре белән уратып алынган самими, шул ук вакытта шаян дуэтлар да бар иде биредә.
Әсәрнең сюжеты да кызыклы, уйландыра торган. Спектакльдә барган күренешләр бүген дә актуаль икән ләбаса. Әсәрдә дә төп герой «Ләйлә илә Мәҗнүн» әсәрен сәхнәләштерер өчен акча эзли, «Афәрин, Артист» әсәрен эшләп бетерер өчен дә акча кирәк. Сәнгать янында - акча, акча янында сәнгать булмау проблемасы әле дә актуаль булып кала.
Спектакль май ахырына, Габдулла Кариевның туган көненә тулысынча әзер булырга тиеш. Премьера Казанда да күрсәтеләчәк.


Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: