Шәһри Казан

Аның җырлары озын гомерле (Мансур Шиһаповка 75 яшь)

Ул сәхнәгә чыгып басса, ихтыярсыздан башлар күтәрелә, авызлар ерыла. Нык бәдәнле, мәһабәт кыяфәтле бу ир-егет карап торышка кеше көлдерә торган түгел, шаян сүз остасы буларак та даны таралмаган югыйсә. Ә менә йөзеннән, күзләреннән шундый бер җылылык, яктылык бөркелә ки, аны күргәч, күңел күге аязып киткәндәй була. Ул, мөгаен, туганда ук...

Ул сәхнәгә чыгып басса, ихтыярсыздан башлар күтәрелә, авызлар ерыла. Нык бәдәнле, мәһабәт кыяфәтле бу ир-егет карап торышка кеше көлдерә торган түгел, шаян сүз остасы буларак та даны таралмаган югыйсә. Ә менә йөзеннән, күзләреннән шундый бер җылылык, яктылык бөркелә ки, аны күргәч, күңел күге аязып киткәндәй була.
Ул, мөгаен, туганда ук елмаеп тугандыр. Һәрхәлдә, миңа шулай тоела. Чөнки хәтта авыр чакларында да аның күз карашын томан каплаганын, йөзе каралып чыкканын күргәнем булмады.
Балык Бистәсе районының Яншык авылында ишле гаиләдә дөньяга килгән Мансур Шиһапов яшьтән артист булырга хыялланган, 1957-1961 елларда Качалов исемендәге Зур драма театры каршындагы студиядә укыган, шул чорда Татар дәүләт академия театрында артист булып эшләгән. Соңрак Казан дәүләт университетының журналистика факультетын тәмамлаган.
Минем ул уйнаган спектакльләрне караганым булмады, артист буларак аның хакында фикер әйтә алмыйм. Кара эчле, явыз бәндәләрне бик үк уңышлы башкарып чыга алмагандыр, дип уйлыйм. Йөзендә уйнаган яктылыкны сүрелдерә белмидер кебек. Ләкин сәхнәгә берегеп калмавының төп сәбәбе монда түгелдер, мөгаен. Мансур, режиссерның күзенә генә карап торып, аның роль биргәнен көтеп, кушканын үтәп, гомумән, кемгәдер бәйле рәвештә яши алмый, минемчә. Үзе җитәкче булып, яңа эшләр башлап җибәрү һәм аларны башкарып чыгу өчен яратылган шәхес ул. Җитмешенче еллар башында Язучылар берлегендә матур әдәбиятны пропагандалау бюросында эшләде, каләм ияләрен төркем-төркем оештырып, бик күп авылларны урап чыкты. Бу бик тә мөһим эш белән безнең оешманы бөтен Россиягә танытты, дияргә була, һәрхәлдә, ил күләмендә беренче урынны яулап, Мәскәүдән кызыл байрак алып кайтканнары хәтергә сеңеп калган.
Аның җитәкчелегендә, яшь язучы буларак, миңа да кайбер авылларда булырга туры килде. Гәрчә аннан өлкәнрәк булсам да, ул бар җирдә, мин үземне бертуган абыем янындагы кебек хис итәм. Шулкадәр кайгыртучан, сак, ихтирамлы, игътибарлы аның мөнәсәбәте.
Туксанынчы еллар башында Бөтентатар Кызыл Ай җәмгыяте оештырылып, аның президенты булып сайлангач, мин, киңәш һәм ярдәм өмет итеп, аның каршына барып бастым. Аңарчы инде ул шактый урау юллар үтеп, эшләгән урыннарында матур эзләр калдырып өлгергән иде: Камал театрының баш администраторы, Курчак һәм Күчмә театрларының директоры булган, Күчмә театрны драма һәм комедия театры итеп үзгәртүгә ирешкән. Бер ел буе безгә Язучылар берлеге рәисенең урынбасарлары булып, кулга-кул тотынышып эшләргә дә туры килде.
Кызыл Ай җәмгыятенә иң зур ярдәм күрсәткән кешеләрнең берсе дә ул булды: җәмгыятьне куышлы итте, киңәшләрен биреп торды. Соңрак, ул инде Зур концерт залының директоры булып эшләгән чагында да аның янына эзне суытмадым. Авыр чорда аның теләктәшлеге, хезмәттәшлеге меңнәрчә мохтаҗларга ярдәм күрсәтергә мөмкинлек бирде.
Оештыру, җитәкчелек эшенә хирыс кешеләр гадәттә корырак, кырысрак була. Мансур исә үзенә бер: ул бик нечкә күңелле -шагыйрь дә. Дәрәҗәле урында эшләүчеләрнең шактые каләм тибрәтә, китаплар бастырып чыгара, танылырга омтыла. Әмма күбесе бу теләгенә ирешә алмый.
Ә менә Мансур Шиһапов чын мәгънәсендә талантлы ­шагыйрь буларак исем казанды. Аның сүзләренә язылган җырлар дистә еллар буе яңгыраудан туктамый.
«Яшьлегемә кире кайтыр идем,
Кабатланмас булса ялгышлар.
Башкаларны йөрәк кабул итми,
Күз алдымнан буй-сыннарың китми,
Күңелемдә әрнү, сагышлар», - дип кайсыбыз гына җырламый икән!
«Туй күлмәге» дигән бу җырны җырламаган моң сөюче татар юктыр. Шулай ук «Яшьлегем эзләре»н ишетмәгән-белмәгән кеше бармы икән?
«Бирелеп хыялга, уйларга,
Тыңлыйм мин агышын чишмәнең.
Чишмәләр җырлыйлар моң итеп,
Җырлыйлар яшьлегем хисләрен.
Мәңгегә сакласын авылым
Давыллы яшьлегем эзләрен».
Шагыйрьнең 1997 елда басылып чыккан «Туй күлмәге» исемле китабына 33 җыр кергән. Һәркайсы йөрәк түреннән ургылып чыккан, һәркайсы халык җырлары дәрәҗәсендә камил язылган. Үзем дә әни кеше буларак, «Мин әнкәйнең бер бөртеге идем» исемле җырдан юллар китерми кала алмыйм:
«Мин әнкәйнең бер керфеге идем,
Алсулыгы бер як битенең.
Кадерлесе идем, күз алмасы,
Бердәнбере идем җиденең».
Һәр шигырьнең язылу тарихы бар. «Васыять» исемлесе турында Мансур миңа болай дип сөйләгән иде:
- Башкортстанда әдәбият-­сәнгать көннәре үткәреп йөри идек. Зурлап каршы алдылар, мул кунак итәләр, ә атаклы җырчыбыз Хәйдәр Бигичевның күзләре нилектәндер сагышлы. Бер кичне ул миңа болай диде: «Беркем дә бу җиргә мәңгелеккә килмәгән, кайчан да булса безнең дә сәгать сугар. Шул хакта җыр яз әле». Аның сүзләре күңелемне кузгатты, тиз арада мин шигырьне язып та куйдым.
Көен Риф Гатауллин иҗат иткән бу җырны мин тетрәнмичә тыңлый алмыйм:
«Чишмәлектә язын бик тә моңсу,
Тирәклектә сайрый таң кошы.
Сагынып еларсыңмы су алганда,
Чагылып китсә гәүдәм балкышы?..
Язгы тауда сулар сибәрсеңме,
Тишелеп чыкса җаным гөл булып?
Хәйдәрнең бу җырын концертларда халык тынсыз калып тыңлый иде. Кызганычка, сөекле җырчыбызның гомере кыска булды.
Ә җыры калды. Ул озак-озак яшәр әле. Мансур Шиһаповның башка җырлары кебек үк озын гомерле булыр, Клара ханым белән тату гаиләдә үстергән ике кызының яшьтәшләре дә, оныкларының чордашлары да җырлар аларны.
Мансур Шиһаповның иҗаты җырлар белән генә чикләнми. 2010 елда аның «Язгы ташкын булып» исемләнгән шигырьләр җыентыгы дөнья күрде. Бу китабы белән ул үзенең чын шагыйрь икәнлеген тагын бер кат раслады.
Май аенда ул җитмеш биш еллыгын бәйрәм итә. Чын күңелдән котлыйм һәм ак бәхетләр телим. Сүземне аның «Серле өннәр» исемле шигыреннән юллар белән тәмамлыйсым килә:
«Йолдыз салкын. Әмма минем җаным,
Алар яктысыннан җылына.
Йолдызлардан килгән серле өннәр
Күңелемә кереп сыена.
Һәм ачалар миңа үз серләрен:
Матурлыклар килә галәмнән.
Гүзәллекне саклау, аны яклау -
Шул сорала җирдә адәмнән».
Бу юлларны язганда шагыйрь үзенең каләмен минем дә уй-кичерешләремә мангандыр кебек тоела.

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: